Эчтәлек

1846 елда эшли башлый, император Николай I нең 1841 елгы карары нигезендә, Көнбатыш Европа уку-укыту авыл хуҗалыгы фермалары үрнәгендә, илдә авыл хуҗалыгыын камилләштерү, дәүләт крәстияннәрен фәнни нигездә хуҗалык алып баруга өйрәтү өчен булдырыла, Россиядә оештырылган шундый биш ферманың берсе. Аны оештыруда әйдәп баручы роль Казан икътисадчылар җәмгыятенә бирелә.

Ферма-2 өчен шәһәрдән 9 чакрым ераклыкта Борисково һәм Таулар (Горки) авыллары арасында (Аргы Кабан күле янында) 725 дис. 857 кв. сажин җир бүлеп бирелә. Беренче идарәче-агроном А.И.Горнборг, Дерпт университетын тәмамлый. Казан, Вятка, Пермь, Вологда губерналарының Көньяк-көнчыгыш өлешенә, Себер өлкәләренә хезмәт күрсәтә; шулай ук ул Казан университетының һәм Казан икътисадчылар җәмгыятенең тәҗрибә-фәнни базасы булып тора.

А.М.Бутлеров, Н.П.Вагнер, М.Я.Киттар, П.А.Пель, Е.И.Гремячинский, А.К.Чугунов, Е.С.Фальков һ.б. галимнәр анда үсемлекчелек өлкәсендә тикшеренүләр белән шөгыльләнә: күпьеллык авыл хуҗалыгы культуралары агротехникасы, чәчү әйләнешләренең өч басулы схеманы алыштыру өчен аларны үзләштерү максаты белән күп басулы схемасы өйрәнелә, үсемлекләрнең яңа сортлары (1849 елда Ферма-2 каршында орлык депосы оештырыла), терлекләрнең токымнары, авыл хуҗалыгы кораллары һәм машиналары (сабаннар, тырмалар, ургычлар, сугу машиналары, җилгәргечләр, чәчкечләр) сынала, крәстияннәр арасында аларны тарату буенча чаралар эшләнә. Метеорологик күзәтүләр алып барыла. Ферма-2 бәрәңге үстерүне популярлаштыруга ярдәм итә.

1864 елда аның җирлегендә Казан җир эшләре училищесе ачыла.

1919 елда Казан политехника институтының авыл һәм урман хуҗалыгы факультеты була.

1922 елда факультет Казан авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институты итеп үзгәртелә. 1925 елның 1 маенда Ферма-2 аның карамагына күчә (хәзер Казан аграр университеты).

Әдәбият

Казанский государственный аграрный университет: история и современность. К., 2007.

Авторлар — Р.Ә.Әсретдинова, И.Н.Афанасьев