Эчтәлек

XIX йөз ахырында Франциядә чыгарыла.

Яңа шартларга җиңел җайлашу, конституциональ чыдамлык белән аерылып тора. Прекос токымлы сарыклар Украина, Белоруссия, Әзәрбайҗан, Грузиядә, Россиянең Кара туфраклы үзәк һәм Кара туфраклы булмаган зоналарында, Себер, Көньяк Африка, Көньяк Америкада, Европаның күп кенә илләрендә үрчетелә. Бу токым сарыкларына, югары продуктлылык белән бергә, үрчемлелек, тиз җитлегү һәм азыкка талымсызлык хас. Азык сыйфаты һәм асралу шартлары тиешенчә булганда Прекос токымлы сарыклардан алынган чиста йон авырлыгы буенча башка нечкә йонлы токымнардан калышмый, җитлегү вакыты һәм ит сыйфаты ягыннан алардан уңышлырак санала. СССРда әлеге токым яңа 20 токым китереп чыгаруда файдаланыла һәм башка 24 токым аркылы яңа токымнар китереп чыгару процессында катнаша.

Татарстанга Прекос токымлы сарыклар 1921 елда Германиядән кертелә, 1967–2000 елларда күмәк һәм фермер хуҗалыкларындагы сарыкларның 76% ын шушы токым тәшкил итә. Прекос токымлы сарыклар республиканың 26 районында, шул исәптән Азнакай районының Вахитов исемендәге нәселле терлек заводында һ.б. районнардагы 10 нәселле терлек фермасында үрчетелә. 1980 елларда Чистай районының 20 нче партсъезд исемендәге, Арча районының «Известия», 8 нче Март исемендәге, Кукмара районының «Россия», Алабуга районының Гассар исемендәге колхозларында 100 сарыктан 120–165 бәрән алына. Азнакай районының «Урманай» нәсел совхозында, Буа районының «Россия» колхозында бер сарыктан 4,2–5,1 кг йон алына. Өстәмә тукландыру шартларында Вахитов исемендәге нәселле терлек заводында 15,5 айлык сарыклардан уртача 6,3 кг йон кыркыла. Бу хуҗалыкта сарык асрауның рентабельлеге 84,7% ка җитә.

Тукландыру тиешенчә булганда яшь терлекләр тәүлеккә 200–250 г артым бирә, 6 айлык бәрәннәрнең авырлыгы 40 кг га җитә. Тәкәләрнең тереләй авырлыгы — 110–130, сарыкларныкы — 55–67 кг. Тәкәләрдән 7–9, сарыклардан 3,6–4,4 кг йон алына. Йонының озынлыгы 8,5–10 см (тәкәләр) һәм 8–9 см (сарыклар). Чиста йонның чыгышы — 45–50%. 1980 елда Татарстанда Прекос токымлы сарыкларның баш саны 389 мең тәшкил итә; 2010 ел башына — 6 мең.

Әдәбият  

Мубаракшин П.М., Соколов В.В., Фазульзянов А.Х. Прекосы заслуживают большего внимания // Овцеводство. 1984. № 2;

Мороз В.А. Овцеводство и козоводство. Ставрополь, 2002;

Ульянов А.Н. Овцеводство. Краснодар, 2004.                  

Автор — Ә.Х.Фазылҗанов