Беренче ярдәмче авыл хуҗалыгы Бөек Ватан сугышы елларында барлыкка килә. Алар яңадан 1970–1980 елларда торгызыла башлыйлар.

Ярдәмче авыл хуҗалыгы мөстәкыйль (юридик зат хокукы бирелгән) яисә предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләрнең структур бүлекчәсе була ала. Ярдәмче авыл хуҗалыгын матди-техник яктан тәэмин итү, машиналар, җиһазларны ремонтлау һәм техник ярдәм күрсәтү предприятие һәм оешмаларның үзләре тарафыннан башкарыла.

Бу хуҗалыкларга авыл хуҗалыгы продукциясен сатуга дәүләт планы билгеләнми. Җәмәгать туклануы предприятиеләренә һ.б. ихтыяҗларга ярдәмче хуҗалыклардан ит, сөт, бәрәңге, яшелчә җибәрү тәртибе КПСС ҮК һәм СССР МСның 1978 елның 4 декабрендә кабул ителгән «Предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләрнең ярдәмче авыл хуҗалыклары үсеше» карары нигезендә билгеләнә. Алар хезмәт коллективларына дәүләт ваклап сату бәяләрендә һәм совхозларга каралган шартларда сатыла.

Ярдәмче авыл хуҗалыгы Татарстанның барлык эре предприятиеләрендә эшли, аларны директорлар (идарәчеләр) җитәкли. 1999 ел башына Татарстанда 200 дән артык ярдәмче авыл хуҗалыгы исәпләнә. Алар җитештерү-хуҗалык планнары буенча, хуҗалык исәбе принципларына нигезләнеп (предприятие, оешма, учреждение тарафыннан аларга тапшырылган хокук кысаларында) эшчәнлек алып бара.

Базар мөнәсәбәтләренә күчкәч, ярдәмче авыл хуҗалыклары яшәүдән туктыйлар, мөстәкыйльлек алалар, хуҗалык исәбе принципларына нигезләнеп, инвесторларга тапшырылалар.

Автор — Ф.С.Зыятдинов