Эчтәлек

Нигездә, җиләк-җимеш һәм чикләвекләр алу өчен үстерелә. Ашарга яраклы җимеш бирүче 200 ыругны һәм 1000 нән артык күпьеллык үсемлекләрне берләштерүче кырыкка якын семьялык билгеле. Аларны орлыклыларга (алмагач, груша, кара миләш һ.б.), төшлеләргә (чия, слива һ.б.), җиләклеләргә (карлыган, крыжовник, кура җиләге, каен җиләге, бөрлегән һ.б.), чикләвеклеләргә (фундук һ.б.), цитруслы, тропик, субтропик төрләргә аерып йөртәләр.

Җимеш культуралары төрле семьялыкка карый: розачалар (алмагач, груша, чия, слива, кура җиләге, каен җиләге) крыжовникчалар (карлыган, крыжовник), сәдәф утчалар (әфлисун, лимон һ.б.), анарчалар (анар һ.б.).

Татарстан территориясендә җимеш культуралары Идел буе Болгар дәүләте заманыннан билгеле, XII йөз – XIII йөз башы культуралы катламында алма, чия орлыклары табыла. XVII йөз ахырыннан җимеш культуралары Иделнең уңъяк ярында зур мәйданнарда үстерә башлыйлар (кара Бакчачылык). ТРда җимеш культураларының киң таралганнары – орлыклылар, төшлеләр, җиләклеләр; орлыклылар арасында – алмагач һәм груша, төшлеләр – чия һәм слива, җиләклеләр – кара һәм кызыл карлыган, каен җиләге, кура җиләге һәм крыжовник. Республикада җимеш культуралары сәнәгать предприятиеләре бакчаларында якынча 2 мең га мәйданда, коллектив бакчаларда якынча 30 мең га мәйданда һәм йорт яны бакчаларында якынча 20 мең га мәйданда үстерелә. Соңгы елларда Татарстан бакчаларында әлүчә, абрикос, төче чия, зелпе, лимонник һ.б. үстерелә.

Алмагач – Татарстанда төп җимеш культурасы, бакчаларда аңа мәйданның 60-80%ы бирелә. Мәйданы буенча икенче урында чия, өченче урында слива тора. Орлыклы һәм төшле культуралардан торган бакчалар, нигездә, ТРның көньяк-көнбатыш өлешендә – Идел алдында урнашкан. Орлыклы һәм төшле культуралар күтәренке урыннарда, уңдырышлы, уртача балчыксыл, нейтраль яисә аз ачылыклы туфракларда яхшы үсә һәм җимеш бирә.

Җимеш культуралары җиләк-җимеш питомникларында үрчетелә (бакчачылыкның Буа, Нурлат, Шөгер, Тәмте бүлекләрендә). Җимеш культуралары бөтен җирдә үстерелә. Орлыклы һәм төшле культураларның үсентеләре яз көне яхшы үсеп китә, җиләклеләрнең – көз көне. Орлыклы культуралар – 3–5 елдан соң, төшлеләр – 2–4, җиләклеләр 1–2 елдан соң җимеш бирә башлый. ТРның барлык категория (төр) хуҗалыкларында җиләк-җимеш культураларының мәйданы 50 мең га дан артык (2007).

Әдәбият

Халиков Н.А. Земледелие татар Среднего Поволжья и Приуралья XIX - начала XX вв. М., 1981;

Самощенков Е.Г., Пашкина И.А. Плодоводство. М., 2000;

Витковский В.Л. Плодовые растения мира. СПб., 2003;

Фруктовый сад Татарстана. К., 2005.

Автор  — Г.Е.Осипов