Эчтәлек

Туфракта дым туплау, аның уңдырышлылыгын күтәрү һәм авыл хуҗалыгы культураларының уңышын арттыруда, авыл хуҗалыгы продукциясенең сыйфатын яхшыртуда нәтиҗәле агоротехник чара; гадәти игенчелек системасында әһәмиятле чараларның берсе. Пар кара пар (көздән сөреп калдырыла) һәм иртә пар (парны яз көне күтәрү), шулай ук биләүле пар һәм чиста пар җирләренә бүленә. Әгәр җәйнең беренче яртысында пар җирендә тиз өлгерә, уҗым культураларын чәчкәнче 3–4 атна элек җыеп алына торган культуралар үстерелсә, ул җир биләүле пар санала. Пар җирендә сөреп күмдерелә торган культуралар үстерелсә, ул сидераль пар була. Төп авыл хуҗалыгы культурасын чәчүгә кадәр чәчелми торган басу — чиста пар санала. ТР шартларында, кагыйдә буларак, болар — уҗым, бодай, арыш яисә басуларның чисталыгын һәм туфракның югары уңдырышлылыгын таләп итә торган башка (язгыларын кертеп) авыл хуҗалыгы культуралары, мәсәлән, шикәр чөгендере, орлыкка калдырылган күпьеллык үләннәр.

Чиста пар калдыру алымын игенчеләр б.э.к. II–I меңенче елларда Днепр, Днестр, Ока бассейннарында, Швейцария, Венгрия, Дания территорияләрендә көзге арыш үстерә башлаган вакыттан куллана башлыйлар. Яткын кысыр җирләр игенчелек системасыннан пар һәм арыш игү системасына күчү Россия дәүләтендә һәм хәзерге Татарстан территориясендә (Идел буе Болгар дәүләтендә) XI–XII йөзләргә карый. Сөрелмәгән җирләрнең мәйданы кимү белән кысыр-яткын җирләр 1 елдан артык ятмый, ягъни күп тапкырлар ялга калдырылган җирләр чиста парга күчә.

Пар басуларында туфракны комплекслы агрохимик культуралаштыру уздырыла, бу авыл хуҗалыгы культуралары чәчү әйләнешендә көзге бодай, арыш һ.б. үстерүдә интенсив технологияләр куллану өчен нигез булып тора. Пар системасында басулар чүп үләннәрдән нәтиҗәле чистартыла, органик ашламаларның тәэсире арта.

Хәзерге адаптив-ландшафтлы, биологик игенчелек системаларында тирес җитмәгәндә пар басуының уңдырышлылыгын күтәрү максатында, сөреп күмдерү өчен сидераль культуралар (донник, май тормасы, рапс, люпин һ.б.) чәчелә.

Татарстан шартларында XIX йөздә һәм XX йөз башында өч басулы һәм күп басулы чәчү әйләнешенең беренчел элементлары кертелә башлау белән чиста пар сөрүлек җирләрнең өчтән бер өлешен били. Крәстиян хуҗалыкларын күмәкләштерү елларында (1930 еллар) игенчелекнең күп басулы һәм үлән басулы чәчү әйләнеше системасы кулланыла башлый һәм чиста пар мәйданы кими, 1940 елда ул дүрттән бер өлешне, 1960 елда алтыдан бер өлешне тәшкил итә. 1960 елларда игенчелекнең үлән басулы чәчү әйләнеше системасын гамәлдән чыгару аркасында чиста пар мәйданнары кимүен дәвам итә һәм 1965 елда 78,2 мең га, 1980 елда 180,1 мең га тәшкил итә. Бу елларда биләүле пар системасы кертелә. Төп пар биләү культуралары — берьеллык үләннәр һәм борчак, аларның мәйданы 883,6 мең га (1970). Бу мәйданнарның аз өлеше генә сидераль парга бирелә. XX–XXI йөзләр арасында чиста парның роле үсә; аларның мәйданы 2000 елда 487,4 мең га, 2006 елда — 517,9 мең га тәшкил итә, көзге культураларны урып-җыю мәйданнары өлеше 1990 елда — 56,5%, 2000 елда — 134,7%, 2006 елда — 180,2%, 2012 елда — 109,3% була.

Әдәбият  

Краюшкин В.П. Занятые пары в Татарской АССР // Занятые пары — крупный резерв увеличения производства сельскохозяйственной продукции. М., 1960;

Прянишников Д.Н. Избр. соч. М., 1965. Т. 3;

Воробьёв С.А., Буров Д.М., Туликов А.М. Земледелие. М., 1977;

Слагаемые эффективного агробизнеса: Обобщение опыта и рекомендации. Ч. 1. Земледелие и растениеводство. К., 2005.

АвторИ.Н.Афанасьев