ТРда 50 дән артык яшелчә культураларының 30 төре үстерелә; иң киң таралганнары 10 семьялыкка карый: кәбестәчәләр — кәбестә, гәрәнкә, шалкан, редис, керән, кресс-салат; чатырчалар — кишер, петрушка, сельдерей, гәзнич, укроп; алабутачалар — чөгендер, шпинат; кабакчалар — кыяр, патиссон, кабак, ташкабак, кавын, карбыз; паслёнчалар — томатлар, кузаклы борыч, баклажан; суганчалар — суган, сарымсак; кузаклылар — борчак, фасоль, ногыт борчагы; кашкарыйчалар — салат, латук, эвидий, гади һиндыба; оешма чәчәклеләр — салат; карабодайчалар — рәваҗ, кузгалак.

Продуктив органнарына карап, яшелчә культураларыяфраклыларга (кәбестә, укроп, яфрак петрушка һәм сельдерей, салат, шпинат), җимешлеләргә (томат, кыяр, кабак, патиссон, ташкабак, борыч, баклажан,), яшелчәлеләргә (борчак, фасоль), суганлыларга (суган, сарымсак), тамыразыклыларга (шалкан, редис, торма, кишер, чөгендер, петрушка, гәзнич, сельдерей) бүленәләр. Яшелчә культураларына иртә өлгерә торган бәрәңге, шикәр кукурузы, гөмбәләр (шампиньон) керә. Яшәү озынлыгы буенча бер-, ике- һәм күпьеллык яшелчә культураларына бүленәләр. Берьеллыклар яшәү циклын (орлыктан орлыкка кадәр) 1 ел эчендә тәмамлыйлар һәм тулысынча үләләр (кузаклылар, кабакчалар, редис, укроп, томат). Икееллыклар 1 ел эчендә азык буларак кулланыла торган продуктив органнар, 2 нче елда орлыклар барлыкка китерә (башлы суган, сарымсак, тамыразыклар — редистан тыш, кәбестә — чәчәкле һәм пекин кәбестәсеннән тыш һәм ратишок). Күпьеллык яшелчә культуралары (рәваҗ, кузгалак, спаржа, эстрагон, батун суган, исле суган, тасма кыяклы суган) күп тапкырлар (ел саен) җимеш бирәләр (орлык барлыкка китереп). Яшелчә культураларын Татарстанның барлык районнарында, башлыча шәхси бакчаларда, күп өлешен шәһәр яны зоналарында үстерәләр. Товарлыклы яшелчә культуралары, нигездә, Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә шәһәр яны зоналарында җитештерелә. Иң зур мәйданнарда кәбестә, кишер, чөгендер, суган, ябык грунтта кыяр, томат, суган (яшел культура буларак), шампиньон үстерәләр.

Автор — И.Н.Афанасьев