Эчтәлек

Борынгы Кытайда, Мисыр, Греция, Римда яшелчә культураларын үстерү турында беренче тапкыр б.э.к. 3 йөздә, борынгы славяннар территориясенә карата 5 йөздә искә алына. XV йөзгә яшелчәчелек Русьта шул заман өчен югары дәрәҗәгә ирешә. XIX йөз уртасыннан бәрәңге төп бакча культурасына әверелә, яшелчәчелек үсеше акрын темплар белән бара, әмма крәстиян гаиләләренә үзләренең туклану ихтыяҗларын канәгатьләндерергә мөмкинлек бирә. Казан губернасы татарларында суган иң таралган яшелчә культурасы була, ул кечкенә бакчаларда үстерелә. Бар җирдә дә диярлек, татарлар яшәгән төньяк һәм көньяк-көнчыгыш районнардан тыш, бакча культурасы — кабак үстерелә.

Соңрак бакчаларда кишер, чөгендер, кәбестә, сарымсак, торма, гәрәнкә, кыяр үстерелә башлый. Культурадагы яшелчәләр арасында шалкан аерым урын били. Аны барлык татар авылларында диярлек, урман һәм урман-далалы зоналарда кырларда, сирәгрәк бакчаларда үстерәләр. Очраклы урман янгыннарыннан соң урманнардан чистартылган участокларда чәчү әйләнеше шалкан чәчү белән башлана. XIX йөзнең 2 яртысында бәрәңге киң таралу сәбәпле, шалкан чәчү кими.

Казан губернасында яшелчә культураларының мәйданнары 1913 елда 1,1 мең га, 1920 елда 1,3 мең га тәшкил итә. Яшелчәчелек үсеше һәм үстерелә торган культураларны урнаштыру стихияле характерда була. Яшелчәчелек белән сәүдә итү нигездә Казан яны зонасында үсә. 1928 елда яшелчә культуралары 6,4 мең га да үстерелә. Авыл хуҗалыгын күмәкләштерүдән соң, яшелчәчелек интенсив үсеш ала. 1932 елда 12,1 мең т яшелчә хәзерләнә. Алга таба яшелчә җитештерү өзлексез үстерелә һәм аларны дәүләт сатып алуы арта.

ТРда яшелчәчелек башлыча кулланылучылык характерында була. 2016 tkдан шәхси бакчаларда 286 мең т яшелчә үстерелә. Иң күп яшелчә Лаеш районының «Нармонка», Яшел Үзән районының «Майский», Тукай районының «Ворошиловский» һәм «Весенний», Түбән Кама районының «Түбән Кама» авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә җитештерелә. Татарстанда 50 дән артык яшелчә культурасы игелә, шулардан авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә иң киң таралганнары — кәбестә, кишер, аш чөгендере, суган (башлы һәм яшел суган), кыяр, томат. Шәхси бакчаларда, нигездә, томат, кыяр, кишер, аш чөгендере, башлы суган, сарымсак, редис, ташкабак, кабак һәм яшел культуралар үстерелә. Татарстанда җитештерү өчен «Россорткомиссия» ФДИнең Татарстан филиалы тәкъдим иткән исемлеккә яшелчә культураларының 120 дән артык сорты һәм гибриды кертелгән (Урта Идел буе төбәкләре буенча Дәүләт реестрына кергәннәре). ТРда яшелчәчелек тармагын Татарстан «Татплодоовощпром» коммерцияле җитештерү концерны җитәкли, ул «Татсортсемовощ» берләшмәсе белән бергә авыл хуҗалыгы предприятиеләрен һәм халыкны яшелчә культуралары орлыклары белән тәэмин итә (предприятиеләр үзләре орлык җитештерми).

Татарстанда яшелчәчелекне үстерүгә иң күп өлеш керткән галимнәр, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре: П.П.Гусев, А.А.Срослова, С.С.Нилов, Н.Ф.Атрохов, С.З.Зиннәтов, С.К.Гыйматдинов, Р.Ш.Зыятдинов, И.Н.Афанасьев, С.Г.Садриев, С.М.Кротов, В.А.Демидович, В.К.Осипов һ.б.

Әдәбият  

Матвеев В.П., Рубцов М.И. Овощеводство. М., 1985; 

Халиков Н.А. Хозяйство татар Поволжья и Урала (середина XIX — начало ХХ вв.). К., 1995.

Автор — И.Н.Афанасьев