Эчтәлек

Органик ашламаларга тирес, тирес сыекчасы, кош тизәге, торф, сапропель, тизәк компостлары, яшел (сидераль) ашламалар, зарарсызландырылган көнкүреш һәм сәнәгать калдыклары, агымсуларның утырым­нары һ.б. керә. Барлык органик ашламалар (сидекчәдән башкалары), күчереп йөртү мөмкинлеге булмаганлыктан, җирле ашламаларга карый; минеральләшү вакытында тозлар рәвешендә таркалучы элементларына карап бәяләнәләр, алар үсемлекләрнең тамырдан тукландыру нигезен тәшкил итәләр, шулай ук аның сыйфатын күтәрүгә — черемә туплауга, су һәм һава режимы структурасын яхшыртуга, үзләштерү сәләтен арттыруга, буферлыкка, әчелекне йомшартуга һәм файдалы микрофлораның эшчәнлеген активлаштыруга ярдәм итәләр.

Органик ашламалар шулай ук үсемлекләр үзләштерә торган углекислый газның әһәмиятле чыганагы булып тора. Черемә, черегән яисә ярым черегән тирес, уйсулык торфы органик-минераль катнашмалар әзерләгәндә төп компонентлардан саналалар, аларны туфракка кертү авыл хуҗалыгы культураларының уңышын арттыруга һәм продукциянең сыйфатын яхшыртуга мөмкинлек бирә. О.а. чәчүлекләрне мүлчәләү өчен минераль ашламалы күпсанлы туфрак катнашмаларын әзерләгәндә биоягулык буларак кулланылалар.

Органик ашламаларга ихтыяҗ планлаштырылган авыл хуҗалыгы культуралары уңышын алуга һәм черемәнең җитәрлек, аз черемәле туфракларда уңай балансын булдыру кирәклегенә карап билгеләнә. Органик ашламалар авыл хуҗалыгы культураларыннан югарырак һәм тотрыклырак уңыш алу мөмкинлеген бирә. Җиңел һәм уртача грануллашкан составлы кәсле-көлсу һәм соры урман туфраклы, бигрәк тә сугарулы җирләрдә бәрәңгегә, кукуруз, терлек азыгы культуралары, яшелчә, көзге бөртекле культураларга керткәндә уңышның зуррак артымына ирешелә. Органик ашламалар аша туклыклы матдәләрнең: туфрак — үсемлек — тере организмнар — туфрак схемасы буенча әйләнеше гамәлгә ашырыла.

Органик ашламаларның чәчү әйләнешендә алмашып килүче культуралар уңышына тәэсире 3–4 елдан 7–8 елга кадәр бара. Балчыксыл туфракларга органик ашламаларны кертү 3–4 елга бер тапкыр кабатлана. Органик ашламаларның микъдары 1 га га 20–80 т исәбеннән авыл хуҗалыгы культураларының планлаштырылган уңышына һәм туфракның уңдырышлылыгы дәрәҗәсенә карап билгеләнә. Органик ашламалар туфракка пар яисә туңга сөрү вакытында кертелә. 1 т тирес үзенең тәэсир итү вакытында (6–8 ел дәвамында) бөртеклеләргә күчереп исәпләгәндә 1 ц өстәмә продукция алуны тәэмин итә.

Казан губернасында органик ашламалар игенчелек системасының ялга калдырылган кысыр җирләрдән (яткын җир — кысыр җир) пар җирләренә күчүенә бәйле рәвештә XIX йөздән киң кулланыла башлый, соңгысында сөрү җирләренең ял вакыты кыска (бер ел) булу сәбәпле, туфракның уңдырышлылыгын киметмәс өчен ашлама кертү таләп ителә, ул вакытта пар җирләре өчен бердәнбер чара — тирес кертү була. Кара туфраклы җирләрдә ашламалар сирәк кулланылган. Басуларга тирес кертүче общиналар саны 1880 елларда гына арта. Атлар булмау, җирләрнең аз булуы һәм шунлыктан мал-туарның азлыгы һәм община җирләрен яңадан бүлүнең еш кабатлануы аркасында тирес кулланылмый. Казан губернасының статистика комитеты мәгълүматлары буенча, 1 дисәтинә пар басуына 1–3 мең пот урынына 433 пот тирес кертелә.

ТРда органик ашламаларның кулланылган күләме (млн т) 1995 елда — 13,01, 2000 елда — 6,33, 2005 елда — 4,88, 2006 да — 3,70, 2011 елда — 3,94 (ягъни 1 га сөрү җиренә 3,5–1,6 т) тәшкил итә.

Әдәбият  

Прянишникова Д.Н. Избр. соч. М., 1963. Т. 3;

Шакиров Р.С. Земное плодородие. К., 1989;

Шакиров Р.С., Шакиров В.З. Применение удобрений в энергосберегающей системе земледелия // Слагаемые эффективного агробизнеса: Обобщение опыта и рекомендации. Ч. 1. Земледелие и растениеводство. К., 2005.

Автор — И.Н.Афанасьев