- РУС
- ТАТ
туфракны чәчүгә әзерләү ысулы: туфрак эшкәртү машиналарын аз уздырып, сай эшкәртеп яисә аннан тулысынча баш тартып, авыл хуҗалыгы культураларын турыдан-туры чәчүгә күчү
Хезмәт һәм энергия чыгымнарын киметү һәм туфракны эрозиядән саклау өчен үткәрелә. Мондый эшкәртү ысулын куллану мөмкинлекләре туфрак төренә, аның тыгызлыгына, механик составына, кырларның үзләштерелү дәрәҗәсенә һәм кулланылган ашламалар күләменә бәйле. Туфракны минималь эшкәртү аның тыгызлануын киметергә, сөрү катламының өске өлешен яхшырак көпшәкләндерергә ярдәм итә, ләкин шул ук вакытта дым белән тәэмин ителешне түбәнәйтә, кырларның үлән басуын арттыра, үсемлекләрнең азот белән туклануын начарлата. Шуңа күрә минималь эшкәртүне чәчү әйләнешендә башка агрочаралар белән комплекслы рәвештә, тирән эшкәртү (пар, борчак чәчү, сызма культуралар өчен) фонында, минераль ашламалар кертү нормалары арттырылган һәм үсемлекләрне саклау химик чаралары кулланганда үткәрәләр. Төп юнәлешләр: көзге сөрү тирәнлеген киметү һәм чәчү әйләнеше ротациясендә тирән эшкәртүләрне кыскарту; авыл хуҗалыгы машиналары узу санын киметү һәм бер узуда берничә операцияне берләштерү өчен куллану.
XIX гасыр башыннан галимнәр һәм практиклар туфракны сай эшкәртү һәм аны гадәти яки тирән эшкәртү белән чиратлаштыру идеясен тикшерәләр. Россияда культиватор белән туфракны сай эшкәртүне И.Е.Овсинский яклый (1889). Чәчүгә туфрак әзерләүне тизләтү өчен, 1930 елларда сай эшкәртүне СССР Фәннәр академиясе академигы Н.М.Тулайков (1963) тәкъдим иткән. Яңа система – Урал арты шартлары өчен әйләндереп салмыйча тирән сөрү нигезендә, аннары (өч ел дәвамында) сай эшкәртү – ВАСХНИЛның шәрәфле академигы Т.С.Мальцев тарафыннан эшләнә. 1950 еллар башыннан бу система төрле зоналарда, шул исәптән Татарстанда да (М.И.Павлов) производство тикшеренүләреннән уза.
Россиядә туфракны минималь эшкәртү буенча фәнни тикшеренүләр күтәрелеше 1970–1980 елларга туры килә (Б.А.Доспехов, А.И.Пупонин, И.С.Рабочев, А.П.Спирин һәм башкалар). Татарстан Республикасында туфрак эшкәртүне минимальләштерү мөмкинлекләре барлык туфрак-климат зоналарында да бар, бигрәк тә Көньяк-Көнчыгыш кара туфракларында, моны ТР галимнәре Г.Д.Аверьянов, В.Ф.Кирдин, М.С.Матюшин, А.А.Шаламова исбатлаган. Сөрүне сай эшкәртү белән алыштыруның уңай эффекты (ашлык уңышының 1 га дан 2,5–3 ц артуы) чәчү әйләнешендә күренә: борчак – уҗым арышы; борчак – сабан бодае; чиста пар – арыш – бодай һәм башкалар. Күп кырлы чәчү әйләнешендә тирән (28–30 см) эшкәртү 2–3 елга 1 тапкыр тәкъдим ителә, аннан соң чәчү культурасына карап, сай (10–14 см) эшкәртү яки гадәти (18–20 см) тирәнлеккә сөрү башкарыла (кара: Туфракны төп эшкәртү). Арыш астына туфракны минималь эшкәртү өчен төп кораллар булып дисклы тырмалар, дисклы лущильниклар, эрозиягә каршы культиваторлар, АКП-2,5 яки АКП-5 тибындагы берләшкән агрегатлар тора. Көзге эшкәртү системасында 12–14 см тирәнлеккә культиватор-яссы кискечләр, сабаннар, модуль-блоклы комплекслар һәм башкалар кулланыла.
Овсинский И. Новая система земледелия. Киев, 1889;
Тулайков Н.М. Избранные произведения. М., 1963;
Пупонин А.И. Минимальная обработка почвы. М., 1978;
Аверьянов Г.Д. Пласты плодородия. К., 1983.
Автор — Г.Д.Аверьянов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.