Үсемлек продуктларының күп өлешендә натрий һәм хлор җитешми, шуның өчен авыл хуҗалыгы терлекләрен аш тозы белән өстәмә тукландыралар. Татарстан туфраклары һәм шул сәбәпле терлек азыгы да кальций, фосфор һ.б. микроэлементларга ярлы, шуңа күрә азыкка акбур, известьташ, сапропель, сөяк оны, агач көле һәм күмер, гипс, азык фосфатлары, магний карбонаты, глаубер тозы, тимер, бакыр, марганец һ.б. минераль терлек азыклары өстиләр.

Республикада известьташның 30–37% ын кальций тәшкил иткән 10 нан артык чыганак бар. Карбонатлы агроминералларда (кальцит, доломит, магнезит) кальций 48% ка җитә, аларда шулай ук магний, селенит, тимер, күкерт һ.б. микроэлементлар бар. Кальцийлы һәм фосфорлы-кальцийлы өстәмә азык сыйфатында: карбонатлы сапропельләр, алар составында 47% кальций, 5 әр % тимер һәм селен, 2–3 әр % фосфор һәм күкерт, агач көле (22% ка кадәр кальций һәм күп кенә микроэлементлар); сөяк оны (24,5% кальций, 11,8 % фосфор, 0,2 шәр % калий һәм натрий); преципитат (30% ка кадәр кальций һәм 15 % фосфор); зарарсызландырылган кабырчыклар һәм йомырка кабыгы (35–37 % ка кадәр кальций) һ.б. кулланыла.

Минераль терлек азыклары — катнаш азыкта булырга тиешле компонент, аларны концентратлар, силос, вакланган тамыразыклар белән катнаштыралар. Тозлы катнашмалар, брикет-ялагычлар һәм таблеткалар формасында әзерләнәләр. Татарстанда өстәмә азыкны (витаминлы-минераль премикслар, ферментлар, катнаш азык, аксымлы-витаминлы минераль өстәмәләр) һәм вет. препаратларын (даруларны) фәнни яктан өйрәнү, эшләп чыгару, сынау һәм терлекчелектә гамәлгә кертү ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Өстәмә азык фәнни-тикшеренү үзәге дәүләт унитар предприятиесе тарафыннан башкарыла, ул мөгезле эре терлек, ат, дуңгыз, сарык, кәҗә һәм кошлар өчен витаминлы-минераль премиксларның 25 тән артык төрен җитештерә. Аларның составы Татарстан территориясендә терлекчелектә кулланыла торган азыкта минераль терлек азыклары һәм витаминнарның җитешмәвен исәпкә алып эшләнә. Тулыландыргыч сыйфатында табигый сорбентлар — цеолит, бетонит, глауконит, карбонатлар, торф файдаланыла. Бу — премиксларның технологик характеристикасын яхшырта һәм аларны 30 дан артык биогенлы макро- һәм микроэлемент белән баета, шулай ук терлек организмыннан агулы продуктларны, пестицид калдыкларын, хлорорганик кушылмаларны, авыр металларны чыгаруга булыша, бу, үз чиратында, экологик чиста продукт алуга ярдәм итә.

Витаминлы-минераль премикслар җитештерү күләме (т): 2001 елда — 80, 2002 елда — 250, 2003 елда — 400, 2011 елда — 200.

Әдәбият          

Солнцев К.М. Производство и использование премиксов. Л., 1980;

Корма Республики Татарстан. К., 1999;

Цеолитсодержащие породы Татарстана и их применение. К., 2001;

Агроминеральные ресурсы Татарстана и перспективы их использования. К., 2002.

Авторлар — И.Н.Афанасьев, Ә.Х.Җаббаров