Эчтәлек

Агрегат бер тапкыр узганда берничә операция башкара: тырмалау, икеләтә көпшәкләндерү (йомшарту), чәчү алдыннан тигезләү. Культиваторлар белән эшкәртү басу өслегенең тигез булуына, чүп үләннәр үрентеләрен бетерүгә, орлыклар өчен тыгызланган оялар һәм орлыклар күмелү тирәнлегендә йомшак һәм мульча капланган катлам булдыруга мөмкинлек бирә, шулай ук орлыклар тишелеп чыгу өчен туфракның җылылык, дымлылык һәм һава режимы булдырыла.

Культиваторларны эшләү һәм җитештерүгә кертү буенча тикшеренүләр 1979–2000 елларда Н.К.Мәҗитов җитәкчелегендә Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты хезмәткәрләре һәм «Сибсельмаш» ҖБ белән берлектә уздырыла.

Кырдагы сынаулар культиваторлар куллануның югары нәтиҗәлелеген күрсәтә (орлыкларның тишелеп чыгышы 18% ка арта, 50% чүп үлән юкка чыгарыла, авыл хуҗалыгы культураларының уңышы 1 га дан 12 ц га кадәр арта, чыгымнар тизрәк каплана).

Бу хезмәт РФ һәм ТРның Дәүләт бүләкләренә лаек була (1990, 1999). Культиваторлар Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсендә (КМПО), Буа (КМПОның филиалы) һәм Нурлат машиналар төзү заводларында, Чистай «Автоспецоборудование» заводында җитештерелә. Тагылмалы һәм асылмалы модульле культиваторлар (КБМ-10,5П, КБМ-15П; КБМ-2,1Н, КБМ-8,4Н) эшләп чыгарыла.

Әдәбият

Комплекс влаго-, энерго-, ресурсосберегающих блочно-модульных культиваторов, адаптированных к условиям многоукладного хозяйствования. К., 2001.

Авторлар — Н.К.Мәҗитов, Р.Л.Сәхапов