Терлекләрне тукландыру өчен кулланыла. Терлекләрнең яше буенча бүленгән һәм хуҗалык төркемнәренең һәрберсе өчен (бозаулар, сөт бирүче сыерлар, симертелә торган терлек һ.б.) махсус катнаш азык чыгарыла. Бөртекле ашлык, бодай көрпәсе, түбе, терлек азыгы (балык яисә ит-сөяк оны) һәм тупас азык (үлән һәм ылыс оны), тозлар, витаминлы препаратлар, шулай ук техник производстволар, химия һәм микробиология сәнәгате продуктлары калдыклары төп чимал булып тора. Катнаш азык предприятиеләрендә һәм цехларында хайваннарга кирәкле барлык туклыклы матдәләр булган тулы рационлы катнаш азык эшкәртәләр (башка азык өстәмичә ашатыла), бигрәк тә кошлар, дуңгызлар, куяннар, балыклар өчен, чикләнгән күләмдә — атлар өчен җитештерелә; рационда төп туклыклы матдәләр җитешмәгәндә кулланыла торган концентратлар; баланслаучы терлек азыгы өстәмәләре (аксымлы-витаминлы, аксымлы-витаминлы-минераллы премикслар) җитештерелә. Премикслар рационны биологик актив матдәләр белән баету өчен катнаш азыкка кертелә. Аларга профилактика һәм дәвалау көченә ия булган витаминнар, микроэлементлар, ферментлар, кайбер аминокислоталар, антибиотиклар, антиоксидантлар һ.б. матдәләр керә. Татарстанда сибелүчән (вак, уртача һәм эре тартылган), шулай ук онлы катнашма, ярма, гранула, брикет (барлыгы 30 дан артык исемдә) рәвешендәге катнаш азык ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы раслаган рецептлар буенча Казан, Чаллы, Бөгелмә икмәк продуктлары комбинатларында, Чистай һәм Нурлат элеваторларында җитештерелә. Гомуми җитештерү күләме 700–800 мең т.

ТРда 1986–2003 елларда катнаш азык җитештерү (уртача елына мең т): 1986–1990 елларда — 715; 1991–1995 — 774; 1996–2000 — 383; 2001 — 212; 2005 — 286,4; 2008 — 518,8.

Авторлар — И.Н.Афанасьев, Н.Н.Мөхәмәтгалиев