- РУС
- ТАТ
авыл хуҗалыгында, авыл хуҗалыгындагы сәнәгый (индустриаль, ресурс саклаучы, калдыксыз) технология
Интенсив технология алымнары һәм ысуллары җыелмасы фәнни-техник прогресс казанышларын, җитештерүне механикалаштыру, автоматизацияләү һәм химияләштерү чараларын, хезмәтне оештыруның алдынгы формаларын югары нәтиҗәле файдалану нигезендә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең һәм сыйфатының программалаштырылган артуын тәэмин итә.
Татарстан үсемлекчелегендә көзге һәм язгы бодай, арыш, тары, карабодай, шикәр һәм азык чөгендере, кукуруз, рапс, бәрәңге, теплицада яшелчәләр җитештерүнең интенсив технологияләре эшләнгән һәм гамәлгә кертелгән. Һәр культураның интенсив технологияләре, билгеле бер үзенчәлекләренә карамастан, күп уртак гамәлләргә ия: адаптив югары уңышлы сортларны, беренче сыйныфлы орлык материалын куллану, чәчүлекләрне иң яхшы алдагы культуралар буенча урнаштыру, туфракны төпләп әзерләү, үсемлекләрне туклыклы матдәләр һәм дым белән тәэмин итү, үсемлекләрне авырулардан, корткычлардан һәм чүп үләннәреннән саклау, чәчүлекләргә карата барлык технологик алымнарны үтәү һәм уңышны җыю.
Эксперименталь рәвештә тикшерелгән санап үтелгән игенчелек һәм үсемлекчелек системаларын һәм ТРда районлаштырылган сортларны гамәлгә кертү үсемлекләрдә фотосинтетик актив радиациянең 3–3,5% туплануына ярдәм итә һәм 70–80 ц көзге иген, 55–65 ц язгы бодай, борчак һәм башка язгы культуралар, 430–500 ц шикәр чөгендере, 265–310 ц бәрәңге алырга мөмкинлек бирә.
Терлекчелектә интенсив технологияләр Татарстанда сөт, сыер ите, дуңгыз ите, кош ите җитештергәндә терлекчелек комплексларында, кош фабрикаларында һәм эре фермаларда эшләнгән һәм гамәлгә кертелә. Алар терлекләрнең югары продуктивлы токымнарын, тип һәм линияләрен; югары сыйфатлы азык куллануга, рациональ ашатуны оештыруга, алмашка яшь терлекләрне интенсив үстерүгә, продукция җитештерүнең һәм терлек башын үрчетүнең агым-цех системасына нигезләнгән, бу исә һәр сыердан сөт савымны елына 5000–6000 һәм аннан да күбрәк кг га җиткерергә, семертелүче яшь терлекләрнең уртача тәүлеклек артымын – 1000–1200 г кадәр күтәрергә мөмкинлек бирә.
Иофинов С.А., Лышко Г.П. Индустриальные технологии возделывания сельскохозяйственных культур. М., 1983;
Индустриализация производства продуктов животноводства. М., 1984;
Жученко А.А. Стратегия адаптивной интенсификации сельского хозяйства. М., 1994;
Растениеводство. М., 1997; Зиганшин А.А. Интенсивные технологии и программирование урожая. К., 2001.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.