Терлекләрне диспансеризацияләү елга ике тапкыр — язын һәм көзен үткәрелә. Бу эштә баш ветеринар табибе, административ һәм зоотехник хезмәтләр вәкилләре катнаша. Терлекләрне аерым схема: гомуми габитус, температура, пульс, сулыш алу, өске лимфа төеннәре халәте (тире, лайлалы тышчалар) буенча карап тикшерәләр. Кайбер очракларда махсус тикшерүләр (кан, бәвел, тәрәт анализы, электрокардиография һ.б.) кирәк була. Алынган мәгълүматларны анализлап, гомумиләштереп, авыл хуҗалыгы терлекләре авыруларын кисәтү буенча күрсәтмәләр бирелә.

Диспансеризация уздыру һәр ферма, терлекчелек комплексы, ясалма орлыкландыру станциясе һәм ветеринария авыруларын кисәтү учреждениесе өчен мәҗбүри итеп куела. Районнарда терлекләрне диспансеризацияләүнең чиратын һәм вакытын районның баш ветеринария табибе билгели.  

Терлекләрне диспансеризацияләү нигезләре 1960 елларда Казан ветеринария институтында эпизоотолог Х.Г.Гыйззәтуллин тарафыннан эшләнә.

Автор – М.Г.Сафин