Эчтәлек

1942 елның мартында СССР Авиация сәнәгате халык комиссариатының 1941 елның августында Ленинградтан эвакуацияләнгән 379 нчы тәҗрибә заводы (1938 елда оештырыла) җирлегендә п/я 466 оешмасы буларак төзелә.

1943 елдан – СССР Суднолар төзү сәнәгате халык комиссариаты, соңрак – министрлыгы карамагында.

1967–1977 елларда һәм 2002 елдан Казан электр техникасы заводы (КЭТЗ).

1977–2002 елларда Татарстан «Свияга» ҖБ. 2004 тә КЭТЗ акционерлаша,

2005 елда – Уртача һәм кече тоннажлы корабльләр төзү дәүләт концерны, 2009 елда «Россия технологияләре» дәүләт корпорациясенең «Радиоэлектроника технологияләре» концерны составына керә.

Бөек Ватан сугышы елларында предприятие ликер-аракы заводы мәйданнарында урнаша, Кораллы көчләрне артиллерия һәм диңгез кораллары автоматикасы системалары белән тәэмин итә. Беренче продукциясе 1941 елда «ПУАЗО-3» артиллерия-зенит уты белән идарә итү приборлары була. 1943 елда кыска вакыт эчендә «ПУТС» торпедалар җибәрү белән идарә итү, «СПРУТ» су асты көймәләрен автоматик стабилизацияләү приборлары, «КЛН» корабль төзәү линейкалары җитештерү оештырыла.

1944 елда махсус техниканың яңа төрләрен чыгару үзләштерелә, сугыштан соңгы чорда предприятие илдә фарватерлар өчен маяклар һәм төрле сигнал аппаратлары эшләүдә әйдәп баручыга әверелә; гидроакустик тирәнлек үлчәгечләр, шул исәптән 1951–1953 елларда визуаль индикатор һәм үзъязгыч белән җиһазландырылган, 2000 м га кадәр диапазонлы «НЭЛ-5» навигация эхолотын проектлый һәм җитештерә, икенчел радиолокация станцияләрен эшләүгә керешә.

1954–1965 елларда СССР Оборона министрлыгы өчен радиолокацион тану-ачыклау эшләнмәләренең 20 дән артык яңа төрләрен («Лоза», «Дозор», «Тюльпан», «Нихром», «ВИКО», «УВИКО», «КПИ», «Касатка» һ.б.) серияләп җитештерү үзләштерелә. 1965 елда бөтенләй яңа төр техника – канатлы ракеталарны төзәү системасының радиолокацион хәлне чагылдыру приборларын һәм башка компонентларын («NPO», «Дрофа-МТ», «Метель-МТ») эшләүне үзләштерү һәм серияләп җитештерү башлана.

1970 еллар башында – 1980 елларда халык куллану товарлары – яхшыртылган сыйфатлы «Рондо» сериясеннән моно- һәм стереоэлектрофоннар, «Сонет» стереосистемалары эшләп чыгарыла. Җитештерелүче продукциянең үрнәкләре һәм күләме арту интенсив рәвештә җитештерү куәтләрен төзүгә (1940 еллар ахырыннан), Махсус конструкторлык бюросы оештыруга, специальләшкән сынау участоклары булдыруга, технологияләрне камилләштерүгә этәргеч бирә.

1971–1980 елларда реконструкция һәм модернизация барышында берничә корпус төзелә һәм яңа цехлар оештырыла, заманча станоклы металл эшкәртү (ш.и. санлы программалы идарәле) һәм пресслау җиһазлары, роботлар һәм дозаторлар куелган кою машиналары урнаштырыла.

«Свияга» берләшмәсе диңгездә кулланылучы дәүләт тану-ачыклау системаларын җитештерүче төп предприятиегә әверелә. Эшләүчеләр саны 7 мең кешегә җитә (1990). 1990–2000 елларда, оборона заказлары булмаган шартларда, гражданлык кулланулы 30 дан артык төрдә электр приборлары конструкцияләнә һәм эшләп чыгарыла. 2003 елдан яңадан махсус техника җитештерү күләмнәре арта башлый. Өлешчә реконструкция уздырыла, табаклы металлны плазма белән кисү җайланмасы, фрезерлы эшкәртү үзәге, чит илләрдә эшләнгән җыю-монтажлау җиһазлары куллануга кертелә; ГОСТ 15.002–2003, ГОСТ ИСО 9001–2001 стандартларына туры килгән сыйфат менеджменты системасы эшләнә һәм кабул ителә.

Заводның төп производстволары: металл эшкәртү, штамплау-каркаслау, чорнау-урау, кою, гальваника һәм лаклау-буяу, пластмасса эшкәртү, коелган платалар ясау, җыю-монтажлау, агач эшкәртү, инструментлар производствосы; ярдәмче производстволар – транспорт һәм энергетика цехлары. Бүлекләр: конструкторлык, технология., стандартлаштыру һ.б.; лабораторияләр: типлы сынаулар, керү контроле. Эшләүчеләр саны – 1000 нән артык кеше (2013).

Предприятие үз продукциясен чит илләргә чыгара (1963 елдан Индонезия, Ливан, Ливия, Греция, Польша, Германия, Чехословакия, Венгрия, Румыния, Югославия, Кубага җибәрелә; хәзерге вакытта продукция Кытай, Вьетнам, Һиндстан, Алжирга озатыла).

Бүләкләре

Бишьеллык планны (1966–1970) уңышлы үтәгән һәм яңа техника җитештерүне оештырган өчен завод Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә (1971). Күп кенә эшчеләре дәүләт бүләкләренә лаек була: 3 кешегә СССР Дәүләт бүләге, 1 кешегә Ленин бүләге, 5 кешегә Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе исеме бирелә; 6 кеше – Ленин ордены, 5 кеше – Октябрь Революциясе, 45 кеше – Хезмәт Кызыл Байрагы, 2 кеше – Халыклар дуслыгы, 67 кеше – «Почет билгесе», 4 кеше – 2 нче дәрәҗә Хезмәт Даны, 31 кеше – 3 нче дәрәҗә Хезмәт Даны орденнары, 940 тан артык кеше медальләр белән бүләкләнә.

Предприятие җитәкчеләре: В.Т.Быстров (1941–1945), В.В.Коцура (1946–1947), С.Н.Козырев (1948–1952), Г.П.Тихонов (1953–1959), Э.И.Сакс (1960–1962), В.П.Ханеев (1963–1989), Г.Г.Агаджанов (1989–1996), А.Г.Гафаров (1996–2002), В.С.Гинсбург (2002 елдан).