Тимер-бетонда арматура, башлыча, сузу, ә бетон — кысу көченә ия һәм арматураны тутыгыдудан саклый. Тимер-бетон корылмалар нык, утка чыдам, атмосфера йогынтысына бирешми, тотрыклы.

Тимер-бетонга беренче патент 1867 елда Франциядә бирелә. Тимер-бетон Россиядә 1886 елдан кулланыла. Казан губернасында күперләр, коллекторлар һәм башка корылмалар төзегәндә файдаланыла. XX йөзнең икенче яртысыннан гражданлык һәм сәнәгать төзелешендә төп материалларның берсе.

Татарстан Республикасында тимер-бетон авыр, җиңел, күзәнәкле, көчәйтелгән ныклыктагы, кызуга чыдам бетоннардан җитештерелә. Алдан арматура механик яки электромеханик сузу юлы белән ныгытыла.

Татарстан Республикасындагы прартиеләрнең егәрлеге елына 2 млн. м³  артык тимер-бетон җитештерергә мөмкинлек бирә. Бу республикада җитештерелгән барлык төзелеш материаллары күләменең якынча 75% ын тәшкил итә.