- РУС
- ТАТ
Эшләүчеләр саны –1500 кеше (2018). Татарстан Республикасында РФдә эшләп чыгарылган шикәрнең 4,3%ы җитештерелә (2016).
Татарстанда шикәр җитештерү сәнәгате 1950 еллар ахырында, Буа шикәр заводы, Зәй һәм Нурлат шикәр заводлары («Зәй шикәр заводы», «Нурлат шикәре») файдалануга тапшырылгач барлыкка килә. Шикәр сезонлы рәвештә, өзлексез технол. процесста җитештерелә.
Шикәр эшләүнең барлык операцияләре механикалаштырылган һәм автоматлаштырылган. Заводларда, техник базаны тулысынча яңартып, берничә тапкыр реконструкция уздырыла. 1960 еллар белән чагыштырганда, чөгендер эшкәртү буенча җитештерү куәтләре 2 тапкыр арта.
1950–1960 елларда шикәр заводлары тирәли чимал зоналары булдырыла – якын-тирә районнардагы колхозлар шикәр чөгендере игүгә керешәләр. 1950 елда Октябрь районында (хәзер Нурлат районы) беренче уңыш җыйнап алына. Заводларга шикәр чөгендере республиканың 13 районындагы 131 хуҗалыктан җибәрелә. 2016 елда сәнәгый эшкәртү өчен чәчелгән чөгендернең мәйданы 63 мең га, тамыразыкларның тулай җыемы 2,3 млн. т тәшкил итә.
Чөгендердән шикәр җитештерүнең нәтиҗәлелеге чөгендернең шикәрлелегенә һ.б. технологик сыйфатларына бәйле. 2015 елда Татарстан Республикасында заводларда шикәр алу күләме 14,5% ка җитә (1990 елда – 12%). Шикәр җитештерү калдыклары терлекчелектә һәм үсемлекчелектә файдаланыла. Шикәр җитештерү предприятиеләрендә «Буа шикәр заводы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (икмәк салу өчен чүпрә, коры бөртекле чөгендер түбе чыгара), «Зәй шикәр заводы», «Нурлат шикәре» акцинерлык җәмгыятьләренең (меласса, чөгендер түбе) җитештерү калдыкларын эшкәртү производстволары оештырыла. Дефекация пычрагы – сок чистартылганнан соң аерылган известьле калдыу ашлама сыйфатында кулланыла.
1992–2004 елларда сезонара чорда республика заводларында Австралиядән, Бразилия, Куба, Мексикадан һ.б. илләрдән чимал буларак китерелгән камыш шикәре эшкәртелә. Аерым елларда (1999, 2003) әлеге чималдан эшләнгән шикәрнең чагыштырма авырлыгы 54% ка җитә, 2004 елда ул 10% тан артмый.
Шикәр комы җитештерү 1960 елда – 24,7, 1970 елда – 50,8, 2000 елда – 158,5, 2007 елда – 158,5, 2008 елда 188,2, 2016 елда 260,78 мең т тәшкил итә. Шикәр җитештерү сәнәгате Татарстан Республикасы халкының шикәр комына ихтыяҗын тулысынча тәэмин итә. Продукция РФ нең башка төбәкләренә дә, коры бөртекле чөгендер түбе Балтыйк буе илләренә җибәрелә.
Автор – М.Җ.Гаитов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.