Тарихы

1940 елның декабрендә Мәскәү пластмасса заводы (294 нче завод) буларак нигезләнә. 1941 елның ахырында Казанга эвакуацияләнә (1942–1944 елларда – 22 нче авиация заводы филиалы). 1949 елдан п/я 423 предприятиесе; 1966 елдан хәзерге исемдә.

1970–1992 елларда составына Әлмәт (1967 елда нигезләнә) һәм Лениногорск (1969 ел) шәһәрләрендәге приборлар төзү заводлары кергән Татарстан «Радиоприбор» җитештерү берләшмәсе; 1992 елдан дәүләт предприятиесе; 1999 елдан дәүләт унитар предприятиесе. 2000 елңда акционерлаша һәм «Аэрокосмик җиһазлар» корпорациясе» акционерлык җәмгыяте составына керә, 2009 дан «Россия технологияләре» дәүләт корпорациясенең «Радиоэлектроника технологияләре» концерны составында.

Продукциясе

Бөек Ватан сугышы елларында завод самолетлар өчен текстолит детальләр, халык куллануы товарлары (савыт-саба, уенчыклар, төймәләр) эшләп чыгара. Алдагы чорда үзгәртеп корыла, авиация радиолокацион тану (1949 ел), якын арадагы навигация һәм җиргә утырту (1958 ел) системалары, антенна-фидер җайланмалары (1963 ел), телевизорлар, күчерелмә радиолалар, радиола-магнитофоннар, көчәнеш стабилизаторлары (1950–1960 еллар), телевизион приставка-селекторлар, антенналар һәм кабул итү көчәйткечләре (1979–1982 еллар), самолетларның автомат режимда очышын һәм аларны җиргә утыртуны исәпләү өчен борт хисаплау машиналары (1983 ел; аларның бер модификациясе күп файдаланулы «Буран» космик кораблендә кулланыла, 1988 ел) җитештерүне үзләштерә.

Беренче эшләнмәләр лампалы схемалар белән чыгарыла (беренче буын), 1960–1970 елларда алар модульләр һәм микромодульләр рәвешендә коелма платаларда җитештерелә башлый (икенче һәм өченче буыннар). Яңа продукция чыгаруны үзләштерү предприятие мәйданнарын киңәйтү (1960 елга 7 тапкыр диярлек), махсуслаштырылган кою-механика производствосын төзү (1970 еллар ахыры), Казан фәнни-тикшеренү радиотехнология институтын оештыру (1978), автоматлаштыру һәм механикалаштыру чараларын, шул исәптән механикалаштырылган линияләр, роботлар, манипуляторлар, соңрак тармакның башка предприятиеләрендә дә киң таралган «Ритм» җитештерүне автоматлаштырылган идарә системасын (1970–1980 еллар) эшләү һәм гамәлгә кертү белән бергә алып барыла.

1940–1980 елларда эшләүчеләр саны 500 дән 10 мең кешегә кадәр арта. «Радиоприбор» җитештерү берләшмәсе илдә әйдәп баручы авиация радиотехникасы аппаратларын җитештерүчеләрнең берсенә әверелә. 1980 еллар ахырыннан, төп продукциягә дәүләт заказлары кимү шартларында, сәнәгый-техник приборлар, автомобиль компонентлары, халык куллануы товарлары һ.б.ны эшләү һәм җитештерү гамәлгә ашырыла.

Җитештерү

Төп (җыю-монтаж, механика, кою, штамповкалау, гальваника, инструментлар, лак-буяу, коелма платалар) җитештерүдә һәм «Радиоприбор»ның башка подразделениеләрендә 1,7 мең кеше эшли (2010 ел). Продукциянең гомуми күләменең 80% тан артыграк өлешен Россиядә һәм якын чит илләрдә җитештерелгән күпчелек самолетларда, вертолетларда куела торган һәм дөньяның 30 дан артык илендә файдаланылучы борт авиация радиотехникасы комплекслары тәшкил итә.

Җитештерү күләменең 18% тан артыграк өлеше җылылык энергетикасында, химия, металлургия һәм нефть-газ чыгару сәнәгатендә кулланыла торган контроль һәм саклау, технол. процесслар һәм җиһазларны автоматлаштырылган идарә итү микропроцессорлы җайланмаларына туры килә. Автомобильләр төзелеше өчен тормоз системалары, тапшыру тартмалары узеллары, артка чигенү сигнализаторлары, көзге детальләре чыгарыла. Бронетанк техникасы өчен телеҗылылык автоматлары, автомобиль компьютерлары һ.б. приборлар җитештерү үзләштерелә.

Авиация техникасында куллануны киңәйтү өчен җитештерелә торган авиация җиһазлары камилләштерелә. Продукцияне эшләү һәм камилләштерүдә предприятие «Радиоэлектроника» федераль фәнни-җитештерү үзәге, Казан техник университеты, РФА КГҮнең Казан физика-техника институты, Санкт-Петербург, Таганрог һ.б. шәһәрләрнең фәнни-конструкторлык оешмалары белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Комплектлаучы детальләр һәм материаллар Казан, Сарапул, Новосибирск, Каменск-Уральский, Зеленоград, Пенза, Минск һ.б. шәһәрләр компанияләреннән китерелә.

Бүләкләре

«Радиоприбор»ның җитештерүдәге казанышлары «Почет билгесе» ордены (1976 ел), КПСС Үзәк комитеты, СССР Министрлар Советы, ВЦСПС, ВЛКСМ Үзәк комитеты, СССР Радиосәнәгать министрлыгы һ.б.ның дипломнары, грамоталары, күчмә Кызыл байраклары белән билгеләп үтелә.

400 дән артыграк хезмәткәре дәүләт бүләкләренә лаек була, шул исәптән Социалистик Хезмәт Герое исеме – 1, СССР Дәүләт бүләге – 2, Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге – 1, Ленин ордены – 11, Октябрь Революциясе ордены – 7, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены – 62, Халыклар дуслыгы ордены – 1, «Почет билгесе» ордены – 75, 2 нче дәрәҗә «Хезмәт даны» ордены – 5, 3 нче дәрәҗә «Хезмәт даны» ордены 68 кешегә бирелә.

Предприятие директорлары

 Ф.С.Малахов (1941 ел),
И.П.Младенцев (1941–1942 еллар),
С.Д.Макаров (1942–1944 еллар),
В.Ф.Прохоров (1944–1946 еллар),
И.М.Шпаков (1946–1959 еллар),
М.С.Огородников (1959–1962 еллар),
В.И.Самарин (1962–1966 еллар),
Ю.Ф.Җамалетдинов (1966–1994 еллар),
Р.У.Апаков (1994–2009 еллар),
Р.Н.Шәрипов (2009–2012 елллар),
А.Ә.Хөснетдинов (2017 елдан).

Автор – С.Г.Белов