Сәнәгатьнең азык-төлек продуктлары – ит, сөт, сыр-май, икмәк пешерү, макарон, шикәр, кондитер әйберләре, спирт һәм аракы-ликёр, сыра кайнату, алькогольсез эчемлекләр, җиләк-җимеш, яшелчә, крахмал-патока, балык һәм парфюмерия-косметика әйберләре, тәмәке җитештерү тармакларын берләштерә.

ТРда милекнең төрле формаларына караган (күбесенчә хосусый) 1193 предприятие (шул исәптән 182 кече предприятие) санала. 2005 елга сәнәгать продукциясендәге өлеше 6,3% (31,7 млрд сум) тәшкил итә, эшләүчеләр саны 8,9% (34,2 мең кеше). Бигрәк тә икмәк пешерү, сөт һәм сыр-май, ит, шикәр, сыра, спирт, аракы-ликёр эшләп чыгару тармаклары алга киткән. Республикада аларны эшләү өчен куәтле чимал базасы булдырылган.

Казан губернасында азык-төлек җитештерү сәнәгате

Казан губернасында азык-төлек җитештерү сәнәгате XVIII йөз урталарында формалаша. Казан, Чистай, Мамадыш һ.б. шәһәрләрдә икмәк пешерү, аракы, спирт заводлары, XIX йөзнең 2 нче яртысында кондитер фабрикалары эшли башлый.

XIX йөздә азык-төлек җитештерү предприятиеләренең саны арта, пар машиналары һ.б. техник җайланмалар кулланыла. XIX йөз уртасында авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүче сәнәгать предприятиеләренең өлеше 80% тан артып китә. 1870 елларда азык-төлек сәнәгатендә эшләүчеләр сан һәм эшләп чыгаруның чагыштырма күләме ягыннан сәнәгатьтә 1 нче урында тора, бу тармак предприятиеләрендә ялланып эшләүчеләрнең саны 45,7% тәшкил итә. Предприятиеләрнең яртысы диярлек терлекчелек чималын эшкәртә, өчтән бере – үсемлекчелек чималы куллана. Азык-төлек сәнәгате предприятиеләре, башлыча, шәһәрләрдә урнаша.

XIX йөз ахырында терлекчелек продукциясе эшкәртү предприятиеләренең саны кими, үсемлекчелек продукциясен эшкәртү арта. 1888 елда үсемлекчелек продукциясен эшкәртүче предприятиеләр төбәктәге тулай сәнәгать продукциясенең 24,5 % ын тәшкил итә (1858 елда 17 % тан артмый). 1858–1888 елларда азык продуктларын җитештерүдә һәм азык әзерләүдә эшләүчеләрнең саны 4 тапкырга арта.

1905 елда Казан губернасында үсемлекчелек продукциясе – 186, терлекчелек продукциясе 81 эре предприятиедә эшкәртелә, күбесенчә кул хезмәте кулланыла. 1913 елга сәнәгать предприятиеләре санына карата (423) беренчеләренең өлеше 63 % ка кадәр арта, икенчеләренеке 17 % ка кадәр кими. Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү сәнәгатенең гомуми күләме 68 % тәшкил итә.

Эре предприятиеләр күбрәк спирт, аракы-шәраб, сыра һәм бөртекле ашлыкны эшкәртү, икмәк пешерү тармакларына карый. Алар арасында И.Г.Стахеев (хәзерге Сарман районы Петровка авылы), Н.Щербаков (Мамадыш шәһәре), И.В.Александров (Казан) спирт заводлары; О.Э.Петцольд һәм И.В.Александровның сыра кайнату заводлары (Казан). Е.С.Смоленцевның крахмал-патока заводы (Столбище, Дәүләки авылы); бертуган Афанасьевлар һәм И.С.Одинцов, В.Ибраһимов, Н.П.Пирогов, И.Д.Смирновларның кондитер фабрикалары; сәүдәгәр Е.С.Смоленцевның икмәк пешерү фирмасы (3 пекарня һәм 3 сәүдә ноктасы) һ.б.

Совет чорында

Беренче бөтендөнья һәм Гражданнар сугышы елларында азык-төлек җитештерү сәнәгате предприятиеләренең шактые ябыла. 1922 елда дәүләтләштерелгән предприятиеләр базасында ТАССР азык-төлек сәнәгате предприятиеләренең берләштерелгән завод һәм фабрикалар идарәсе «Тат. азык-төлек тресты» оештырыла (1931 елга кадәр яши). 1920 еллар ахырында азык-төлек сәнәгатенең эре дәүләт предприятиеләре төзелә. 1924 елда Казанда «Светоч» кондитер фабрикасы, 1929 елда 1 нче номерлы икмәк заводы, «Казан суыткычы» файдалануга тапшырыла. Сөт һәм сыр-май заводларының саны 160 ка җитә (1930).

Азык-төлек җитештерү сәнәгате 1930 елларда интенсив үсеш ала. 1933-1937 елларда төп җитештерү фондлары ике мәртәбә арта. Ит һәм сыр-май җитештерү тармаклары тиз алга китә, алар республика азык-төлек җитештерү сәнәгате продукциясенең 20% ын тәшкил итәләр. Казан ит комбинаты, Бөгелмә ит комбинаты, Чистай ит комбинаты, Бөгелмәдә ярма яру заводы, азык-төлек җитештерү комбинаты, суыткыч җайланмалар төзелә; Казанда 2 икмәк пешерү заводы (№2 һәм №4), макарон фабрикасы (кара Казан макарон фабрикасы), он тарту комбинаты; Азнакай, Буа районнарында май заводлары, Алексеев авылында коры сөт заводы (кара Алексеев сөт-консерв комбинаты), Мамадыш һәм Алабуга шәһәрләрендә спирт-аракы заводлары, күп кенә район үзәкләрендә икмәк заводлары төзелә.

Бөек Ватан сугышы елларында тармак предприятиеләре фронт ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен эшли. 1946–1950 елларда продукция җитештерү 41% ка арта, 1940 ел белән чагыштырганда 95% ка җитә, 1950 елда азык-төлек продукциясе республика сәнәгать продукциясе күләменең 5% ын тәшкил итә. 1951–1970 елларда продукция җитештерү 5 тапкыр үсә. Казан, Алабуга (кара Алабуга ит-консерв комбинаты), Чаллы, Чистай, Норлат (хәзерге Нурлат) шәһәрләрендә, Шәмәрдән посёлогында ит комбинатлары төзелә; 30 сөт һәм сыр-май, 25 икмәк пешерү, 5 консервлау заводы, кондитер әйберләр җитештерү предприятиеләре төзелә (Чистай, Әлмәт шәһәре һ.б.).

1950–1960 елларда Татарстанда шикәр җитештерү сәнәгате барлыкка килә: Норлат шикәр заводы (1958), Буа шикәр заводы (1960), Зәй шикәр заводы (1967). 1950 елларда Казанда һәм Буада тәмәке фабрикалары сафка баса. 1968 елда азык-төлек җитештерү сәнәгате продукциясе республика сәнәгать продукциясе күләменең 15,9% ын алып тора. 1971–1985 елларда азык-төлек продукциясенең күләме 57% ка, 1986–1990 елларда 28% ка арта. Үсемлек мае, майонез, маргарин җитештерү (Казан май комбинаты, 1996), кондитер әйберләр (ҖЧ «Джойта» ширкәте, «Чаллы-икмәк» АҖ – икесе дә Чаллы шәһәрендә, 1994), өсте алынмаган сөт продуктлары, ак май җитештерүче «Эдельвейс-М» ҖЧҖ (1995) предприятиеләре сафка баса.

1990 елларның 2 нче яртысында азык-төлек җитештерү сәнәгатенең продукция җитештерү күләме 30% ка кими, 2000 елдан үсеш башлана, 1990 елга карата җитештерү күләме индексы: 70% (1997), 84% (2000), 93% (2003).

Хәзерге торышы

2000–2004 елларда эшләп килүче предприятиеләрне реконструкцияләү һәм яңарту, яңаларын төзү эшләре башлана. Тармакның төп капитал фондына инвестицияләр салу 10,8 млрд сум тәшкил итә. Төп фондларны яңарту коэффициенты 18,8% тан (2000) 27,6% ка (2003) күтәрелә, аларның тузу дәрәҗәсе 34–37% тан (1990 еллар) 26–30% ка (2000–2004) кими.

1930-1990 елда азык-төлек җитештерү сәнәгате структурасында район азык-төлек комбинатлары һәм кулланучылар кооперациясе предприятиеләре мөһим урын алып тора, икмәк-күмәч, макарон, ит-сөт һ.б. продукциянең шактый өлешен алар чыгара.

Ит эшкәртү сәнәгатенә 9 ит эшкәртү комбинаты, 13 кошчылык фабрикасы керә. Казан, Чистай, Шәмәрдән ит комбинатлары, Чаллы, Казан, Питрәч, Лаеш («Юбилейная» АҖ) кошчылык фабрикалары бу тармакта иң эреләрдән санала. Җитештерелгән продукциянең бер өлеше РФ төбәкләренә җибәрелә. Ит сәнәгате предприятиеләрендәге җитештерү куәтенең ит җитештерүдә – 41,8%, колбаса җитештерүдә 65,7% файдаланыла (2004).

Сөт һәм сыр-май җитештерү сәнәгатендә милекнең төрле формаларына караган якынча 50 ләп эре һәм уртача зурлыктагы предприятие исәпләнә, аларның гомуми эшкәртү куәте елга 2 млн т сөт эшкәртергә мөмкинлек бирә. Алар арасында «Вамин-Татарстан», «Чистай сөт комбинаты», Яшел Үзән сөт комбинаты АҖләре, «Эдельвейс-М» (Казан), «Химкамагро» (Түбән Кама) ҖЧҖләре иң эреләреннән санала. 1990 еллар уртасыннан тармак предприятиеләрен үзгәртеп кору һәм яңарту башлана. Сөт продуктларының 160 тан артык төре чыгарыла, аларның 80 төре 1998–2004 елларда үзләштерелә. Икмәк пешерү һәм макарон җитештерү сәнәгате 300 ләп предприятиене эченә ала. Икмәк-күмәч әйберләре җитештерүче төп предприятиеләр: «Татархлеб» (продукциянең 22,5%), «Берләштерелгән икмәк компаниясе» (29,2%), «Чаллы-икмәк» (14,4%) АҖләре, «Татреспотребсоюз» икмәк комбинатлары һәм пекарняләре (14,8%). Кайбер сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер һәм шәхси эшмәкәрләрнең кече пекарняләре бар (19,5%). Икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре җитештерү елына 251–223 мең т тәшкил итә (2001-2004). Предприятиеләрнең төп җитештерү фондлары яңартыла, яңа технологик җиһазлар куела. Предприятиеләр 80 нән артык төр икмәк, 125 төр кондитер һәм 20 төр макарон әйберләре чыгара. Макарон әйберләре Казан (1931–2005), Әлмәт, Бөгелмә, Чистай макарон фабрикаларында, «Берләштерелгән икмәк компаниясе» АҖ дә, 8 кече предприятиедә җитештерелә. 2005 елда 3,7 мең т тирәсе продукция чыгарыла (гомуми ихтыяҗның 15-25%). Продукция эшләп чыгаруда җитештерү куәте 11% ка файдаланыла (2005).

Шикәр җитештерү сәнәгатенә 3 предприятие: «Буа шикәр заводы», «Зәй шикәре», «Нурлат шикәре» АҖләре керә. 2000–2005 елларда бер елга уртача 186,3 мең т шикәр комы җитештерелә. Шикәр, башлыча, җирле чимал- шикәр чөгендереннән һәм өлешчә чит илдән кайтарылган чималдан алына. Буа һәм Зәй шикәр заводларын реконструкцияләү нәтиҗәсендә аларның эшкәртү куәте 2 тапкыр арта.

Кондитер әйберләр җитештерү сәнәгате махсуслашкан 8 фабрика, 20 икмәк пешерү заводын һәм 10 нан артык кече предприятиене эченә ала. Казан «Заря» кондитер фабрикасы», Казан күмәч-кондитер комбинаты, «Чаллы-икмәк» АҖләре, «Бәхетле» сәүдә компаниясе» ҖЧҖ, Чаллы, Чистай, Зәй һ.б. кондитер фабрикалары эре җитештерүчеләрдән санала. Алар барысы бергә елга 29 мең т тирәсе кондитер ризыклары эшләп чыгара (2005). Чимал итеп, башлыча – җирле, өлешчә – РФнең көньяк төбәкләреннән һәм БДБ илләреннән алынган продукция кулланыла.

Спирт һәм шәраб-аракы җитештерү сәнәгатенә 7 предприятие, шул исәптән «Татспиртпром» АҖ керә, аның карамагында филиал хокукында спирт (6) һәм спиртлы эчемлекләр (2), алкогольле продукция (7) чыгара торган 15 предприятие бар. 2003 елда елына 6 мең дал спирт чыгарырга сәләтле Буа ашлык эшкәртү комплексының 1 нче чираты сафка баса; ул нефть химиясе сәнәгатенә кирәкле чимал – техник спирт җитештерә. ТРда җитештерелә торган спиртның 50%ы РФ төбәкләренә һәм БДБ илләренә җибәрелә. 1996–2000 елларда производствоны яңартып коруга 756 млн сум инвестиция кертелә.

Сыра һәм алкогольсез эчемлекләр җитештерү сәнәгате «Кызыл Шәрекъ» сыра кайнату берләшмәсе» АҖ, «Солодовпиво» (Казан), «Болгарпиво» (Чаллы), «Агропакислотатарстан» ҖЧҖ (Лениногорск шәһәре), «Шифалы су» минераль сулар заводын (Менделеев районы Ижевка пос.) (к. Иж минераль сулары) һ.б. шәраб заводларын һәм азык комбинатларын берләштерә. РФдә эшләнә торган сыраның 3,0 % ы ТРда җитештерелә (2005). 1996–2001 елларда Казанда елына 106 млн дал сыра эшләү куәтенә ия булган зур завод төзелә.

Җиләк-җимеш, яшелчә эшкәртү сәнәгатенә «Татреспотребсоюз»ның Азнакай, Аксубай, Кукмара район кулланучылар җәмгыятьләренең консерв цехлары, Лаеш районының «Нармонка» АҖ, Яшел Үзән районының «Майский» агрокомбинаты, Арча районының Яңа Кенәр яшелчә киптерү заводы керә, алар 12 млн шартлы банка продукция җитештерә. 2006 елда җиләк-җимеш, яшелчә консервлары җитештерү 5 млн нан артык шартлы банка тәшкил итә, 285 т киптерелгән бәрәңге җитештерелә.

Крахмал-патока җитештерү сәнәгатенә «Таткрахмалпатока» АҖ керә, анда елына 2,3 мең т мальтоз патокасы, 4,7 мең т куас сосласы, 52 т саго җитештерелә (2006).

Балык үрчетү һәм эшкәртү сәнәгате балык тоту, эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнүче 5 заводны берләштерә. Тагын 50 ләп балык тотучы вак оешма эшли. 2006 елда балык тотуның күләме 1647 т, буаларда үстереп сатылганы 577 т тәшкил итә. 14 кечкенә предприятие һәм цехлар диңгез һәм елга балыгын эшкәртү-тозлау, ыслау һәм балык продуктлары әзерләү белән шөгыльләнә.

Парфюмерия һәм косметика әйберләре җитештерү буенча Идел буенда бердәнбер булган Казан «Аромат» АҖ (1942 елда нигез салына) эшләп килә. Илдәге табигый чималдан 60 тан артык исемдә продукция эшләп чыгара.

Тәмәке җитештерү белән 1942 елдан Казан тәмәке фабрикасы (1996 елдан АҖ) шөгыльләнә. 1970–1980 елларда елына 4–4,5 млрд данә төрле маркалы сигарет эшләп чыгара, 2005 елда ябыла. Буа тәмәке фабрикасы 1948-1974 елларда елына 100 т га кадәр тәмәке (махорка) җитештерә, 1974 елдан Буа сигарет тасмалары фабрикасы (Россиядә бердәнбер), 2002 елдан АҖ, 2005 елда ябыла.

ТРда Һиндстаннан китерелгән чәйне үлчәп төрү белән шөгыльләнүче берничә оешма бар: «Интат» ҖЧҖ, «Виктория» агрофирмасы» АҖ, «ТС Компани ЛТД». Алар елына 2,5 меңт чәй үлчәп төрәләр (кулланылган продукциянең 33-35% ын тәшкил итә).

Татарстанның азык-төлек җитештерү сәнәгате продукциясе сыйфат ягыннан чит илләрдән китерелгәннән калышмый, күп очракта аннан өстенрәк тә санала. Башлыча эчке базар ихтыяҗларын канәгатьләндерә. Кайбер тармаклар һәм предприятиеләр Россия һәм БДБ илләре базарларына елда чыгалар (сөт продуктлары, спирт һ.б. алкогольле эчемлекләр, сыра, тәмәке). Азык-төлек җитештерү сәнәгатенең специфик үзенчәлеге – җирле базарда эре предприятиеләр монополиясе һәм аларның өстенлек итүе. Гомумән алганда, ТРның азык-төлек җитештерү сәнәгате икмәк-күмәч пешерү, сөт продуктлары, май, ит, казылык, йомырка, шикәр һ.б. азык продуктлары җитештерү ягыннан халык ихтыяҗларын канәгатьләндерә. Республиканың азык-төлек базарында җирле товарлар 80-90% тәшкил итә, шул исәптән сөт продуктлары – 90%, май м 85%, кош ите м 49%, казылык – 75%, шикәр – 75%, ярмалар – 63%, он – 70%, алкогольле эчемлекләр – 64% алып тора. Куллану товарлары күләменең 48,8% ын азык продуктлары тәшкил итә (2005). 1990 еллар башыннан шәригать кануннарына туры китереп, махсус стандарт нигезендә «хәләл» азык-төлек (ит, сөт продуктлары, кондитер эшләнмәләре һ.б.) җитештерелә. Андый ашамлыклар РФнең башка төбәкләренә дә чыгарыла.

Тармак предприятиеләре өчен инженер-техник белгечләрне Казан технология университеты һәм Казан механика-технология техникумы, эшчеләрне 5 башлангыч һөнәри уку йорты әзерли. 

Әдәбият

Абрамов П., Кладков Н., Шагимухаметов Ф. Наш край Татарстан. К., 1970;

Белялов У.Б. Руководство Коммунистической партии социалистической индустриализацией в республиках Среднего Поволжья. К., 1978;

Рабочий класс Татарии. К., 1981;

История Казани: В 2 кн. К., 1988-91;

Зарипов И.М. Пищевая промышленность Республики Татарстан // Пищевая промышленность. 1996. № 10;

От прошлого в будущее / ОАО «Казанский молочный комбинат». 1932-2002. К., 2002.

Авторлар — К.Ф.Фәсхетдинов, М.Җ.Гаитов