Күн, киез, мех, ясалма материаллардан аяк киеме җитештерүне гамәлгә ашыра. Идел буе Болгар чоры традицияләренә барып тоташа, алга киткән җирле кустарь һәм шәһәр һөнәрчелеге җирлегендә оештырыла. Күн олтанлыклар Пумпов заводында эшләнгән.

Беренче специальләшкән предприятиеләр XIX йөзнең 2 нче яртысында оештырыла. 1864 елда Казанда Е.Е.Сафронов уллары белән бергә киез аяк киеме остаханәсе ача (1895 елдан – фабрика). 1867 елда Кукмара авылында бертуган Комаровларның киез һәм тула аяк киеме тегү остаханәсенә нигез салына, 1871 елдан «Бертуган Комаровларның фабрикада эшләнгән киез һәм тула аяк киеме сәүдә йорты» (кара Кукмара киез итек-киез комбинаты). 1897 елда шунда ук киез аяк киеме җитештерү буенча «Бертуган И.Д. һәм Н.Д.Родыгиннар ширкәте» оеша.

XIX йөз ахырында Казан губернасында М.И.Галиев, Абдуллин, Фәйзуллин һ.б. сәүдәгәрләрнең бизәкләп чигелгән аяк киеме җитештерү остаханәләре эшли.

Татарстанда күн аяк киеме җитештерү шул предприятиеләр традициясенә нигезләнеп башланып китә. 1916 елда Казанда сәүдәгәрләр В.Г.Шабанов, Н.М.Зобнин, С.В.Жулин тарафыннан армия өчен аяк киеме җитештерүгә көйләнгән «Поляр» аяк киеме фабрикасына нигез салына (кара «Спартак»). Киез басканда тарау һәм талку, аяк киеме йөзлеге өчен күн әзерләгәндә күнне өлгеләп кисү һәм тегү машиналары, пар һәм дизель двигательләре кулланылу нәтиҗәсендә аяк киеме җитештерү сәнәгате механикалаштырыла башлый.

1918–1920 елларда аяк киеме җитештерү сәнәгате предприятиеләре, дәүләт карамагына күчерелгәннән соң, берләштерү юлы белән эреләндереләләр: Кукмарадагылар – «Красный текстильщик», Казандагылар «Спартак» фабрикалары булып берләшә. Индустрияләштерү елларында иң эре Казан киез итек-киез комбинаты (кара «Валком»), ясалма материаллардан аяк киеме өчен детальләр җитештерү буенча беренче ясалма күн фабрикасы (кара «Казан ясалма күп заводы») төзелә; бүтән предприятиеләр яңартып корыла. 1928–1940 елларда аяк киеме җитештерү күләме 500% тан арта, киез һәм фетрдан – 3,8, күннән 3,5 млн. пар аяк киеме җитештерелә.

Бөек Ватан сугышы башлангач, Мәскәү һәм Гомель шәһәрләренең аяк киеме фабрикалары җиһазлары һәм кешеләре белән Казанга эвакуацияләнә, аяк киеме җитештерү сәнәгате предприятиеләре фронт өчен продукция эшләп чыгаруга керешә. Казан «Спартак» күн аяк киеме һәм Казан мех комбинатларында илебездә беренче буларак (1941) унтлар һәм мех итекләр тегелә.

Шуннан соңгы елларда җитештерү эшләре механикалаштырыла һәм конвейерлаштырыла, яңа технологияләр кертелә, ясалма материаллар кулланыла. Гамәлдәге предприятиеләрнең куәтләре киңәйтелә, Чистай, Мамадыш һәм Йошкар-Ола шәһәрләрендә «Спартак» җитештерү берләшмәсенең фабрикалары төзелә. Күн һәм киез аяк киеме эшләп чыгару күләме тиңдәшле рәвештә: 1960 елда – 8,6 һәм 4,5; 1970 елда – 12 һәм 4; 1980 елда – 10 һәм 3,9; 1990 елда – 11,2 һәм 3,27 млн пар тәшкил итә. 1985 елда «Түбәнкаманефтехим» җитештерү берләшмәсендә поливинилхлорид пластик аяк киеме кою үзләштерелә. 1980–1990 елларда Вьетнам Республикасы предприятиеләре белән берлектә Татарстан предприятиеләре җитештергән продукция Польша, Куба, Монголиягә чыгарыла.