Нурлат шәһәрендә урнашкан. Эшләүчеләр саны — 426 кеше (2012). 1958 елда Нурлат шикәр заводы буларак файдалануга тапшырыла (тәүлеккә 1200 т шикәр чөгендере эшкәртүгә исәпләнә). 1994 елдан АҖ, 2000 елдан хәзерге исемдә.

Шикәр чөгендереннән шикәр комы эшләп чыгара. 1960 елда тәүлеккә 200 т рафинад шикәр җитештерүче зур цех сафка баса. Предприятиедә яңа җиһазлар гамәлгә кертелә, технол. камилләштерелә. 1963 елда юу бүлегендә тәүлеклек җитештерүчәнлеге 1500 т булган 2 линия урнаштырыла. 1970 елларда парландыру станциясе алыштырыла, суыту буасы төзелә, завод әйләнешле тәртиптә су белән тәэмин ителә башлый; 1980 елларда известь бүлегендә реконструкция уздырыла, диффузия согын фильтрлау җиһазлары алыштырыла. Предприятие елга 20–25 мең т шикәр комы, 30–50 мең т рафинад шикәр (1961–1997) җитештерә.

1990–2000 елларда продукция һәм юу бүлекләре реконструкцияләнә: үзәктән кугычлар, шикәр комын киптерү барабаны алыштырыла, диффузия аппараты урнаштырыла. Нәтиҗәдә, предприятиенең шикәр чөгендерен эшкәртүдә тәүлеклек куәте 2 мең т га җиткерелә. Заводта шикәр чөгендерен эшкәртүне автоматлаштыру, җитештерү куәтләрен үстерү юнәлешендә эшләр алып барыла. 2008–2012 елларда заводта инновация алымнары нигезендә реконструкция үткәрелә һәм тәүлеклек шикәр чөгендере эшкәртү 2,4 т га җитә.

Шикәр чөгендере Аксубай, Нурлат, Чирмешән районнарыннан, 2004 елдан Самара өлкәсеннән китерелә. 1992–1998 елларда шикәр комы камыш чималдан (Австралиядән, Бразилиядән, Кубадан кертелә) эшләнә. Рафинад җитештерү өчен шикәр комы Белгород өлкәсендәге заводлардан кайтарыла (елга 20–25 мең т). Шикәр чөгендере үстерүнең кимүе, камыш чимал килүе тукталу шикәр җитештерүнең азаюына китерә: 1998–2004 елларда продукциянең уртача еллык күләме 9,5 мең т дан артмый, 2005–2006 елларда 16 мең т, 2012 елда 37,7 мең т тәшкил итә. Завод шулай ук жом һәм меласса чыгара.

Күп кенә хезмәткәрләр дәүләт бүләкләренә лаек була: 5 кешегә ТАССРның атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре исеме бирелә; 3 кеше — Хезмәт Кызыл Байрагы, 2 кеше — 3 нче дәрәҗә «Хезмәт даны», 4 кеше — «Почёт билгесе» орденнары, 7 кеше медальләр белән бүләкләнә.

Предприятие җитәкчеләре арасында: В.Г.Медведский (1958–1974), А.И.Смирнов (1974–1979), В.В.Богатиков (1979–1988), Ш.В.Кашапов (1988–1992), А.К.Савинов (1992–2000), М.М.Фәррахов (2001–2004, 2009–2011), А.В.Ветохин (2004–2006), Р.Р.Хәмзин (2012 елдан).

Автор — М.Җ.Гаитов