Эчтәлек

Эшләүчеләр саны — якынча 500 кеше (2017). 1985 елда «Түбәнкамашин» ҖБнең ремонтлау-механика заводы (1970 елда ремонтлау-механика цехы сыйфатында нигезләнә, 1972 елдан механик производстволар блогы) җирлегендә Түбән Кама механика заводы буларак төзелә, 2001 елдан АҖ; 2002 елда завод «Татнефть» АҖ шиннар комплексы составына керә.

Структурасында: механик һәм кою производстволары, термик, гальваник һәм тимерчелек-пресслау участоклары. Түбән Кама механика заводында җитештерүнең йомык технол. цикл формасы кулланыла. Машиналар төзү продукциясе, шин, резина-техник һәм нефть химиясе сәнәгате предприятиеләре өчен стандарт булмаган җиһазлар, запас частьләр, технол. җиһазлар чыгара, ремонтлый һәм аларга хезмәт күрсәтә. Завод РФдә шиннар җитештерү өчен резина катнаш камералар һәм алар өчен запас частьлар чыгаручы бердәнбер предприятие булып тора.

Түбән Кама механика заводы актив инновацион эшчәнлек алып бара, җиһазларын яңартып тора, ресурс саклаулы технологияләр кертә. 1982 елда автокамералар вулканлаштыруның автомат линиясен әзерләгәне өчен СССР ВДНХсының көмеш медале белән бүләкләнә, күп еллар буе предприятиегә Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе министрлыгы һәм Профсоюзлар ҮКның күчмә Кызыл байрагы тапшырыла (1986, 1987, 1988, 1989, 1990). Заводның күп кенә хезмәткәрләре дәүләт бүләкләренә лаек була, шул исәптән 3 кеше — Хезмәт Кызыл Байрагы, 2 кеше — «Почёт билгесе», 1 кеше 3 нче дәрәҗә «Хезмәт даны» орденнары, 42 кеше — медальләр, 3 кеше ТРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Предприятиенең җитәкчеләре: Я.М.Кадыйров (1972–1973), Е.Ф.Журавлёв (1973–1975), Ю.А.Косенков (1975–1979), В.Е.Ларионов (1979–2003), А.В.Макаров (2004–2013), И.К.Гыйззәтуллин (2014 елдан).

Әдәбият

Бортников Ю. Надёжность — величина постоянная // Нефть и жизнь. 2003. № 1; 

Ларионов В.Е. НМЗ сегодня — это полноциклическое производство и широкие возможности // Лидер Татарстана. 2003. № 9.

Авторлар — М.Җ.Гаитов, В.И.Полякова