Эшләүчеләр саны — 2,5 мең кеше (2013).

Тарихы

Крестовниковларның 1918 елда национализацияләнгән Шәм-стеарин, сабын кайнату, глицерин җитештерү химия заводы җирлегендә «1 нче дәүләт сабын кайнату һәм шәм заводы» буларак нигезләнә. 1919 елда аңа М.Ә.Апанаев, И.В.Пекин, К.Н.Краснов һ.б.ның национализацияләнгән һәм ябылган сабын заводлары чималы һәм җиһазларының бер өлеше тапшырыла. 1922 елдан «Мулланур Вахитов исемендәге 1 нче дәүләт сабын кайнату, шәм һәм химия заводы», 1934 елдан Казан терлек мае комбинаты, 1964 елдан Казан химия комбинаты. 1993 елдан «Нәфис» АҖ, 2002 елдан «Нәфис Косметикс» АҖ — М.Вахитов исемендәге Казан химия комбинаты.

1918–1920 елларда завод сабын, стеарин шәмнәр, олеин һәм глицерин эшләп чыгара. 1926 елда кер порошогы чыгару үзләштерелә. 1930 елларда реконструкция һәм алдынгы чит ил җиһазларын кую нигезендә җитештерү куәтләре арта (сабын — 46,5 мең т га кадәр, стеарин — 3,5 мең т, шәм — 6,8 мең т, олеин кислотасы — 2,8 мең т, глицерин — 2,1 мең т, саломас — 16 мең т). Бөек Ватан сугышы елларында предприятие территориясендә бронетанк техникасын ремонтлау базасы урнаша. Эшләүчеләр саны 1500 кешедән 600 гә калуга карамастан, комбинат фронт ихтыяҗлары өчен кер сабыны, оборона предприятиеләре өчен кислоталар һәм глицерин чыгаруын дәвам итә. 1955–1965 елларда җитештерү куәтләре арта, илдә беренче тапкыр синтетик юу чараларын эшләп чыгару үзләштерелә (елга 30 мең т); 1980 елларда агымлы-механикалаштырылган линияләр гамәлгә кертелә. 1991 елда җитештерү күләме (мең т): синтетик юу чаралары — 41,7; кер сабыны — 32,6; исле сабын — 17,4. Техник продукциянең 70% ы чамасы хәрби сәнәгать комплексы предприятиеләренә җибәрелә. Эшләнмәләр Англиягә, Болгария, Польша, Югославия, Чехословакия, Әфганстан, Сүрия, Вьетнам, Кубага чыгарыла. 1998 гә синтетик юу чаралары һәм кер сабыны — 8, исле сабын җитештерү 17 тапкыр кими. Кризиска каршы тышкы идарә һәм предприятиене финанс ягыннан савыктыру чаралары гамәлгә кертелгәннән соң (1998–1999), төп производстволарда киң колачлы модернизация һәм рекон­струкция ясала, нәтиҗәдә куәтләр елга 25 мең т исле сабын, 70 мең т синтетик юу чаралары җитештерерлек дәрәҗәгә күтәрелә. 1999–2007 елларда сыек юу һәм чистарту чаралары заводы (елга 500 мең шешә; гель, шампунь, ванна күбеге, савыт-саба, пыяла юу өчен сыеклыклар һ.б.), синтетик юу чаралары заводы (елга 100 мең т) төзелә, коры чистарту чаралары; 2010 елда автомобильләр чистарту товарлары җитештерү оештырыла.

Җитештерү

Предприятиедә кулланылучы технологияләр нигезендә өзлексез химик процесслар ята (басым астында каталитик гидрирлау, гидролизлы дистилляция, җиңелчә актив матдәләр синтезы, сиптереп киптерү, су электролизы һ.б.). Италиянең «Маццони», «АКМА», «Баллестра», «Мачик», «Корниани» фирмалары һ.б.ның заманча җиһазлары киң кулланыла. Полимер савытлар эшләү һәм аларга сыек юу чараларын бүлеп салу, шул исәптән илдә беренче тапкыр «Дой-пак» утырма пакетларына тутыру Америкада һәм Италиядә чыгарылган тизлекле линияләрдә башкарыла. Гамәлгә кертелүче куәтләр Россиянең һәм чит илләрнең танылган җитештерүчеләре тарафыннан эшләнгән югары технологияле механикалаштырылган һәм тулысынча автоматлаштырылган җиһазлар белән тәэмин ителә. «Сульфурекс» җайланмасы (2004, синтетик юу һәм чистарту чараларының нигезен тәшкил иткән җиңелчә актив матдәләр җитештерүдә файдаланыла) һәм май экстракциясе заводы (2007, майлы кислоталар һ.б. төр продукция җитештерү өчен рапс орлыгыннан май аерып алу белән шөгыльләнә) төзелеп беткәч, «Нәфис Косметикс»та тулысынча йомык технол. цикл оеша. Предприятиенең сыйфат менеджменты — халыкара ИСО 9001:2008 стандартына (2004), экологик менеджменты ИСО 14000 стандартына (2005) туры килә.

Продукция

350 дән артык исемдә чыгарылган продукциянең гомуми күләме 168 мең т тәшкил итә (2011). Шулардан сыек юу чаралары — 70 мең, коры чистарту чаралары — 7,4 мең, исле сабын — 8,4 мең т һ.б. Массакүләм куллану товарлары BiMax, Sorti, AOS, Биолан һ.б. популяр сәүдә маркалары белән чыгарыла. Ел саен көндәшлеккә сәләтле продукциянең төрле кулланылу сыйфатларына ия яңа төрләре эшләнә һәм җитештерүгә кертелә. «Нәфис Косметикс» — РФдә майлы кислоталар җитештерүдә әйдәп баручы, глицерин эшләп чыгаруда бердәнбер предприятие, кер порошоклары һәм исле сабын җитештерүче иң эре предприятиеләрнең берсе. Аның өлешенә ил базарындагы стеарин кислоталарының 60% ы чамасы, олеин кислоталарының 70% ы, глицеринның 40% ы (нефть химиясе, җиңел, лак-буяу, кәгазь җитештерү, оборона сәнәгатьләрендә һ.б. тармакларда кулланылалар), савыт-саба юу чараларының 20% тан артыгы, исле сабынның 10% тан артыгы, синтетик юу чараларының 10% ы туры килә. Продукциянең бер өлеше якын чит илләргә чыгарыла.

Предприятие һәм аның эшләнмәләре күп кенә халыкара һәм илдәге бүләкләр, шул исәптән «Сыйфат өчен алтын йолдыз» (Мадрид, 1993), «Россиянең иң яхшы 100 товары», «ТРның иң яхшы товарлары» конкурслары дипломнары (2007, 2003–2011), халыкара «Бытхимэкспо» күргәзмәләрендә (Мәскәү, 2005–2006) «Гран-при» һәм медальләр белән билгеләп үтелә. Бөек Ватан сугышы чорында планнарны арттырып үтәгән өчен комбинатка берничә тапкыр Дәүләт Оборона Ком-тының күчмә Кызыл Байрагы тапшырыла; 1976 елда җитештерелүче продукциянең күләме һәм сыйфаты буенча югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен предприятие Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Күп кенә хезмәткәрләре дәүләт бүләкләренә лаек була, шул исәптән 1 кешегә Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә, 3 кеше — Ленин ордены, 2 кеше — Октябрь Революциясе, 26 кеше — Хезмәт Кызыл Байрагы, 13 кеше — «Почёт билгесе», 15 кеше 3 нче дәрәҗә «Хезмәт даны» ордены белән бүләкләнә.

Предприятие җитәкчеләре арасында — Н.Сигорский (1920), Н.Г.Кетура (1920–1927), И.К.Неометов (1927–1930), З.В.Вәлиев, Г.И.Мурин, А.М.Рәхмәтуллин; Д.А.Харитонов (1998–2003), Д.В.Хәйбуллин (2003 елдан).

Әдәбият

Ключевич А.С. История Казанского жирового комбината имени Мулла-Нур Вахитова (1855–1945). К., 1950;

Акционерное общество «Нәфис» — химкомбинат им. М.Вахитова: Фотоальбом. К., 1995.

Автор — С.Г.Белов