Эчтәлек

ТРда милекнең төрле формаларындагы, шул исәптән уртак милектәге (4) 42 нефть-газ эшкәртүче предприятие (алар арасында 6 эре, 22 кече предприятие) исәпләнә, аларда 4,9 мең кеше эшли (2011).

ТР территориясендә өстәрәк ятучы нефтьне товарлыклы продукциягә әверелдерү буенча беренче омтылышлар 1850 елларда ясала. 1860 еллардан башлап Казан губернасының Тәтеш һәм Чистай өязләрендә, Самара губернасының Бөгелмә өязендә битумлы токымнарны эшкәртү һәм асфальт җитештерү өчен гудрон аерып алу предприятиеләре барлыкка килә. Аларның хуҗалары арасында эшмәкәрләр Смолянинов, Глинский, Малакиенко, Америка сәнәгатьчесе Л.Ф.Шандор, «Траузе һәм Ко», «Дёмин һәм Ко», «Сызрань-Печера асфальт заводлары җәмгыяте», «Броун һәм Ко» (Бельгия), «Казан Ойл Филде» (Англия) компанияләре була. Шактый эре предприятиеләр исәбенә «Сызрань асфальт заводы ширкәте»нең 1881 елда нигезләнгән Шөгер гудрон заводы керә (30 дан артык кеше эшли), анда ел саен 6,5–15 мең пот продукция чыгарыла. 1882 елда Россиядә беренче тапкыр Зөя өязенең Печище авылында эшмәкәр Е.Гордеева нефть эшкәртү калдыкларыннан керосин җитештерүне оештыра. 1915–1916 елларда шунда ук илдә беренче тапкыр каталитик пиролиз алымы белән шартлаткыч матдәләр өчен бензол һәм толуол эшләп чыгару җайга салына. Казанда урам фонарьлары өчен нефтьтән (Башмаков заводы, 1874–1895 елларда 15 кеше эшли), нефть һәм күмердән (Бельгиянең «Газ һәм электр» АҖнең газ заводы, 1893 елда 32 кеше эшли) газ җитештерүче предприятиеләр эшли; 1916 елда «Газ һәм электр» АҖнең газ заводында шулай ук салицил дару препаратлары җитештерү өчен нефть кудыру юлы белән углеводородлар аерып алалар. 1918–1921 елда национализация тудырган икътисади кыенлыклар аркасында тармак предприятиеләре ябыла. 1924 елда Шөгер заводы яңадан ачыла.

1950 елларда, нефть-газ чыгару сәнәгатенең барлыкка килүе һәм интенсив үсеш кичерүе нәтиҗәсендә, республикада эре нефть-газ эшкәртү сәнәгате оеша башлый. Баулы газолин күмер адсорбциясе җайланмасы, 195319–66 елларда СССРдагы иң эре Миңлебай газ-бензин заводы (кара Миңлебай газ эшкәртү заводы) төзелә, аларда элек яндырылган иярчен нефть газыннан органик синтез предприятиеләренә җибәрелүче этан, пропан һ.б. газ фракцияләре, коммуналь-көнкүреш ихтыяҗлары өчен кысылган газ, шулай ук стабиль газ бензины һәм гелий җитештерәләр. Республиканың газ промыселларында газ җыю җайланмалары һәм газ кудыручы компрессор станцияләре, нефтьне комплекслы әзерләү җайланмалары һәм электр белән сусызландыру җайланмалары челтәре булдырыла. Шөгер битум заводы, табигый битумлы токымнарны эшкәртү белән бергә, юл һәм төзелеш битумы, нефть чималыннан мастика һәм лаклар эшләп чыгаруны үзләштерә. 1962 елда газ җыю комплексы, Миңлебай һәм Шөгер заводлары «Татнефть» ҖБнең «Татнефтегаз» трестына берләштерелә. 1970 елда «Иркеннефть» НГДУында (Бөгелмә районының Карабаш шәһәр тибындагы поселогы) елга 30 мең т га исәпләнгән куәтле нефть-битум җайланмасы эшли башлый. 1960–1970 елларда «Казаноргсинтез» һәм «Түбәнкаманефтехим» ҖБләре сафка баса, алар ясалма каучуклар һ.б. нефть химиясе продуктлары җитештерүдә Миңлебай заводыннан җибәрелгән чималны файдаланалар. Нефть эшкәртү заводын төзү проекты эшләнә (гамәлгә ашырылмый). 1979 елда «Түбәнкаманефтехим» ҖБдә нефтьне беренчел эшкәртү (елга 7 млн т) һәм турыдан куылган бензин (этилен җитештерүдә төп чимал), шулай ук өстәмә продуктлар — мазут һәм дизель ягулыгы эшләп чыгару өчен ЭЛОУ-АВТ-7 җайланмасы куллануга кертелә. 1990 елда республикада нефтьне беренчел эшкәртү — 7,52 млн т, нефть химиясе сәнәгате өчен бензин җитештерү — 1,63 млн т, дизель ягулыгы эшләп чыгару — 1,5 млн т, мазут 4,57 млн т тәшкил итә. 1960 елларда нефть-газ эшкәртү сәнәгатенең фәнни мәсьәләләрен хәл итү өчен Казанда Бөтенсоюз углеводород чималы фәнни-тикшеренү институты (кара Бөтенсоюз углеводород чималы институты) оештырыла, кадрлар белән тәэмин итү өчен Казан химия-технол. институтында нефть һәм газ эшкәртүнең химик технологиясе белгечләрен әзерләү башлана.

1990 еллар башында экология мәсьәләләренә зур игътибар бирелә башлый. 2005 елга «Татех» Россия-Америка предприятиесе (Әлмәт шәһәре) республиканың барлык товарлыклы нефть паркларын нефтьнең җиңел фракцияләрен (газ конденсатын) тоту җайланмалары белән җиһазландыра. «Татойлгаз» предприятиесе (Әлмәт шәһәре) скважиналар бораулаганда һәм нефть чыгарганда хасил булучы нефть шламнарын утильләштерү белән шөгыльләнә. 1990 елларның 2 нче яртысыннан нефть-газ эшкәртү сәнәгатенең үсеше республикада вертикаль интеграцияләнгән, нефть чыгару, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе продуктларын җитештерүне һәм сатуны үз эченә алган комплекс төзүгә, читкә чимал һәм ярымфабрикатлар чыгаруны әзер продукция экспортлау белән алыштыруга, Татарстанда түбән сыйфатлы, күкерткә бай нефтьне эшкәртү күләмнәрен арттыру юлы белән аны сатудагы югалтуларны киметүгә юнәлтелгән сәясәт белән билгеләнә. 1999 елдан ТРның нефть-газ комплексын үстерү программалары кабул ителә. Аларда төп үсеш индикаторларын эшләү, эре масштаблы инвестицияләр һәм инновацияләр проектларын гамәлгә ашыру, тармак предприятиеләрен җитәрлек дәрәҗәдә чимал белән тәэмин итү чаралары күздә тотыла. Тармак белән идарә итүне координацияләү өчен «Татнефтехиминвест-холдинг» төзелә. 1995 елда «Елховнефть» НГДУында экологик яктан чиста «Петрофак» нефть эшкәртү җайланмасында (еллык куәте — 400 мең т нефть) бензин, дизель ягулыгы, ягулык-майлау материаллары, югары сыйфатлы юл битумы эшләп чыгарыла башлый. 1999 елда «Татнефтепром-Зүзәйнефть» НГДУында (Нурлат районы Мамык авылы) 70 мең т чамасы нефть продуктлары, шул исәптән юл һәм төзелеш битумы, бензин һәм дизель фракцияләре, ягулык мазут җитештерүгә исәпләнгән җайланма сафка баса. 2003 елда «Татнефть» һәм «Түбәнкаманефтехим» АҖләре Россиядә беренче гидравликада, трансмиссиядә кулланылучы майлар, шулай ук мотор майлары җитештерүче заводны файдалануга тапшыралар. 1997–2009 елларда Түбән Кама шәһәрендә «ТАИФ-НК» АҖнең нефть эшкәртү һәм бензин заводлары комплексы төзелә. Анда республикада беренче тапкыр нефтьне, газ конденсатын, табигый битумнарны тирән эшкәртү үзләштерелә, «Евро-4» экологик стандартлы автомобиль бензиннары һәм «Евро-5» экологик стандартлы дизель ягулыгы, авиация керосины, нефть химиясе чималы, юл битумнары, майлар, грануллы күкерт җитештерү оештырыла.

2011 елның декабрендә «Танеко» нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексының беренче чираты: елына 7 млн тоннага кадәр нефть эшкәртүгә, керосин, мич ягулыгы, мазут чыгаруга исәпләнгән ЭЛОУ-АВТ-7 җайланмалары һәм бензинны турыдан-туры кууны тотрыклыландыру блогы эксплуатациягә кертелә. Төп инвесторы һәм координаторы «Татнефть» АҖ булган бу проект Түбән Кама шәһәрендә елына 14 млн т га кадәр нефть эшкәртүгә сәләтле, 20 гә якын төрдәге ягулык, нефть химиясе өчен чимал һ.б. чыгара алырлык, илдәге иң зур нефть эшкәртү заводларын сафка кертүне күздә тота.

Яңа зур нефть эшкәртү куәтләре төзелү нәтиҗәсендә 2000 елдан 2011 елга кадәр республикада нефтьне беренчел эшкәртү 5,9 млн нан 10,7 млн т га; дизель ягулыгы чыгару 1,15 млн нан 2 млн т га; автомобиль бензиннары 60 меңнән 650 млн т га; ягулык мазуты 2,9 млн нан 3,2 млн т га; тармак җитештерүенең гомуми күләме 80,2 млрд тан 158,6 млрд сумга; нефть продуктлары экспорты 222,3 млн нан 3,5 млрд долларга кадәр арта. ТРда чыгарылган нефтьне эшкәртү 21,8% тан 33,4% ка; республиканың гомуми сәнәгать продукциясе күләмендә нефть-газ эшкәртү сәнәгате предприятиеләренең өлеше 1,6% тан 11,8% ка; республика экспортында нефть продуктлары өлеше 9% тан 16% ка җитә. Нефть-газ эшкәртү сәнәгате предприятиеләре республика һәм муниципаль бюджетлар формалаштыруга зур өлеш кертә.

Әдәбият

Нефть, газ и нефтехимия Татарии. К., 1979. Т. 2;

Князев С.Л. Нефть Татарии: Страницы истории. К., 1981;

ТАИФ: сила во благо // Татарстан. 2006. № 10.

Автор — С.Г.Белов