«Ямашнефть» НГДУның административ бинасы

1969 елда Татар гөмбәзе көньяк өлешенең көнбатыш сөзәклегендәге вак чыганакларны сынаулы файдалану, аларны сәнәгый эшкәртүгә кертү өчен нефть промыселы идарәсе буларак оештырыла. 1970 елдан НГДУ. Эшләүчеләр саны — 2000 гә якын кеше (2017).

Составына 5 нефть һәм газ чыгару цехы — катламнардагы басымны нормада тоту, нефть әзерләү һәм кудыру, җир астында скважиналарны ремонтлау цехлары, җитештерүгә хезмәт күрсәтү базасы керә. 9 нефть чыганагын — Шегурча, Ямаш, Сиренькино, Архангельск, Төги, Берёзовка, Ерсубайкино, Красная Горка, Екатериновка чыганакларын эшкәртә. 2012 елга борауланган фонд 2748 скважина тәшкил итә, шуларның 2048 е файдаланыла. Эшкәртүдәге төп объектлар — Тула, Бобрики горизонтларының, девон утырмаларының терриген коллекторлары, шулай ук Турне катламының һәм Верея-башкорт утырмаларының карбонатлы коллекторлары.

Нефть чыгаруның максималь күрсәткеченә 1988 елда ирешелә (2,1 млн т). 2012 елның 1 нче гыйнварына барлыгы 53 млн т нефть чыгарыла. Нефть бирүчәнлекне арттыру өчен катламнарга басым ясауның чыгарылучы продукциянең сулылыгын 42 % күләмендә саклау мөмкинлеге биргән прогрессив алымнары — аз җитештерүчән, энергия саклаулы насос агрегатлары ярдәмендә адреслы һәм циклик рәвештә су кудыру кулланыла; ялгаулы полимер системалар файдаланыла; башта нефть промыселларның үзләрендә үк әзерләнә; нефть әзерләүнең резервуарлы технологиясе гамәлгә кертелә һ.б. НГДУ каршында шифаханә-профилакторий, спорт-сәламәтләндерү, тау чаңгысы комплекслары, ял базасы һ.б. эшли.

«Ямашнефть» промыселлары җирлегендә мөстәкыйль «Нурлатнефть» (1979), «Зәйнефть» (1989) НГДУлары оештырыла.

«Ямашнефть»нең күп кенә хезмәткәрләре хөкүмәт бүләкләренә лаек була: 1 кеше — ТР Дәүләт бүлеге лауреаты, 27 кешегә — ТРның атказанган нефтьчесе, 5 кешегә — РФ, ТРның атказанган геологы, 2 кешегә — РФнең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре, 6 кешегә — РФ, ТРның атказанган транспорт хезмәткәре, 4 кешегә — РФ, ТРның атказанган энергетигы, 5 кешегә — РФ, ТРның атказанган төзүчесе, 1 кешегә — ТРның атказанган икътисадчысы, 2 кешегә — РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, 1 кешегә — ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемнәр бирелә; 2 кеше — Хезмәт Кызыл Байрагы, 4 кеше — Халыклар дуслыгы, 6 кеше — «Почёт билгесе», 1 кеше — 2 нче дәрәҗә Хезмәт даны, 7 кеше — 3 нче дәрәҗә Хезмәт Даны орденнары белән бүләкләнә, 1 кеше «Россия меценаты» исеменә лаек була.

НГДУ җитәкчеләре: Р.М.Шагалиев (1969–1973), А.В.Мордвинцев (1973–1984), И.Н.Чернышев (1984–1985), В.В.Смыков (1985–2020), И.А.Садриев (2021 елдан).

Архангельск ятмасында нефть туплау станциясе