- РУС
- ТАТ
1918–1920 елларда РКП(б)ның Казан губерна комитеты составындагы чит ил коммунистлары төркемнәре берләшмәсе
Югослав, венгр, немец, поляк һәм төрек коммунистларыннан (элеккеге хәрби әсирләрдән) тора. Төркем белән Арнольд Гофман, Шандор Апати, Георг Гандшу һ.б. җитәкчелек итә.
Чит ил хәрби әсирләре арасында советлар хакимиятен якларга өндәп, агитация эшләре алып бара, ике интернациональ рота оештыра, Республиканың запас армиясендәге чит ил солдатлары һәм коммунистлары арасында сәяси эш җәелдерә. Интернационалистлар Интернациональ батальон, 1 нче, 2 нче Казан совет полклары, Гинцбург исемендәге берләштерелгән Казан полкы һ.б. составында сугышалар. РКП(б)ның Казан губерна комитеты каршында венгр, немец, поляк һәм югослав секцияләре эшли. 500 коммунисты булган венгр секциясе иң активлардан санала.
Германия һәм Австро-Венгриядәге 1918 елның ноябрендәге революциядән соң шөгъбә Казанда эшче һәм солдат депутатларының Австро-Венгрия советын оештыру өчен махсус комиссия төзи. Шөгъбә әгъзалары Коминтерн конгрессы эшендә катнашалар. Чит ил секцияләре тырышлыгы белән Казанда К.Либкнехт исемендәге интернациональ клуб ачыла; венгр телендә «Уй элоре» («Кабат алга»), немец һәм венгр телләрендә «Коммунист» газеталары нәшер ителә.
Шөгъбә 1920 елда таратыла.
Субаев Н.А. Иностранные секции Казанского губкома РКП(б) в 1920-м году // Вопросы истории Татарии. К., 1962;
шул ук. Иностранные интернационалисты в Татарии (1918–1920 гг.) // Интернационалисты в боях за власть Советов. М., 1965.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.