Эчтәлек

Терлекчелек шулай ук халыкның, авыл хуҗалының һәм сәнәгатьнең җигүле көчкә (ат, мул, ишәк, як, дөя, болан һәм башкалар) булган ихтыяҗын да канәгатьләндерә.

Татарстанда терлекчелек мөгезле эре терлек (сөт, сөт-ит, ит юнәлеше) асрау, дуңгыз асраучылык, сарык асраучылык, кәҗә асраучылык, ат асраучылык, кошчылык, балыкчылык, умартачылык, куян асраучылык, җәнлекчелек тармакларын үз эченә ала.

1916 елга Казан губернасында авыл хуҗалыгы терлекләреннән: атлар — 485,8 мең, мөгезле эре терлек — 609 мең, дуңгызлар — 373,2 мең, сарыклар һәм кәҗәләр 2418,9 мең баш исәпләнә. Бер крәстиян хуҗалыгына уртача 1,1 баш ат, 1,6 баш мөгезле эре терлек, 6,2 баш вак терлек туры килә.

1913–1914 елларда хуҗалыкларның үз терлек азыгы белән тәэмин ителеш ихтыяҗы 26% ында — яртысыннан кимрәк, 40% ында яртысыннан аз гына күбрәк өлешен тәшкил итә.

1913 елда Казан губернасында 74 ветеринар табибе һәм 86 ветеринар фельдшеры исәпләнә. Терлек азыгы җитешмәү, ветеринар күзәтүе булмау, авыруларны кисәтү һәм үтә куркыныч йогышлы авыруларга каршы көрәш алып барылмау сәбәпле, терлекләрнең 13–25% ы төрле авыруларга дучар була. Түләмә, чума, котыру һәм атларда маңка авыруы аеруча еш очрый. Мал һәм кош-корт үләте ел саен меңнәр белән исәпләнә.

Күмәкләшү елларында колхозларда яңа терлекчелек фермалары төзелә. 1931 елда 7,8 мең башка исәпләнгән 93 товарлыклы-сөтчелек фермасы, 3 мең башка исәпләнгән 55 дуңгызчылык фермасы сафка баса. 1932 елга товарлыклы-сөтчелек фермалары 704 кә (баш саны — 64 меңгә), дуңгызчылык фермалары 329 га (баш саны — 24,4 меңгә) җитә. 1935 елда колхозларда 1052 товарлыклы-сөтчелек (терлекләр саны — 78,9 мең баш), 767 дуңгыз (63,4 мең баш), 904 сарык (144,9 мең баш) фермасы була. Совхозларда мөгезле эре терлек саны — 25,5 мең, дуңгызлар — 34,3 мең, сарыклар 19,5 мең башка җитә. Хуҗалыклар терлек торакларына кискен кытлык кичерә, дәүләтнең бу төр төзелешкә акча бүлү мөмкинлеге булмый. Шулай да терлекләрнең нәселен сыйфат ягыннан яхшырту өчен күп төрле чаралар күрелә.

1920–1930 елларда нәселле терлек совхозлары һәм фермалары, дәүләт нәселле терлек үрчетү хуҗалыклары барлыкка килә. 1932 елга мөгезле эре терлек, дуңгыз, сарык, ат асраучылык һәм кошчылык тармакларында төп максатлары аерым токымнарны камилләштерү һәм үрчетү булган 42 совхоз исәпләнә. Иң сыйфатлы терлекләр дәүләт нәсел китабына теркәлә. 1935 елда мөгезле эре терлекләрнең — 6, дуңгызларның — 9,2, сарыкларның 7% ы чиста токымлы була.

Сугыштан соң иҗтимагый секторда терлекләр саны кызу темплар белән арта. 1950 елда барлык категорияләргә караган хуҗалыкларда 714,8 мең баш мөгезле эре терлек (шул исәптән 331,7 мең баш сыер), 239,6 мең баш дуңгыз, 1 млн. 304,4 мең баш сарык һәм кәҗә исәпләнә.

1960–1970 елларда терлекчелектә үсеш югары темплар белән бара: 1966–1970 елларда (1960–1965 гг. белән чагыштырганда) еллык уртача җитештерү ит буенча — 37, сөт буенча — 40, йомырка буенча — 54, йон буенча 8% ка арта. Терлекчелектә җитештерү һәм продукция әзерләп чыгару күләме үсүгә терлекләрнең продуктлылыгын күтәрү һәм баш санын арттыру аркылы ирешелә.

1960–1980 елларда нәсел үрчетү эшен камилләштерү һәм көтүне яңарту юнәлешендә чаралар күрелә: 1 республика һәм 10 районара нәсел үрчетү берләшмәсе оештырыла. 120 нәсел үрчетү фермасы һәм хуҗалыгы булдырыла, селекция-нәсел үрчетү эше яхшыртыла. 1969 елда барлык категория хуҗалыклардагы (шәхси хуҗалыклардан кала) барлык терлекне токымлы терлекләр тәшкил итә (1954 елда токымлы терлекләр 76% була).

2014 елда барлык сыерларның 37,3% ы — Татарстан, 58% ы — кара-чуар, 4,5% ы — голштин, 0,1% ы — симменталь токымлы була.

Бонитировкаланган дуңгызларның чагыштырма өлеше: эре ак токым — 57,7%, эре ак (чит ил) токым — 42,4%, ландрас токымы — 0,02%.

Сарыклар шулай ук чиста токымлы. Көтүлекнең 37,5% ы — прекос, 13,6% ы — эдильбай, 20,6% ы — романов, 10,4% ы — Татарстан токымлы сарыклардан тора. Бер баш сарыктан уртача 3,1 кг йон кыркып алына.

1980 еллар башында республикада терлекчелек буенча иң югары күрсәткечләргә ирешелә: колхозлар, совхозлар, хуҗалыкара предприятиеләрдә 1314 мең баш мөгезле эре терлек (шул исәптән 409 мең баш сыер), 1 млн. баштан артык дуңгыз, 839 мең баш сарык, 82 мең баш ат, 86 мең баш куян, 6 миллионнан артык төрле кош-корт исәпләнә. 194 мең тонн ит (терлек һәм кошларның тереләй авырлыгы белән), 932 мең тонн сөт, 515 млн. данә йомырка, 2 мең тонн йон җитештерелә һәм сатыла. 1 сыердан савылган сөт 2364 кг, 1 сарыктан кыркылган йон 2,7 кг тәшкил итә, 1 йомырка тавыгына 218 данә йомырка туры килә. Терлекчелекне индустриаль нигезгә күчерү буенча зур эш алып барыла: 90 эре терлекчелек комплексы һәм механикалаштырылган ферма сафка баса, шул исәптән 11 эре кошчылык фабрикасы, 7 сарык асраучылык һәм 30 дуңгыз симертү комплексы һәм башкалар.

2014 ел башына Татарстан Республикасында барлык категория хуҗалыкларында 1029,9 мең баш мөгезле эре терлек (шул исәптән 379,8 мең баш сыер), 547,9 мең баш дуңгыз, 355,2 мең баш сарык һәм кәҗә, 30,4 мең баш ат, 15414,2 мең кош-корт исәпләнә.

2013 елда тереләй авырлыкта 475,6 мең тонн ит (шул исәптән 84,0 мең тонн — сыер, 87,1 мең тонн — дуңгыз, 10,2 мең тонн — сарык, 134,1 мең т кош ите), 1712,2 мең т сөт, 1073,6 млн. данә йомырка, 1071 тонн йон җитештерелә.

2013 елда хуҗалык итүнең төрле формаларына караган коллектив предприятиеләрдә (шәхси хуҗалыклардан башка) 1 сыердан савылган сөт — 4512 кг, 100 сыердан алынган бозаулар — 81%, ясалма орлыкландыру дәрәҗәсе — 75%, мөгезле эре терлекләрнең тәүлеклек артымы — 464 г, дуңгызларның тәүлеклек артымы 194 г тәшкил итә.

1990 елларның икенче яртысында Татарстан Республикасының терлекчелек буенча курсәткечләре төшә, ләкин үзгәртеп кору вакыйгалары белән тудырылган авырлыкларны кичерә.

Әдәбият

Григорьев Н.В. Животноводство Татарии: опыт, проблемы, перспективы. Казань, 1976;

Палкин Г.А., Герасимов И.С., Чернышёв Н.Р. Достижения науки — в практику животноводства. Казань, 1982;

Итоги селекционно-племенной работы хозяйств Республики Татарстан за 2001 год (итоги бонитировки). Казань, 2002.

Автор – Ә.Х.Фазылҗанов