Минзәлә, Актаныш, Мөслим һәм Тукай районнары территориясендә урманнарны файдалану, саклау, ышыклау һәм яңадан утырту өлкәсендә идарә эшләрен алып бара.

1935 елда Минзәлә урман хуҗалыгы буларак оештырыла. 1945 елда, шулай ук 1935 елда оештырылган Мөслим урман хуҗалыгы белән берләшә. 2007 елдан — Минзәлә урманчалыгы.

Урманчылыкның гомуми мәйданы 70941 га.

6 урманчылык: Юртау (9463 га), Минзәлә (13507 га), Актаныш (16278 га), Калинин (9975 га), Мөслим (9691 га), Усы (12027 га) участогыннан тора.

Урман белән капланган мәйдан 62792 га, шул исәптән ылыслы токымнар — 12122 га, каты яфраклылар — 8832 га, йомшак яфраклылар — 38098 га, куаклыклар 2053 га тәшкил итә. Яшь урманнар — 26%, урта яшьтәгеләр — 28%, өлгереп килүчеләре — 18%, өлгергәннәре — 28% урман мәйданын били. Урман культураларын җитештерү үрнәге буларак, Минзәлә урманчалыгының югары җитештерүчәнлеккә ия нарат утыртмалары урман культуралары истәлеге булып тора һәм аеруча сакланулы табигать территорияләре (Игим наратлыгы, Наратасты урманы) буларак билгеләнә.

1918–2012 еллар эчендә урманчылыкта нарат утыртмалары 19640 га мәйданда булдырыла. 2012 елда урман торгызу эшләре 138 га мәйданда алып барыла, текә сөзәклекләрдә 47 га мәйданда урман утырту эшләре үткәрелә. Гомуми мәйданы 26,1 га булган 3 урман питомнигында елына 1 млн данәгә кадәр үстерелгән утырту материалы торак пунктларны яшелләндерү һәм төзекләндерү, урман утырту өчен кулланыла.

Урман хуҗалыгын үстерүдә республиканың атказанган урманчылары В.М.Кульков (1961–1977 елларда урман хуҗалыгы директоры), Ә.Г.Гаянов (1961–1971 елларда урман хуҗалыгының баш урманчысы), Ә.В.Гущин (1986– 1998 елларда урман хуҗалыгы директоры), М.Ш.Гыйлаев (1963–2003 елларда Актаныш урманчылыгы урманчысы), М.М.Минһаҗев (2001 елдан урман хуҗалыгы директоры, 2007–2010 елларда бүленеп), Р.И.Гарифуллин (Усы урманчылыгы урманчысы) һ.б. зур өлеш кертәләр.

Автор — М.М.Минһаҗев