XIX йөздә – XX йөз башында Россиянең атаклы сәүдәгәрләр династиясе, эре «Иван Стахеев һәм Ко ширкәте» концернын гамәлгә куючылар. Ил сәнәгатен, сәүдәсен һәм шәһәр төзелешен үстерүгә зур өлеш кертәләр.

Стахеевларның нәсел сыйфаты – юмарт хәйриячелек: монастырьлар, чиркәүләр, мәктәпләр һәм балалар йортлары төзү, шәкертләр тәрбияләү, шәһәрне төзекләндерү белән шөгыльләнәләр.

Риваять буенча Стахеевлар нәселенә нигез салучы кеше чыгышы белән Новгород шәһәреннән була, XVI йөзнең икенче яртысында ныгытылган болгар торулыгы урынында Трехсвятское авылына (хәзер Алабуга шәһәре) нигез сала.

Династияне башлап җибәрүчеләр – Максим Стахеев (1730 – якынча 1795) һәм аның улы Кирилл (1760–1834), крәстияннәрдән.

Нәсел вәкилләре

Стахеевларның актив хуҗалык эшчәнлеге Иван Кириллович (1782–1836), аның уллары һәм оныклары исеме белән бәйле.

1) Иван Иванович (1805–1885) – I гильдия сәүдәгәр, нәселдән килгән мактаулы граждан. Җирле сәүдә белән шөгыльләнүче гади вак сәүдәгәрдән эшчәнлеге Вятка губернасы чикләреннән еракларга таралган миллионер-эшмәкәргә кадәр юл уза. Бөтен Себер буенча диярлек һәм Кытайда мануфактура товарлары, шикәр, икмәк белән сәүдә итә.

2) Дмитрий Иванович (1818 – 6.1.1888) – I гильдия сәүдәгәр, нәселдән килгән мактаулы граждан, Стахеевлар династиясе тарихында икенче сәүдәгәр-миллионер була. Гомере азагында аның капиталы 16 млн сум тәшкил итә. Күмәртәләп икмәк, мануфактура һәм бакалея товарлары, чәй-шикәр сату белән шөгыльләнә.

3) Иван Григорьевич (1837–1907) – I нче гильдия сәүдәгәр, нәселдән килгән мактаулы граждан, коммерция советнигы. Оештыру вакытында сәүдә капиталы 5 млн сумга җиткән «Иван Григорьевич Стахеев» сәүдә йорты хуҗасы (1904). Төп эшчәнлеге Россиянең 23 шәһәрендә, шулай ук Финляндиядә алып барылган икмәк белән сәүдә итүдән гыйбарәт була (Бөре, Түбән Новгород, Рыбинск, Санкт-Петербург, Чиләбе һәм башкалар).

Фирманың сату өчен шактый зур күләмдә бөртекле ашлык җитештерүче 11 утары, шулай ук Иделдән алып Себергә кадәрге арада 26 ашлык сатып алу пункты була. Бөртекне эшкәртү, башлыча, 10 он тарту тегермәне, 3 аракы заводы эшләгән Вятка һәм Уфа губерналары территориясендә туплана.

Сәүдә йортының пароходчылыгында 7 буксир, 37 икмәк баржасы исәпләнә. Моннан тыш фирма үзенең нефть ташу флоты белән дә җитәкчелек итә. Сәүдә эшендә әһәмияте буенча нефть икмәктән кала икенче урынны били. 1913 елда «Иван Григорьевич Стахеев» фирмасынының нефть складлары резервуарлары сыйдырышлыгы 3245 мең пот тәшкил итә.

4) Василий Григорьевич (1842–1896) – I гильдия сәүдәгәр, нәселдән килгән мактаулы граждан, «В.Г.Стахеев варислары» сәүдә йортына нигез салучы һәм хуҗасы. Икмәк, мануфактура һәм башка товарлар белән сәүдә итә.

1870 елларда Кама буендагы Дербешка авылы янында 100 гә якын пароход кышлый һәм ремонтлана торган суднолар төзәтү остаханәләренә һәм затонга ия була. Сәүдә йорты зур флот тота (1890 елларда – 4 пароходы һәм 40 лап зур көймәсе була).

5) Иван Иванович (1869 –?) – династиянең иң күрнекле һәм талантлы вәкилләреннән берсе. 1913 елда П.П.Батолин белән берлектә Кама-Себер нефть сәнәгате акционер җәмгыятен оештыра. Пай кертү нигезендә икмәк сату белән шөгыльләнүче «Иван Стахеев һәм Ко» ширкәтенә (1912) милектәш (П.П.Батолин белән берлектә) була (1913 тә ширкәт капиталы 3 млн сум тәшкил итә).

1916 елда А.И.Путилов һәм П.П.Батолин белән берлектә Россиядә иң эре монополистик берләшмә – Стахеев концернын төзи (1917 елда төп оешманың балансы 300 млн сумга, гомуми әйләнеш суммасы 1 млрд сумга якын).

6) Федор Васильевич (1870–1945) – инженер-механик, Россиянең Дәүләт советы әгъзасы. Стахеевлар сәүдә йорты предприятиеләре өчен биналар проектлый һәм төзи. 1902 елда Алабугада электр станциясе кора, нәтиҗәдә, Алабуга Россиянең шәһәр урамнары электр уты белән яктыртылучы беренче 10 шәһәре исәбенә керә; 1901 елда пар белән эшләүче суүткәргеч төзелә. 1920 елларда Америкага китә.

7) Глафира Федоровна (1847–1927) – нәселдән килгән мактаулы граждан, Василий Григорьевичның хатыны. Епархия кыз балалар училищесе бинасы төзелешенә 400 мең сум акча иганә кыла, аны 1917 елга кадәр үз хисабына тота (хәзер Алабуга педагогия университетының уку корпусы). Октябрь революциясеннән соң калган гомерен Алабугадагы Казан Богородица хатын-кызлар монастыренда үткәрә.

1917–1919 елларда Стахеевларның сәүдә һәм сәнәгать предприятиеләре дәүләт милкенә күчерелә. Стахеевлар династиясе вәкилләре хәзерге вакытта Россия, Англия, Австралия, Франция, Швейцария, Сингапур һәм башка илләрдә яшиләр.

Стахеевларның хәйрия эшчәнлекләре масштабы турында документлар буенча фикер йөртергә мөмкин; мәсьәлән, 1892 елда хәйриячелек максатында тотылган капиталның процент акчасы гына да 986 400 сум тәшкил итә. Гомумән, «Хәйрияче гражданнар Д.И. һәм И.И.Стахеевлар комитеты» 1876 елдан 1917 елга кадәр хәйриячелек эшләренә уннарча млн сум акча сарыф итә, моның өчен династия вәкилләренең күпчелеге Россия империясенең орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә.

Шулай ук кара: Д.И.Стахеев.

Стахеевлар. 2009

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе

Әдәбият

Валеев Н.М. Роль купеческой династии Стахеевых в судьбах России // Научный Татарстан. 2004. № 12.

Валеев Н.М., Валеева Н.Г. Елабуга-Харбин-Сидней. Казань, 2007.

Автор – Н.М.Вәлиев