Чаллы картон-кәгазь комбинаты

Комбинатның гомуми күренеше

Эшләүчеләр саны — 1780 кеше (2017).

Тарихы

1981 елда картон-кәгазь комбинаты буларак нигезләнә. Дәүләт ярдәменнән башка, банк кредиты хисабына төзелә. 1987 елдан дәүләт предприятиесе — Брежнев картон-кәгазь комбинаты, 1993 елдан «Чаллы картон-кәгазь комбинаты» коллектив предприятиесе, 1998 елдан хәзерге исемдә.

Производствосы

Предприятие төп һәм ярдәмче производстволардан тора. Төп производствода — картон, гофротартма, кәгазь фабрикалары; ярдәмче производствога хәзерләү-склад, электроремонт, ремонт-механика, ремонт-төзелеш цехлары, автотранспорт һәм склад хуҗалыклары, чистарту корылмалары, җылы-газ-су тәэминаты хезмәте, техник контроль бүлеге һәм үзәк җитештерү лабораториясе керә.

Комбинат Австрия (Voith), Германия (KBA Planeta, BHS, Tunkers), Франция (Sodem, Martin), Швеция (GL&V, Metso), Швейцария (Bobst, Roda), Япония (Sumitomo) фирмаларында, шулай ук илдә җитештерелгән («Иж-буммаш» ҖБ, «Петрозаводскбуммаш» ҖБ) җиһазлар белән коралландырылган. Предприятиедә аның икътисади тотрыклылыгын һәм продукциянең көндәшлеккә сәләтен үстерүгә юнәлтелгән яңа техника һәм технологияләр гамәлгә кертелә.

Табыштан җитештерүгә күчерелгән инвестицияләр елга 300–400 млн сум тәшкил итә, шуның 60 % ы предприятиене яңартып техник коралландыруга җибәрелә.

Продукциясе

Төп продукция: киң тип һәм зурлык диапозонында төрле конструктив катлаулыктагы флексографик басмалы гофротартма, гофрокартон куллану каплары (шул исәптән микрогофрокартоннан тулы төсле басмалы каплар), хром-эрзац картоннан төрле формадагы, тулы төсле югары сыйфатлы офсет басмалы һәм лаклы каплар, этикеткалар, бәдрәф кәгазе, кәгазь сөлгеләр.

Продукция ISO 9000 сыйфат системасы буенча сертификацияләнгән. Россиянең барлык төбәкләренә диярлек, якын чит илләргә җибәрелә.

Комбинат Россиядә җитештерелгән картон тартмаларның 7,6 % ын, бәдрәф кәгазенең 11 % ын эшләп чыгара. 2016 елда 9368,4 млн сумлык продукция җитештерелә. Чимал сыйфатында комбинат башлыча макулатура файдалана, шул рәвешчә елга 20 мең га урманны саклап калуга ирешелә. Целлюлоза Соломбал целлюлоза-кәгазь комбинатыннан (Архангельск шәһәре), Братск һәм Усть-Илим урман сәнәгате комплексларыннан һ.б. дан китерелә. Сәнәгатьтә файдаланылган һәм җир өстендә җыела торган суларны чистарту корылмалары, кабат файдаланулы һәм шартлы-чиста сулар белән әйләнешле тәэмин итү системасы, автоюгыч файдалануга кертелә. Технологик линияләр тузан-газ тотучы җайланмалар белән җиһазландырыла. Предприятие тарафыннан 125,6 мең м2 мәйданда торак фонды, балалар бакчалары, шифаханә-профилакторий, балалар мәдәният сарае, физкультура-сәламәтләндерү үзәге, социаль-мәдәни максатлардагы башка объектлар төзелә.

Бүләкләре

1995 елдан продукциясенең югары сыйфаты һәм дизайны өчен комбинат халыкара күргәзмәләрдә 15 медаль һәм 60 дипломга, Россия төбәк күргәзмәләрендә 10 медальгә һәм 50 дипломга лаек була.

Бөтенроссия конкурсларында предприятие «Аеруча югары финанс нәтиҗәлелеге өчен» (1999, 2000), «Социаль эшне оештыруда казанышлары өчен» (2002) дипломнары, шул ук номинациядә РФ Хөкүмәте грамотасы (2001), республика конкурсында «Эколидер» дипломы (2014) һ.б. белән бүләкләнә.

Предприятие хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре, шул исәптән 6 кешегә — халык хуҗалыгының төрле тармаклары атказанган хезмәткәрләре исемнәре, 1 кешегә — Почёт ордены, 2 кешегә — 2 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медальләре, 21 кешегә ТР Мактау грамотасы бирелә.

Предприятие җитәкчеләре

С.П.Титов (1981–2011), В.И.Бестолоков (2011–2015), А.Г.Фомичёв (2015 елдан).

Әдәбият          

Дронова Т., Дронов П. Набережночелнинский картонно-бумажный комбинат: Право быть хозяином. К., 2001.

Автор — М.Җ.Гаитов