Эчтәлек

Казанда XVI йөзнең 2 нче яртысыннан мәгълүм. Башта кәсеп белән берничә рус «сабынчы»-һөнәрчесе шөгыльләнә (1646 елда — 4 кеше).

Яллы хезмәт файдаланылган сабын кайнату предприятиеләре сәүдәгәрләр тарафыннан XVIII йөздә, бигрәк тә аның 2 нче яртысыннан актив рәвештә ачыла башлый. 1799 елда алар өчен Иске Татар бистәсе белән Яңа Татар бистәсе арасында махсус урын бүлеп бирелә (соңрак ул Сабынчы урамы дип атала). 1812 елда 3–7 кайнату казаны булган 23 сабын кайнату предприятиесендә (иң эреләренең хуҗалары — Адамовлар, Апанаевлар, П.Евреинов, Замановлар, Китаевлар, А.И.Квасников, А.И. һәм П.И.Котеловлар, Хәлфиннәр, Я. һәм Ю.Шатуновлар, Юнысовлар) 40 оста һәм 183 эшче эшли.

Сабын ясау махсус белем һәм күнекмәләр булуны таләп иткән, шуңа күрә, губерна сәнәгатенең башка тармакларына караганда, сабын җитештерүдә хезмәт хакы югарырак булган (эшчеләрнеке елга 80–150, осталарныкы 200–400 сум). Елга 1,2 млн сумлык төрле сортлы (хуш исле, майлы, йомырка сабыны һ.б.) 100–160 мең пот сабын җитештерелә. Кайбер предприятиеләр шулай ук терлек маеннан шәмнәр эшләп чыгаралар. Сабынны үсемлек көле, известь һәм аш тозы кушып мөгезле вак терлек маеннан кайнатканнар. Соңрак поташ (углекислый калий) кулланыла башлый.

Терлек мае Оренбург һәм Уфа губерналарыннан, Казакъстаннан кертелә. Чимал шулай ук терлек мае эретү һәм селте-поташ кәсепчелеге белән шөгыльләнгән заводлардан һәм артельләрдән дә китерелә. Продукция Санкт-Петербургта, Мәскәүдә, Мәкәрҗә (Түбән Новгород), Ростов, Эрбет ярминкәләрендә сатыла.

Казан сабыны илдә иң яхшы сабын булып саналган. Россия эшләнмәләренең 2 нче Ачык күргәзмәсендә (Мәскәү, 1839) Ә.И.Заманов белән Г.М.Юнысов хуш исле һәм гади сабын өчен көмеш медаль алалар һәм рәсми мактауга лаек булалар.

Майлар химиясе үсеше һәм стеарин алыну (француз химигы М.Э.Шеврёль хезмәтләре, 1813–1823), шулай ук соданы күпләп җитештерү ысулы уйлап табылу (француз химигы Н.Леблан, 1820) эре сәнәгый күләмдә сабын җитештерү булдыруга мөмкинлек тудыра. Казанның вак сабын кайнату предприятиеләре Россиянең үзәк өлкәләрендә төзелгән фабрикалар һәм заводлар белән көндәшлек итүгә сәләтле булмыйлар. Бәя төшерергә омтылып, алар продукциянең сыйфатын түбәнәйтәләр, тора-бара таркалу хәленә килеп ябылалар: 1854 елда 15 предприятие исәпләнә, 1888 елда шуларның 6 сы гына (24 эшче) кала.

Җирле сабын җитештерү 1855 елда яңа этәргеч ала, шул елда А.К., В.К. һәм И.К.Крестовниковлар тарафыннан Шәм-стеарин, сабын кайнату, глицерин җитештерү химия заводына нигез салына, анда химиядәге алдынгы казанышлар һәм җитештерүне оештыру ысуллары файдаланыла. 1861 елда төрле сортлы сабын җитештерү 2 мең т, даими эшләүчеләр саны 355 кеше тәшкил итә. Шул ук елда завод продукциясе Мәскәүдә һәм Лондонда узган күргәзмәләрдә бүләкләргә лаек була. 1860–1870 еллардагы реконструкция барышында завод киңәйтелә һәм механикалаштырыла (терлек маеннан стеарин һәм сабын, стеариннан шәм ясауның барлык стадияләре кушыла), ул шулай ук үз ихтыяҗлары өчен өстәмә продуктлар (күкерт кислотасы, известь һ.б.), савытлар (әрҗәләр, мичкәләр) эшләп чыгара. 1888 елда эшчеләр саны — 900, 1894 елда — 1050, 1914 елда 2200 кешегә җитә. 1894 елда 3 млн 783 мең сумлык 648 мең пот сабын, шәм, алеин һәм глицерин җитештерелә. Завод хисабына илдә җитештерелгән сабын һәм шәмнәрнең 10% тан артык өлеше туры килә.

Барлык вак предприятиеләр национализацияләнгәннән (1919–1920) һәм ябылганнан соң, сабын җитештерү тулысынча М.Вахитов исемендәге 1 нче сабын кайнату, шәм һәм химия заводында җәелдерелә.

Хәзерге сабын кайнату предприятиеләре төрле типтагы һәм сорттагы кер сабыны, исле һәм техник сабыннар; каты, йомшак, сыек, порошок хәлендәге сабыннар эшләп чыгара. Майлы чимал буларак терлек һәм үсемлек майлары, шулай ук майны алмаштыргыч матдәләр — синтетик майлы кислоталар, канифоль, нафтен кислоталары, талл мае кулланыла. Синтетик юу чаралары күбәю һәм чимал буларак терлек маена кытлык арту шартларында кер сабынын җитештерү кими бара. Көнкүрештә шәхси гигиена чарасы буларак һәм сәнәгатьнең төрле тармакларында (бигрәк тә текстиль сәнәгатендә) сабын киң кулланыла. Ул чылаткыч матдә, эмульгатор, коллоид-дисперс системаларны тотрыклыландыручы буларак; металл эшкәртү станокларын майлау-суыту сыеклыклары составында; файдалы казылмаларны флотация белән баетканда; полимерларны эмульсия ысулы белән синтезлаганда, лак-буяу продукциясе җитештергәндә файдаланыла; куерткыч матдә сыйфатында пластик майлар һәм кибүне тизләтү чарасы буларак майлы лаклар, олифа һ.б. составына керә.

2013 елда ТРда 8,3 мең т исле сабын, 0,4 мең т кер сабыны җитештерелә.

Әдәбият  

Ключевич А.С. Из истории материальной культуры и народного хозяйства России: Моющие средства, переработка жиров с древнейших времён до 1917 г. К., 1971.

Автор — С.Г.Белов