Эчтәлек

ТРның урман эшкәртү комплексы составында милекнең төрле формаларындагы 1000 нән артык (шул исәптән 30 лап эре һәм уртача зурлыктагы) предприятие. Эшләүчеләр саны — 11,5 меңнән артык кеше (республикада сәнәгый җитештерүдә мәшгуль халыкның 3,3% ы чамасы). ТРда җитештерелгән барлык сәнәгать продукциясенең 2% ы (2004), шул исәптән эшкә яраклы агач, такта материаллары, ябыштырылган фанера, катыргы, кәгазь, йорт җиһазлары, төзелеш детальләре, әрҗәләр, көнкүреш кирәк-яраклары (барлыгы 40,2 млрд сумлык) җитештерелә; агач эшкәртүгә продукциянең 35% ы, целлюлоза-кәгазь җитештерүгә 65% ы туры килә (2016).

Татарстанның урман эшкәртү комплексы электән үк төбәкнең хуҗалык тормышында бик мөһим роль уйнаган урман-агач эшкәртү кәсепчелеге җирлегендә үсә. XVII йөз ахырыннан Казан янында су көче белән эшләүче «такта яру тегермәннәре» булуы мәгълүм. Соңрак алар суднолар төзү, Санкт-Петербург, Әстерхан верфьләре өчен корабльләр төзелешенә яраклы агач әзерләү һәм аны беренчел эшкәртү (тозлау), мичкәләр ясау һ.б. белән шөгыльләнгән Казан адмиралтействосы карамагына тапшырыла. Корабльләр төзү өчен зур күләмдә агач Мамадыш өязендә әзерләнә; Санкт-Петербургка ул җигүле транспорт белән җибәрелә, Әстерханга Идел елгасы буйлап агызыла.

XVIII йөз ахырына губернада су көче белән эшләүче 80 ләп такта яру предприятиесе исәпләнә. 1789 елда М.М.Рәхимов Уржум өязендә кәгазь җитештерү предприятиесе ача. 1812 елда язу һәм төргәкләү кәгазен 3 фабрика эшләп чыгара (елга 8300 поттан артык). Аларның җиһазлары мичләрдән, чаннардан, казаннардан, су двигательләреннән гыйбарәт була; чимал сыйфатында чүпрәк кулланыла. Агач көлен эшкәртүче 2 завод эшли, алар елга 1200 поттан артык поташ җитештерә (эш барышында кыздыру мичләре, чуен казаннар, агач чаннар файдаланыла). Индустрия тармагы буларак, урман, агач эшкәртү һәм целлюлоза-кәгазь сәнәгате XIX йөз уртасыннан үсеш кичерә. 1845 елда Казанда Е.М.Цыгановның паркет фабрикасы, 1876–1878 елларда Л.С.Розенбергның һәм Г.Ф.Локкеның столяр-паркет, мичкә ясау һәм паркет фабрикалары нигезләнә, аларда 43 тән 133 кә кадәр кеше эшли. Такта яру тегермәннәрен пар көче белән эшләүче такта яру предприятиеләре алыштыра, 1888 елга аларның исәбе — җидегә, аларда эшләүчеләрнең саны 160 кешегә җитә. Беренче такта яру заводлары — бертуган В. һәм А.Персоннар (Казан, 1894), Америка сәнәгатьчесе Э.В.Ропс (Яшел Үзән станциясе, 1899), А.Лебедев, бертуган И. һәм А.Губиннар (Мамадыш өязенең Лубян авылы) һ.б.ның предприятиеләре барлыкка килә, аларның һәркайсында 50 дән 100 гә кадәр кеше хезмәт куя. XIX йөз ахырында Кама елгасында Чистай шәһәре тирәсендә баржада В.К.Багимовның пар көченә көйләнгән йөзмә такта яру заводы эшли. Бу предприятиеләрдә бүрәнә яралар, әрҗәләр, мичкәләр, чөйләр, такталар, пычкы чүбе, паркет, шкафлар, урындыклар, өстәлләр, тәрәзә рамнары, ишекләр җитештерәләр. Бөгелмәле йорт җиһазлары ясау, шырпы, скипидар эшләү актив үсеш кичерә, поташ чыгару кими. Иң эре предприятиеләр заказ буенча Мәскәү һәм Түбән Новгород механика заводларында эшләнгән пар казаннары, машиналар, механизмнар белән җиһазландырыла. 1888 елда губернаның агач эшкәртү предприятиеләрендә 304, 1913 тә 880 кеше эшли. 4,4 меңнән артык кеше агач әзерләү һәм аны беренчел эшкәртү белән шөгыльләнә. 400 мең сумлык продукция җитештерелә.

1918–1920 елларда урман, агач эшкәртү һәм целлюлоза-кәгазь сәнәгате предприятиеләре национализацияләнә, аларның күбесе икътисади кыенлыклар сәбәпле үз эшчәнлекләрен туктата. 1922 елда хуҗалык исәбе нигезендә «Татарстан урман сәнәгате тресты» (Урман тресты) оештырыла. Кыска вакыт эчендә аеруча эре такта яру заводлары торгызыла, Яшел Үзән заводы (элекке Ропс предприятиесе) Бөтенроссия фанера тресты карамагына тапшырыла. Республикада ягулык җитмәү сәбәпле, предприятиеләр башлыча утын әзерләү белән шөгыльләнәләр. Агач материаллары җитештерү күләмнәре (мең куб футларда): 1923 елда — 2042, 1924 елда — 1587, 1925 елда — 2154, 1926 елда — 2190. Урман тресты зыянга эшли, 1928 елда, төзелеш материаллары тресты белән бергә, ул Урмансиликаттрест составына тапшырыла.

1928 елда республикада урман фондын исәпкә алу уздырыла, урман хуҗалыгы оештырыла, урман эшкәртү сәнәгатенең яңа предприятиеләрен төзү, булганнарын реконструкцияләү колач җәя. Сугышка кадәрге бишьеллыкларда барлык процесслар да тулысынча механикалаштырылган, илдәге иң зур 3 нче Идел буе фанера заводы, шулай ук Мәскәү–Казан тимер юлы урман-агач эшкәртү заводы, шпал әзерләү заводы, Аракчино эшчеләр посёлогында такта яру комбинаты, Кайбыч урман-агач эшкәртү заводы һ.б. төзелә. Васильево урман-агач эшкәртү комбинаты реконструкцияләнә, нәтиҗәдә анда җитештерү күләме 3 тапкыр арта. Агач әзерләү һәм эшкәртү белән шулай ук Татлеспромсоюзның кооперация артельләре дә шөгыльләнә (1936 елда 6989 эшче). 2 нче бишьеллык ахырына (1937) эшкә яраклы агач чыгару күләме 0,72 млн м3 ка, утын әзерләү — 1,6 млн м3 ка, такта материаллары җитештерү — 395 мең м3 ка, фанера эшләү 54 мең м3 ка җитә. 1913 ел белән чагыштырганда, 1940 елга тармакның тулай продукция җитештерүе 21 тапкыр арта. Республика илнең фанера эшләү үзәкләренең берсенә әверелә. Бөек Ватан сугышы елларында тармак предприятиеләре фронт ихтыяҗлары өчен эшлиләр: Яшел Үзән фанера заводы Казанның 16 нчы авиация заводын По-2 (У-2) самолётлары корпусларын эшләү өчен фанера белән тәэмин итә, күп кенә предприятиеләр чаңгылар һ.б. эшләп чыгаруга күчәләр. Сугыштан соңгы чорда предприятиеләр реконструкцияләнә, яңа техника белән җиһазландырыла. 1950 елларда агач эшкәртү предприятиеләренең урнашу географиясе үзгәрә. Яңа, нефть чыгарылучы сәнәгый районнарда Урыссу һәм Бөгелмә агач эшкәртү комбинатлары, Бөгелмә, Чистай, Әлмәт, Чаллы йорт җиһазлары фабрикалары һ.б. предприятиеләр төзелә. Казанда, Әлмәттә, Арчада агачтан төзелеш детальләре эшләп чыгаручы заводлар файдалануга тапшырыла. 1960 елларда Васильево урман-агач эшкәртү комбинатында пычкы чүбеннән плитәләр (ДСП) ясау үзләштерелә. Чаллы картон-кәгазь комбинаты сафка баса. 1929–1980 елларда республикада 15 тән артык агач эшкәртү комбинаты, йорт җиһазлары фабрикалары һәм фанера заводлары төзелә.

Татарстан урман запаслары чикле булган төбәкләргә керә, шуңа күрә 1956 елдан агач әзерләү белән урман хуҗалыгы органнары һәм предприятиеләре — урман хуҗалыклары (лесхозлар) шөгыльләнә (ТРда алар — 31). Республикада эшкә яраклы агач әзерләү күләмнәре үсә бара. Агач чималының 70–80% ы җирле предприятиеләр тарафыннан кулланылып, аның калган өлеше Төньяк Кавказга, Украинага, Молдавиягә, Үзәк Кара туфраклы төбәкнең төрле өлкәләренә озатыла. Нәтиҗәдә, 1970 еллар башына Татарстан урман кытлыгы кичерүче төбәккә әверелә. 1988 дә республикага агач кертү 836 мең м3 га, такта материаллары кертү 213 мең м3 га җитә. Агач чималы, башлыча, Коми, Мари, Удмурт республикаларыннан, Киров өлкәсеннән һ.б.дан кертелә. Урманнарның мәйданнары кимү аларның токым составы начараю белән бергә бара, ылыслы агачлар һәм имән урманнары вак яфраклы агач урманнары белән алышына. 2016 елның 1 гыйнварына Татарстанда урман фондының гомуми мәйданы 1236,4 га (территориянең 17,5%ы), агач запасы 1 га га 164 м3, 1 га га еллык үсеш 4,2 мтәшкил итә.

Төп агач эшкәртү предприятиеләре — «Идел буе фанера-йорт җиһазлары комбинаты» ҖЧҖ, «Яшел Үзән фанера заводы» АҖ. Агач эшкәртү комбинатлары Түбән Кама, Чистай, Бөгелмә, Мамадышта, Яшел Үзән районының шәһәр тибындагы Васильево посёлогында, Лениногорск районының шәһәр тибындагы Шөгер посёлогында, Арча районының Яңа Кенәр, Азнакай районының Тымытык авылларында, кечкенә йорт җиһазлары фабрикалары Казан, Чаллы, Әлмәт, Чистай, Тәтеш, Алабуга, Бөгелмә шәһәрләрендә, Балтач районының Карадуган, Теләче районының Теләче, Мамадыш районының Келәүш авылларында, шулай ук Аксубай урман-агач эшкәртү комбинаты, Яшел Үзән шпал заводы һ.б. эшли. Урман хуҗалыклары каршындагы ярдәмче цехлар (2002 елдан — ҖЧҖ) такта материаллары, тәрәзә блоклары, паркет, сувенир продукция, йорт һәм хуҗалык корылмалары буралары җитештерәләр.

Республикада целлюлоза-кәгазь продукциясе һәм катыргы әйберләр чыгаручы әйдәп баручы предприятие — «Чаллы картон-кәгазь комбинаты» халык предприятиесе» АҖ. «Алабуга» аерым икътисади зонасындагы чит илләр катнашындагы предприятиеләр МДФ-плитәләр, идән капламнары, кәгазь гигиена эшләнмәләре җитештерәләр.

Тармак продукциясе (башлыча, фанера һәм кәгазь) РФнең 40 тан артык төбәгенә, якын һәм ерак 18 чит илгә, шул исәптән АКШ, Германия, Италия, Австрия, Испания, Мисыр һ.б. илләргә җибәрелә.

Агач эшкәртүче предприятиеләр калдыксыз технологияләр булдыруга зур игътибар юнәлтәләр. Чималны тирән эшкәртүне тәэмин итүче җитештерү системаларын файдалануга, түбән сыйфатлы җирле агачны эшкәртү технологияләрен куллануга күчү башкарыла.

Тармак предприятиеләре өчен техника һәм технологияләр эшләү белән урман сәнәгатенең Идел-Кама фәнни-тикшеренү институты шөгыльләнә (Казан). Инженер-техник кадрларны Казан аграр университеты, Казан технология университеты һәм Лубян урман хуҗалыгы техникумы әзерли.

Шулай ук кара: Агач әзерләү.

Әдәбият

История Татарии в материалах и документах. М.–Л., 1937; 

Индустриализация ТАССР. 1926–1941 гг.: Док. и материалы. К., 1968; 

Рабочий класс Татарии. К., 1981; 

Промышленность и рабочий класс Татарии (1946–1980): Док. и материалы. К., 1986; 

Республика Татарстан. 1920–2000: Стат. сб. К., 2001.

Авторлар — К.Ф.Фәсхетдинов, С.Г.Белов