Эчтәлек

Шикәрле (конфетлар, карамель, ирис, драже, шоколад һәм какао-порошок, пастила-мармелад эшләнмәләре, хәлвә, Шәрекънең башка төр тәм-том ризыклары) һәм камыр (печенье, крекерлар, галетлар, пряниклар, вафли, пирожныйлар, тортлар, кекслар һ.б.) азык-төлек товарлары җитештерә. Тармакта 3,3 меңләп кеше эшли, җитештерү күләме 44 мең т тәшкил итә (2008).

Казан губернасында кондитер сәнәгате XIX йөзнең 2 нче яртысында барлыкка килә. Беренче эре кондитер фабрикалары Казанда 1868 (хуҗасы — И.С.Одинцов), 1888 (В.Ибраһимов һәм Е.С.Смоленцев), 1892 (Н.П.Пирогов) елларда оештырыла; 1897 елда И.Д.Смирнов кондитер-шоколад заводын нигезли. 1913 елга Казан губернасында 14 предприятие була (шуларның 12 се — Казанда), предприятиеләрдә эшләүчеләр саны 300 ләп кеше тәшкил итә, 1 млн сумлык продукция эшләп чыгарыла. Җитештерү ярымкустарь характерда башкарыла. Утлы пешерү мичләре, кул пресслары, кул туглагычлары булган ачык пешерү казаннары кулланыла. Эшләнмәләр кулдан төрелә.

Совет хакимияте елларында тармак предприятиеләре национализацияләнә. 1924 елда Казанда «Светоч» фабрикасы (соңыннан 2008 елга кадәр — «Заря» кондитер фабрикасы» АҖ), 1943 елда шәһәр азык-төлек комбинаты җирлегендә Чистай кондитер фабрикасы оештырыла. Кондитер эшләнмәләре шулай ук районнардагы 20 азык-төлек комбинатында җитештерелә. Бөек Ватан сугышы елларында предприятиеләр фронт өчен эшлиләр. Шәһәр азык-төлек комбинатлары җирлегендә Әлмәт кондитер фабрикасы (1964) һәм Зәй фабрикасы (1978) төзелә. 1970 еллар башында кондитер сәнәгатендә ресурс саклаучы яңа технологияләр, җитештерүне комплекслы механикалаштыру һәм автоматлаштыру, төяү-бушату һәм күчерү-саклау эшләрен механикалаштыру алымнары эшләнә һәм гамәлгә кертелә. «Птичье молоко», «Чио-Чио-Сан», «Сказки Тукая», «Рудольф Нуриев», «Мой Татарстан» һ.б. исемдәге продукция чыгарыла.

Соңгы елларда кондитер сәнәгате «Казан күмәч-кондитер комбинаты», «Казан икмәк заводы» (№2, 3, 4, 5, 7) АҖләрен, «Бәхетле», «Акульчев» ҖЧҖләрен, «Мета», «Регина» кече предприятиеләрен, «Движение» ФҖБ (Казан), «Джойта», «Булай» ҖЧҖләрен (Чаллы шәһәре), Зәй, Чистай шәһәрләрендәге кондитер фабрикаларын һ.б. колачлый. Кондитер эшләнмәләренең бер өлеше Казанның «Алекс» азык-төлек товарлары заводы, «Чаллы икмәге» АҖ, азык-төлек комбинатлары, җәмәгать туклануы предприятиеләре тарафыннан чыгарыла. Тармак предприятиеләренең зур өлеше җирле әһәмияткә ия һәм продукцияне эчке базар өчен җитештерә, продукциянең 10% чамасы РФнең башка төбәкләренә, БДБ илләренә җибәрелә. Башлыча, җирле чимал (он, шикәр, бал, атланмай, терлек майлары һ.б.) кулланыла, чималның һәм ярымфабрикатларның бераз өлеше РФнең көньяк төбәкләреннән һәм БДБ илләреннән китерелә. Хәзерге вакытта Татарстанда кондитер эшләнмәләрен төп җитештерүчеләр: «Чаллы икмәге» ЯАҖ, «Күмәч-кондитер комбинаты» ААҖ, «Чистай кондитер фабрикасы» ААҖ, икмәк заводлары җирлегендә оештырылган предприятиеләр, шулай ук «Акульчев» ҖЧҖ.

Әдәбият

Фабрично-заводские предприятия Российской империи. П., 1914;

Назипова К.А. Национализация промышленности в Татарии (1917–1921). М., 1976;

Фасхутдинов К.Ф. Индустриальное развитие Республики Татарстан (1920–1990). К., 2002.

Авторлар — Р.З.Мансуров, К.Ф.Фәсхетдинов