Эчтәлек

ТРда кирпеч җитештерүдә эшләүчеләр саны — 5 мең кеше чамасы (2009).

Казан губернасында беренче эре кирпеч заводлары Поповка, Воскресенский (1860, хуҗасы П.А.Смолин), Зур Клыки (1860, 1862, хуҗасы И.Д.Иванов), Әмәт (1899, хуҗасы Л.В.Кекин) авылларында һ.б. җирләрдә барлыкка килә.

XIX йөзгә кадәр Россиядә кирпеч гади һәм күп хезмәт таләп иткән ысул белән җитештерелә. Махсус сайлап алынган яки ком кушылган балчыкны сугаралар, болгаталар һәм озак вакытка әзерләнүдә калдыралар. Агач формаларга салып, тукмак белән тыгызлыйлар, җәйге чорда күләгәдә киптерәләр. Яндыру өчен чи кирпечләрдән корылган, тыштан балчык сыланган кыр мичләре файдаланыла. Мич эчендә махсус каналлар эшләнгән, каналларга ягулык тутырылган, ягулык янгандагы ялкын мичнең чи кирпечләрдән өелгән диварларын тулысынча урап алырга тиеш булган. Яндыру берничә көн дәвам иткән. Кирпеч, башлыча, дини, административ, җәмәгать һәм торак биналарны төзү өчен файдаланылган.

1830 елларда Казан университеты китапханәсен төзегәндә куыш кирпеч эшләнә һәм уңышлы кулланыла. XIX йөз ахырында кирпеч җитештерү технологиясе зур үзгәрешләр кичерә. Балчык эшкәртү машиналары, формага салу өчен тасмалы пресслар, яндыру процессында ягулык кертүне һәм һава бирүне көйләү мөмкинлегенә ия Гофман мичләре һ.б. барлыкка килә.

Совет хакимияте елларында кирпеч заводлары национализацияләнә. Казанда беренче силикат кирпеч заводы 1930 елда төзелә. Алдагы чорда, халык хуҗалыгы үсешенә, сәнәгый һәм гражданнар төзелешләренең күләме шактый артуга бәйле рәвештә, кирпеч җитештерү күп тапкырлар арта.

2011 елда ТРда 25 кирпеч заводы исәпләнә, шуларның 21 е, елга 50 млн данәдән артык кирпеч җитештерүче эре заводларны кертеп («Казан силикат дивар материаллары заводы», «Казан төзелеш материаллары комбинаты», «Камаиндустрия» ҖЧҖ), ел дәвамында эшли.

Тулы эчле (тоташ), куыш, ярыклы кирпечләрне «Арча уртак кирпеч производствосы» («Арское совместное производство кирпича») АҖ эшләп чыгара. 1990 елларда төрле төстәге тышлык кирпече, яхшыртылган җылылык саклау сыйфатларына ия эре бушлыклы-сызыклы кирпечләр җитештерү үзләштерелә («Алексеев керамикасы» ҖЧҖ). Шулай ук торбалар сузганда кулланыла торган лекалолы кирпеч һәм юл япмасы кирпече — урамнарга түшәлә торган клинкер эшләнә («ЖБИ-3» ҖЧҖ). 2009 елда 409,3 млн данә шартлы кирпеч җитештерелә. 1990 елда иң зур күрсәткечкә ирешелә.

Хәзер кирпеч җитештерү механикалаштырылган, күбесенчә автоматлаштырылган, ул керамик массаны гомогенлаштыру һәм аны куәтле вакуум-пресслар ярдәмендә формалау белән шөгыльләнүче балчык әзерләү бүлеген дә үз эченә ала. Чи кирпеч тоннельле мичләрдә яки 950–1020 °C температурада периодик рәвештә эшләүче мичләрдә яндырыла. Чимал буларак бернәрсә дә кушылмаган яки ком, пычкы чүбе, карабодай кибәге һ.б. катнаштырылган балчык һәм балчыклы туфрак файдаланыла. Эшләнмәләрнең технологик һәм файдалану үзенчәлекләрен яхшыртучы өстәмә кушылмалар сыйфатында төрле техноген калдыклар кулланыла. Керамик кирпечтән аермалы буларак, силикат (известьле-комлы) кирпеч автоклавларда катырыла.

Әдәбият

Производство строительной керамики. К., 2003.                                 

Автор — А.М.Сәлахов