Эчтәлек

 1974 елда яшьләре буенча пенсионерларны, инвалидларны һәм йорт хуҗалыгында мәшгуль затларны җитештерү өлкәсенә җәлеп итү, шулай ук халык сәнгате кәсепләре эшләнмәләрен чыгаруны арттыру өчен оештырыла.

Эшләүчеләр саны — 110 кеше (2010). 1990 елга кадәр комбинатның Казанда, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Зеленодольск, Чаллы, Алабуга шәһәрләрендә, Балык Бистәсе, Атабай, Иске Чүпрәле, Питрәч авылларында җитештерү участоклары була. 500 дән артык исемдә тегүчелек, трикотаж, җепкыр эшләнмәләре, агачтан һәм керамикадан сувенирлар җитештерелә.

1986–1987 елларда комбинат составыннан мөстәкыйль предприятиеләр булып Казан сәнгать эшләнмәләре фабрикасы, өйдә эшләүчеләрнең Чаллыдагы һәм Лениногорскидагы предприятиеләре аерылып чыга.

1994 елда Казан өйдә эшләүчеләр комбинаты Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан республика идарәсе милкенә тапшырыла. 1996 елда комбинатка яңа җитештерү бүлмәләре бирелә. 2002 елдан Казан өйдә эшләүчеләр комбинаты Казанда һәм Балык Бистәсендә җитештерү участоклары били, төрле тегүчелек эшләнмәләре, сувенирлар, сәхнә костюмнары, эш, спорт, гигиена киемнәре, түбәтәйләр, дөньяның барлык илләре флагларын һ.б. күп төрле әйберләр эшләп чыгара. 2009 елда 100 дән артык исемдәге 17,4 млн сумлык продукция (2002 елга караганда 2 тапкыр күбрәк) сатыла.

Комбинат Истанбул шәһәрендә узган Россия милли күргәзмәсендә көндәшлеккә сәләтле экспонатлар өчен РФ МКның дипломы (2000), шулай ук үзара файдалы хезмәттәшлек өчен 1 нче Төбәкара сәнәгать продукциясе күргәзмә-ярминкәсе (Мәскәү, 2000), «Татарстан сәнәгате товарлары» (1999, 2000, 2001, 2002, 2003), «Россиянең иң яхшы 100 товары» (2006), «Халыкара киемнәр һәм аксессуарлар салоны» (2010) күмәртәләп сатып алу күргәзмә-ярминкәләре дипломнары белән бүләкләнә.

Комбинат җитәкчеләре: В.М.Чиленсон (1974–1976), К.З.Сигачёва (1977–1984), Н.М.Сычёва (1985–1996), Л.Н.Никулина (1996–2010), В.А.Мөслимова (2010 елдан).

Әдәбият

Гарипова Х. Әниләребез җылы сүзгә сусамасын // Шәһри Казан. 2003. 7 март;

Воробьёв Н.И., Бусыгин Е.П. Художественные промыслы Татарии в прошлом и настоящем. К., 1957.                            

Автор – И.Н.Афанасьев