Эчтәлек

1858 елда «Меркурий» Идел елга пароходчылыгы белән (1849 елда В.В.Скрипицын һәм Н.А.Жеребцов тарафыннан булдырыла) «Кавказ» диңгез пароходчылыгы җәмгыяте кушылу нәтиҗәсендә оештырыла (1857). Максаты — Идел, Ока, Чулман һәм аларның кушылдыкларында пароход элемтәсе оештыру, йөкләр ташу.

«Кавказ вә Меркурий»ның төп ремонт һәм такта яру остаханәләре, механика заводы Казан губернасының Спас Затоны авылында була. Идарәсе Санкт-Петербургта урнаша. Механика заводы судноларны ремонтлау өчен җиһазлар, пар казаннары һ.б.ны җитештерә.

1913 елда заводның күчемсез милке бәясе 128 мең сум чамасы (1917 дә — 137 мең сумнан артык), еллык җитештерүчәнлек — 184 мең сум; эшчеләр саны — 346 кеше (1917 дә — 444 кеше).

1913 тә «Кавказ вә Меркурий» «Көнчыгыш товар складлары җәмгыяте» белән берләшкәч, «КАМВО» («Кавказ, Меркурий, Восточное») фирмасы барлыкка килә.

Спас Затонында товар-пассажир пароходлары: «Минин», «Пожарский», «Александр Невский», «Дмитрий Донской», «Пётр Великий», «Екатерина II» (1869–1870), «Иоанн Грозный» (1880; Америка тибында, йөк күтәрешлеге 40 мең пот, соңыннан — «Великий князь Владимир»), «Фельдмаршал Суворов» (1882, Идел пароходлары арасында беренче булып электр белән яктыртыла), «Владимир Мономах» (1886) һ.б. төзелә.

Беренче бөтендөнья сугышы елларында ремонт остаханәләре сугыш кирәк-яраклары җитештерә.

1918 елның гыйнварында җәмгыять национализацияләнә. Остаханәләр башлыгы итеп элеккеге җитәкче А.Л.Декенз калдырыла.

1920 елда Спас Затонында 93 судно ремонтлана.

1920 нче еллар башында заводка «Красный котельщик» суднолар төзү заводы» исеме бирелә. 1931 елда анда — 150, 1935 елда — 927 кеше эшли.

1935 елдан соң остаханәләр җир­легендә нефть флотының ремонт-экс­плуатация базасы оештырыла.

Бөек Ватан сугышы вакытында завод сугыш кирәк-яраклары чыгара.

1957 елда — «В.В.Куйбышев исемендәге суднолар төзү-суднолар ремонтлау заводы», 1996 елдан «В.В.Куйбышев исемендәге флот ремонт базасы» АҖ исеме бирелә.

Әдәбият

Фабрично-заводские предприятия Россий­ской империи. П., 1914;

Шубин И.А. Волга. М., 1927;

Фурер Л.Н. Проведение национализации Волжско-Камского флота // Уч. зап. Казан. пед. ин-та. 1968. Вып. 62, сб. 3;

Назипова К.А. Национализация промышленности в Татарии (1917–1921). М., 1976;

Рабочий класс Татарии (1861–1980). К., 1981.

Автор К.А.Нәҗипова