Эчтәлек

Россиядә өс-баш киемнәре (мехтан, текстильдән), трикотаж эшләнмәләр, җиңел күлмәкләр җитештерә торган иң эре фирмаларның берсе. 1981, 1986, 1989 елларда нигезләнгән «Золотое руно» фабрикасы, Модельләр йорты һәм «Лик» мода театры җирлегендә 1990 елда оештырыла. 1996 елдан 2005 елга кадәр – АҖ.

Баштарак фирма пальтолар тегү белән шөгыльләнә. Предприятиенең структурасын 6 төп җитештерү цехы, мех эшкәртү фабрикасы, профессиональ «Илдан-Лик» мода театры, Казан һәм Түбән Камадагы кибетләр челтәре, ярдәмче хуҗалык тәшкил итә. Цехларда чит илләрдә танылган «Зингер», «Пфафф», «Файт» фирмаларының җитештерү линияләре урнаштырылган. «Илдан» шәхси заказлар буенча модельле һәм модалы ир-ат һәм хатын-кыз өс-баш киемнәре һәм күлмәкләре тегә, сарык тиреләрен һәм затлы мехларны (кеш, чәшке, шиншилла, каракүл, ак төлке, көмешсыман-кара төлке һ.б.) эшкәртү, мехларны буяу-ману белән шөгыльләнә; мех киемнәрнең, ир-ат һәм хатын-кыз баш киемнәренең яңа үрнәк төрләрен эшли һәм тегә.

2003 елда «Илдан» 9 мең пальто, 4 мең мех һәм кайры тун, 4 мең куртка, 3 меңнән артык баш киеме тегеп сата. Соңгы елларда товар сату һәм хезмәт күрсәтү күләмнәре: 1998 елда – 53,8; 1999 елда – 89,3; 2000 елда – 109; 2001 елда – 113,3; 2002 елда – 121,6 һәм 2003 елда 130 млн сум.

Пальтолар өчен тукымалар – Италия, Германия, Франциядән һәм Россиядәге «Купавна», «Пётр Алексеев ширкәте», «Ивантеевская тонкорунная фабрика» фирмаларыннан, тун өчен эшкәртелгән сарык тиреләре Татарстан һәм Башкортстан авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән, кыйммәтле мехлар ТР һәм РФнең җәнлек совхозларыннан кайтарыла.

1998 елдан күп кенә эшләнмәләр бөтенроссия конкурсларында берничә тапкыр «Россиянең иң яхшы 100 товары» дипломнарына лаек була. «Югары сыйфат. Яңа эра» конкурсында Америка-Россия сәүдә-сәнәгать палатасы предприятиене алтын медаль белән бүләкли (2002). «Илдан» – Татарстанда көн дә кия торган модалы өс киемнәре (pret-a-porte) коллекцияләрен җитештергән бердәнбер предприятие. Өс киемнәре коллекцияләре «Русский силуэт», «Серебряная нить», «Зөбәрҗәт», «Кутюрье года» бөтенроссия һәм халыкара конкурсларында призлы урыннар яулый.

Предприятие директоры – Н.П.Прохоров (1990 елдан).

2005 елдан «Илдан» ның җитештерү базасының төп өлеше 100 дән артык кече һәм уртача күләмдәге эшмәкәрлек предприятиесенә арендага тапшырыла.

Әдәбият

Герасимова А. Слава отечества – это «Ильдан» // Время и деньги. 2000. 26 дек.;

Богачёв Е. Прямая речь. К., 2001.

Автор — М.В.Киреева