Предприятиенең продукциясе

1942 елда Молотов районы сәнәгать комбинаты буларак нигезләнә, 1956 елдан Казан химия заводы, 1961 елдан Казан лак-буяу заводы, 1967 елдан Казан көнкүреш химиясе заводы, 1984 елдан «Казаньбытхим» ҖБ, 1990 елдан «Хитон» ҖБ, 1993 елдан «АҖ», 2015 елда ябыла.

Башта предприятие тегүчелек, итек тегү, слесарьлык остаханәләре һ.б. ны үз эченә ала. 1946 елда буяу, сабын кайнату, күн эшләү цехлары һ.б. оештырыла. Алга таба майлы буяулар, олифа, лак, идән мастикасы, машина мае, аяк киеме кремы, тәрәзә замазкасы, мездра һәм резина җилеме, язу каралары, пыялалар, көзгеләр, фарфор чистарту өчен чаралар, май нигезендә шампуньнар, универсаль «Мальва» юу пастасы һәм полиэтилен банкалар эшләп чыгаруны үзләштереп, 1955 елдан предприятие тулысынча көнкүреш химиясе продукциясе җитештерүгә күчә.

1960 еллар ахырында — 1970 еллар башында яңа җитештерү мәйданчыгы төзелә һәм заводны тамырдан реконструкцияләү, җитештерү процессларын механикалаштыру һәм автоматлаштыру уздырыла. 1976 елда аэрозоль сыешлыкка салынган товарлар (илдә беренче тапкыр) һәм лак-буяу материаллары производстволары файдалануга тапшырыла.

1980 елларда һава сафландыргычлар, тән дезодоранты, шампуньнар, юу чаралары, ПФ эмале һ.б. эшләнә һәм җитештерелә башлый.

2005 елда гофрокартон производствосы сафка баса, Германия, Италия, Швейцариядән кайтарылган югары технологияле автоматлаштырылган җиһазлар нигезендә аэрозоль һәм лак-буяу производстволарын модернизацияләү җәелдерелә. Нәтиҗәдә, ассортимент киңәйтелә, калайдан баллоннар эшләп чыгару күләме арта, төрле максатлардагы заманча лак-буяу материалларын эшләү җайга салына. Предприятиенең сыйфат менеджменты системасының халыкара ИСО 9001–2008 стандартына туры килүе сертификат белән раслана.

«Хитон» составына аэрозоль продукциясе (еллык җитештерү куәте 50 млн. баллон), лак-буяу (15 мең т), синтетик юу чаралары (4,5 мең т), гофропродукция (30 млн. кв. м дан артык) производстволары, пластмассалар цехы һ.б. бүлекләр керә, гомуми эшләүчеләр саны 500 кеше тирәсе (2012). Предприятие ассортименты 100 дән артык исемдәге эшләнмәдән («КРА», «Антис», «Стиль-Классик», «Toilex», «Derbi», «Секунда», «Мальва», «Рулевой» маркалары) гыйбарәт, шул исәптән сулы һәм коры бөркүле һава сафландыргычлар; бөҗәкләргә каршы инсектицидлар һәм репеллентлар; чәч лаклары; торбалар, пыялалар, савыт-саба юу, чистарту өчен чистартучы һәм дезинфекцияләүче, автомобильне карап тоту өчен универсаль чаралар; шампуньнар, юу пастасы; өслекләрне антистатик эшкәртү өчен чаралар; лаклар, буяулар, эмаль, грунтовка; гофросыешлык; җылылык изоляциясе өчен базальт матлар; калайдан сувенир эшләнмәләр.

Чимал белән ТР («Татспиртпром», «Казаноргсинтез», «Барс Синтез», «Түбәнкаманефтехим-Сервис», «Татхимреактив», «Химпласт», «Промполиграф»), Мәскәү һәм Мәскәү яны, Түбән Новгород, Дзержинск һ.б. шәһәрләр компанияләре тәэмин итә.

«Хитон» РФ дә көнкүреш химиясе җитештерүче әйдәп баручы предприятиеләрнең берсе булып тора. Аның вәкиллекләре Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә, Санкт-Петербургта, Краснодар краенда, Хабаровск, Самара, Пермь шәһәрләрендә эшли. Продукция Венгриягә, Польшага, ГДР га җибәрелде, Украинага, Белоруссиягә, Казакъстанга, Үзбәкстанга, Молдавиягә, Кыргызстанга чыгарыла.

«Хитон» төрле елларда «Россиянең иң яхшы 100 товары», «Илнең иң яхшы товары», «Россиянең иң яхшы 10 товары», «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары» конкурслары, «БытХимЭкспо», «ИнтерБытХим» халыкара күргәзмәләре лауреты.

Предприятиенең күп кенә хезмәткәрләре дәүләт бүләкләренә лаек була, шул исәптән 1әр кеше — Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе», 2 нче һәм 3 нче дәрәҗә «Хезмәт Даны» орденнары, 15 кеше медальләр белән бүләкләнә.

Предприятие җитәкчеләре арасында — Ф.Ф.Балахнин (1942—?), Р.А.Каргин (1968—2003), С.П.Щетников (2003—2005), А.А.Хәнәфиев (2005—2007), В.М.Егоров (2007—2012), С.А.Дёмин (2012 елдан).

Автор — С.Г.Белов