ТР һәм РФ химия сәнәгатенең иң элекке предприятиеләренең берсе, нәорганик химия продукциясен эшләп чыгару буенча махсуслаша. Менделеев шәһәрендә урнашкан. Эшләүчеләр саны 1308 кеше (2017).

Тарихы

1868 елда Капитон Яковлевич һәм Петр Капитонович Ушковлар тарафыннан Бондюг химия заводы буларак нигезләнә. 1918 елда национализацияләнә. 1921 елдан — Л.Я.Карпов исеме бирелә. 1967 елда Л.Я.Карпов исемендәге Менделеев химия заводы итеп үзгәртелә. 1988 елдан «Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы» ҖБ. 1994 елдан АҖ.

Предприятиедә Россиядә беренче буларак нәорганик химия продуктларын — күкерт (XX йөз башында илдә җитештерелгән әлеге продукциянең яртысын эшләп чыгара) һәм тоз кислоталарын, хлор, синтетик натрий сульфатын, сода, хлорлы кальций, суперфосфат, пироколлоид һәм төтенсез дары (Д.И.Менделеев технологиясе буенча) җитештерү оештырыла.

Эшне үрнәк тәртиптә кору һәм алдынгы технологияләр куллану нәтиҗәсендә XIX–XX йөзләр чигендә куәтле җитештерү комплексына, Россиядә иң алдынгы нәорганик химия предприятиесенә әверелә. Завод продукциясе күп тапкырлар күргәзмәләргә куела һәм Санкт-Петербургта, Мәскәүдә, Түбән Новгородта, Чикагода, Филадельфиядә, Венада, Парижда (шул исәптән 1878 елгы Бөтендөнья күргәзмәсендә) бүләкләргә лаек була. 1916–1917 елларда тимер һәм бакыр купорасы, сыек хлор, хромлы ачуташ, бакыр һәм техник хлороформ җитештерү җайга салына; глинозём (алюминий оксиды) сульфаты производствосы яңартып җиһазландырыла. 1921–1925 елларда Радий институты (Ленинград) өчен Россиядә беренче тапкыр илдәге чималдан радий тозлары эшләп чыгарыла башлый. Заводның аякка басуына илнең атаклы галимнәре Д.И.Менделеев, Д.Н.Прянишников, В.Г.Хлопин, П.П.Федотьев, К.Г.Дементьев, Б.И.Збарский һ.б. зур өлеш кертәләр.

Бөек Ватан сугышы елларында завод оборона ихтыяҗлары өчен эшли, 20 дән артык яңа төр оборона продукциясе чыгара. 1959–1990 елларда барий окисе гидраты, углекислый һәм барий сульфаты, хлорлы кальций, эретмәләрне чит катнашмалардан арындыру өчен флюслар, техник һәм индикатор силикагеле, фото ачыклагычлар һ.б. реактивлар производстволары файдалануга тапшырыла; әйләнешле су тәэминаты һәм фильтрлау станцияләре, биол. чистарту корылмалары, агып җыелган суларны эшкәртү бүлекләре эшкә кертелә; хлорлы барий цехы яңа технологиягә күчерелә, бу атмосферага зарарлы матдәләр чыгуны күпкә киметергә мөмкинлек бирә.

1990 еллардан җитештерүдә диверсификация гамәлгә ашырыла. Җылылык саклаучы төзелеш материалы күбекле полистирол, парафинлы җиңел углеводородларны судан арындыру катализаторы, утырма тау токымнарыннан вак ташлар, ОПЦ -200 коррозия ингибиторын җитештерү оештырыла. 2005 елдан заводның продукция сыйфаты менеджменты халыкара ISO 9000 стандарты таләпләренә туры килә.

Эшчәнлеге

Барий тозлары җитештерү

Предприятие структурасын 11 төп производство, 8 ярдәмче цех һ.б. подразделениеләр тәшкил итә. Химия заводы 40 тан артык исемдә нәорганик химия продукциясе (1 елга — т) — натрий сульфаты һәм тиосульфаты (тиңдәшле рәвештә 5000 нән һәм 4000 нән артык), хлорлы кальций (5000 тирәсе), магний сульфаты (3000 нән артык), техник силикагель (3000 тирәсе), катализатор (1000 тирәсе), аккумуляторлар өчен барий сульфаты (500 дән артык), магний һәм барий фармакопея сульфатлары (тиңдәшле рәвештә 400 тирәсе һәм 300 дән артык) һ.б. эшләп чыгара.

Чимал белән илнең 30 дан артык предприятиесе, шул исәптән «Түбәнкаманефтехим» АҖ, «Татнефть -АЗС Центр» ҖЧҖ (Әлмәт шәһәре) тәэмин итә.

Продукцияне кулланучылар: РФ нең һәм чит илләрнең (Белоруссия, Казакъстан, Үзбәкстан, Польша) нефть чыгару, газ эшкәртү, төзелеш, азык-төлек, текстиль, күн җитештерү, пыяла, кино-фотография сәнәгатьләре предприятиеләре.

Завод — шәһәр төзүче предприятие, Менделеев шәһәрендә торак, мәгариф, сәламәтлек саклау системаларына караган, социаль-мәдәният, спорт юнәлешендәге объектлар һ.б. төзелешендә төп заказчы.

Барий тозлары җитештерү

Бүләкләре

Предприятие Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1968), «Европаның алтын призы» (Париж, 1996), халыкара күргәзмәләр дипломнары белән бүләкләнә. Күп кенә хезмәткәрләре дәүләт бүләкләренә лаек була: СССР Дәүләт бүләге лауреаты — 1, ТАССР, ТР ның атказанган химигы — 29, РСФСР, РФ нең мактаулы химигы — 19, ТР ның атказанган төзүчесе — 1, ТР ның атказанган икътисадчысы — 1 кеше; 80 кеше — Ленин ордены, 5 кеше — Октябрь Революциясе, 90 кеше — Хезмәт Кызыл Байрагы, 1 кеше — Халыклар дуслыгы, 28 кеше — «Почёт билгесе», 20 кеше — 3 нче дәрәҗә «Хезмәт Даны», 2 кеше — 2 нче дәрәҗә «Хезмәт Даны» орденнары, 3260 тан артык кеше медальләр белән бүләкләнә.

 

Җитәкчеләре

Предприятие җитәкчеләре арасында — П.К.Ушков (1868–1898), И.П.Ушков (1898–1915), Л.Я.Карпов (1915–1918), Е.И.Микитон (1928–1932), И.И.Мардер (1934–1937), В.Ф.Вольнов (1937–1940, 1944–1957), Н.И.Тимкин (1958–1962), И.Г.Лексин (1962–1975), Д.П.Иванов (1975–1983), Х.В.Мостафин (1985–1991), Л.Х.Фәйрушин (1991–1995), В.М.Бусыгин (1995–1999), Л.Г.Гайсин (1999–2003), Д.Р.Шәмсин (2003 елдан).

Әдәбият

Кашин С.Г., Волков Р.В., Ташковский А.Б. Есть на Каме завод: Очерк о революционных и трудовых делах бондюжских рабочих. К., 1965; 

Глухов М.О. О Бондюге и бондюжцах. К., 1994; 

Сабиров А. Менделеевский самоцветеринария К., 1998.

Авторлар — М.Җ.Гаитов, Г.Я.Мәүлетова, СГ.Белов