Эчтәлек

Татарстан сәнәгатенең иң борынгы һәм аеруча мөһим тармакларының берсе. Республиканың химия сәнәгатендә синтетик материалларны һәм алардан эшләнмәләрне органик химик юл белән җитештерү әйдәп баручы юнәлеш булып тора. Нәорганик (төп) химик юл белән кислоталар, селтеләр, тозлар җитештерү, шулай ук нефть продуктлары, лаклар һәм буяулар җитештерү, химия-фармакология, фотохимия, резина-техник, көнкүреш химиясе, минераль ашламалар, шартлаткыч матдәләр эшләп чыгару тармаклары шактый алга киткән.

Татарстан Республикасы химия комплексы предприятиеләре киң ассортиментлы продукция — ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар, бензол, фенол, стирол, этилен, ясалма каучук, төп химия матдәләре, химик җепселләр һәм җепләр, синтетик сумалалар һәм пластик массалар (шул исәптән полиэтилен, полипропилен), пластмасса эшләнмәләр (тәрәзәләр һәм аларның полимер тартмалары, ишекләр һәм аларның полимер тартмалары, башка полимер эшләнмәләр), пыяла-җепселле материаллар, лак-буяу продукциясе, фото материаллары, төп органик синтез продуктлары, техник углерод, шиннар һәм резина эшләнмәләр, органик өслек-актив матдәләр, сабын һәм юу чаралары, парфюмерия һәм косметика чаралары, фармакология продукциясе җитештерә.

Төбәктә химия нигезендә махсус җитештерү дары эшләп чыгарудан башлангыч ала. XVI йөзнең 2 нче яртысында, Казан ханлыгы Рус дәүләте тарафыннан яуланганнан соң, ул эш — Казандагы «яшел утар»да, XVII йөздә — Казан өязенең Кадышево авылындагы заводта (1707 елда ябыла), 1788 елдан Екатерина II указы белән төзелгән, илдәге иң эре предприятиеләрнең берсенә әверелгән Казан дары заводында җайга салына. Дары предприятиеләрен селитра белән тәэмин итү өчен XVII йөз ахырында Казан өязенең Успенское авылында аны җитештерәчәк эре казна заводы нигезләнә (1763 елда анда 360 тан артык кеше эшли).

XVIII йөзнең 2 нче яртысында сабын җитештерү һәм балавыз шәмнәр эшләп чыгару киң тарала. XIX йөз башында Казан губернасының хосусый сабын кайнату предприятиеләрендә илдәге барлык сабынның 45% ы җитештерелә.

Капиталистик мөнәсәбәтләр үсеше нәтиҗәсендә катлаулырак химик продукциягә ихтыяҗ арта. К.Я. һәм П.К.Ушковлар һәм аларның варислары тарафыннан Вятка губернасы Алабуга өязенең Кокшан (1850) һәм Бондюг авылларында төзелгән химия заводлары илдә нәорганик химик матдәләр җитештерүче тулы технологик цикллы иң эре комплекс хасил итәләр. Ул Европада башлап хром кушылмалары җитештерүче үзәкләрнең берсе була, Россиянең эчке базарында хромпикка, күкерт һәм тоз кислоталарына, тимер һәм бакыр купоросына, күкертле ачы чернозёмга, ачуташка, натрий сульфатына, хлорга, содага һ.б.га ихтыяҗны асылда тулысынча тәэмин итә. Аның продукциясенең зур өлеше чит илләргә җибәрелә. 1868 елда Казан губернасындагы утарында И.Лихачев Кама-сода заводын (дөньяда икенче) нигезли, анда сода җитештерүнең аммиаклы ысулы кулланыла (1872 елда отышсыз булуы сәбәпле ябыла).

1855 елда Казанда илдәге иң эре сабын кайнату предприятиесе — бертуган Крестовниковларның шәм-стеарин, сабын кайнату, глицерин җитештерү химия заводы ачылу химия сәнәгате үсешендә зур роль уйный. Күп кенә вак сабын кайнату предприятиеләре һәм уртача зурлыктагы категориягә кергән М.И.Үтәмешев заводы эшли.

XIX йөз ахырында төбәктә беренче нефть эшкәртү сәнәгате предприятиеләре сафка баса. Яктырту газы җитештерүче Башмаков заводы (1874–1895) һәм Бельгиянең «Газ һәм электр» АҖ (1897), аспирин, карбол һәм салицил кислоталары кебек феноллы-салициллы матдәләр һәм препаратлар эшләп чыгаручы предприятиеләр (барысы да — 1916; Казанда), Е.Гордееваның Зөя өязе Печищи авылындагы илдә беренче тапкыр нефть кудыру калдыкларыннан керосин (1915 елдан шулай ук бензол һәм толуол) җитештерүче заводы (1882) нефтьне кудыру һәм каталитик пиролизлау белән шөгыльләнәләр.

XX йөз башына Казан губернасының фән һәм техниканың алдынгы казанышларын, җитештерүне оештыруның заманча алымнарын файдаланган химия предприятиеләре, продукциянең күләме һәм ассортименты буенча Россиядә әйдәүче урын билиләр.

XVIII йөздә–XX йөз башында, эре предприятиеләр белән беррәттән, җирле халык арасында таралган поташ, агач күмере, сумала, дегет, скипидар, олифа һ.б.ны бирүче вак оешмалар һәм урман химиясе кәсепләре зур роль уйный.

1918–1921 елларда җирле химия һәм сабын кайнату заводлары национализацияләнә. Гражданнар сугышы һәм җимереклек елларында тармак зур зыян кичерә; Кокшан, Казан химия заводлары һәм күп кенә башка предприятиеләр таркалу хәленә киләләр һәм яшәүдән туктыйлар, продукция җитештерү берничә тапкыр кими, вак заводлар ябыла, аларның җиһазлары эре предприятиеләргә тапшырыла.

Тизләтелгән индустрияләштерү чорында ТАССРда капитал салулар һәм төзелеш күләмнәре буенча химия сәнәгате машина төзелешеннән соң икенче урынны били. 1930–1940 елларда Казанда бөтенсоюз әһәмиятенә ия предприятиеләр, шул исәптән ясалма каучук эшләп чыгару буенча дөньяда беренчеләрдән булган СК-4 заводы (хәзер Казан ясалма күн заводы), 8 нче кинотасмалар фабрикасы («Тасма»), желатин заводы («Полимерфото»), резина-тезник эшләнмәләр заводы («Кварт») төзелә, химия-фарм. фабрикасы («Татхимфармпрепаратлар») оештырыла. Эшләп килгән Бондюг, В.И.Ленин исемендәге дары, М.Вахитов исемендәге сабын кайнату заводлары тамырдан үзгәртеп корыла. Республика сәнәгатенең гомуми күләмендә химия сәнәгатенең өлеше шактый арта һәм 1944 елга 12,65 тәшкил итә.

1958 елда ил җитәкчелеге ТАССР ны нефть химиясе сәнәгатенең интенсив үсешенең, ясалма һәм синтетик җепселләр, пластик массалар һ.б. синтетик материаллар җитештерүнең төп төбәкләренең берсе буларак тәгаенли. 1950 –1960 елларда сыек углеводородлар (Миңнебай газ эшкәртү заводы), полимер кушылмалар һәм пластмассалар («Казаноргсинтез»), автомобиль шиннары («Түбәнкамашин») җитештерү буенча эре тоннажлы комплекслар төзелеше җәелдерелә. 1980 еллар башында тулы куәтләренә ирешү нәтиҗәсендә алар илдә тармакның иң предприятиеләренә әвереләләр. Шулай ук химия сәнәгатенең яңа юнәлешләре — көнкүреш химиясе («Хитон»), азотлы ашламалар («Менделеевазот»), техник корым («Түбәнкаматехуглерод») эшләп чыгару үзләштерелә. Барлык эшләп торган предприятиеләрдә җитештерүне реконструкцияләү, продукциянең күләмен һәм ассортиментын арттыру фәнни-техник алгарыш казанышлары нигезендә башкарыла. Нәтиҗәдә, 1960–1985 тә төп сәнәгый фондларның гомуми күләмендә химия сәнәгатенең өлеше 7,8 % тан 20 % ка кадәр, аның продукциясенең гомуми күләме 18,3 тапкыр арта.

1990 елларның 2 нче яртысыннан химия сәнәгате үсешендәге төп юнәлеш нефть эшкәртүнең тирәнәюеннән гыйбарәт була. Түбән Кама шәһәрендә «ТАИФ -НК» предприятиесе төзелә, аның составына берничә завод керә (кара «ТАИФ»); анда мотор ягулыгының (дизель ягулыгы, авиация керосины, автомобильләр өчен бензин) һәм майларның барлык төрләрен, нефть химиясе сәнәгате өчен чималның кыйммәтле төрләрен эшләп чыгару җайга салына. Түбән Камада шулай ук «ТАНЕКО» АҖ нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексының 2 нче чиратын төзү дәвам итә, якындагы елларда аның Россия базарында иң эре нефть продуктлары җитештерүче булуы күздә тотыла. 2000 елларда «Казаноргсинтез», «Түбәнкаманефтехим», «Түбәнкамашин» предприятиеләре модернизацияләнә, аларда продукциянең яңа төрләре үзләштерелә; полимер төрү материалларын чыгаручы «Данафлекс» АҖ предприятиесе сафка баса (Казан, 2001). Динамикалы үсеш кичерүче компанияләр исәбенә «Нәфис Косметикс», «Кварт», «НефтеХимСэвилен», Түбән Кама техник углерод заводы, П.Я.Карпов исемендәге Химия заводы, Казан ясалма каучук заводы, «Менделеевазот», «Татхимпрепаратлар» керә. ТР химия сәнәгатенең инновацион үсеш юлына күчешен гамәлгә ашыру өчен «Идея» инновацион-җитештерү технопаркы, «Түбән Кама сәнәгый округы» ассоциациясе, Кама «Мастер» индустриаль паркы, «Алабуга» аерым икътисади зонасы, «Химград» технополисы, «Кама Аланы» индустриаль паркы һ.б. объектлар булдырыла.

2015 елда ТР химия сәнәгатендә 900 ләп эре, урта һәм вак оешмалар эшли, аларда 55 меңнән артык кеше хезмәт куя. Республика сәнәгате тармаклары арасында химия сәнәгате продукция реализацияләү, экспортлау һәм алынган табыш буенча 2 нче урын били. ТР да химия сәнәгате җитештергән продукциянең 35 % тан артык өлеше чит илләргә чыгарыла. ТР химия сәнәгате Россия базарында полистирол (64 %), полиэтилен (47 %), ясалма каучук (40 %), полипропилен (31 %), шин (30 %), юу чаралары (14 %) җитештерү буенча өстенлек итә. Аңа РФ химия сәнәгате продукциясе күләменең 10 % тан артыграк өлеше туры килә.

Шулай ук кара Нәорганик химия, Органик химия.

Әдәбият

Лукьянов П.М. Краткая история химической промышленности СССР. М., 1959; 

Петрова А.А., Лифшиц И.М., Цитрина Л.Н. Большая химия Татарии. К., 1976.

Авторлар — С.Г.Белов, М.В.Сәлимгәрәев