Компанияләр төркеме составына кергән заводлар:

  • «Данафлекс» (Danaflex) акционерлык җәмгыяте (2001 елдан Казан шәһәрендә),
  • «ДанафлексНано» (Danaflex Nano) җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2009 елдан Казанның «Химград» технополисы территориясендә, «Роснано» дәүләт корпорациясе ярдәме белән ачыла),
  •  «ДанафлексАлабуга» (Danaflex Alabuga) җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2017 елдан «Алабуга» махсус икътисади зонасында).

2019 елда Простеев шәһәрендә (Чехия) DGPack заводы ачыла (ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, сәнәгать һәм сәүдә министрлары Д.В.Мантуров (Россия) һәм М.Новакова (Чехия) катнаша), ул 2022 елга кадәр компанияләр төркеменә керә. 2021 елдан “Алабуга” махсус икътисади зонасында “Danafilms” заводы төзелә. 2020 елда заводларда эшләүчеләрнең гомуми саны 1486 кеше була.

“Данафлекс” компанияләре төркеменең вертикаль интеграцияләнгән предприятиеләрендә сыгылмалы төрү материаллары җитештерүнең тулы циклы үзләштерелә, аңа югары саклагыч үзлеккә ия күп катламлы нанокомпозитлы полимер пленкалар эшләү (пленкага булган үз ихтыяҗлары 50% тәэмин ителә, җитештерелгән пленканың 50%ы сатуга чыгарыла); ламинация (триплекслы, сольвентлы, сольвентсыз, экструзионлы, балавызлы), металл йөгертү, кәгазьгә төшерү (флексо-, рото-, цифрлы) керә, шул исәптән полимер клишелар эшләп чыгару һәм герметик, стериль һәм җылыга чыдамлы төрү материалларын бастыру өчен валлар граверлау; төрле типтагы һәм формадагы (флоу-, дой-, зип-лок төргәкләр, дозаторлы төргәкләр, тубалар һәм башкалар) төрү төргәкләрен эшләп чыгару.

“Данафлекс” компанияләре төркеме эшләнмәләре Россиянең һәм 24 чит илнең 200 дән артык азык-төлек продукциясе (бакалея, туңдырылган, әчетелгән сөт, кондитер, май, коры эчемлекләр), көнкүреш химиясе, косметика, гигиена әйберләре, хайваннар өчен товарлар җитештерүчеләргә җибәрелә (2020), шул исәптә Chupa Chups, Heinz, Gallina Blanca, Lays, Nestle, Jacobs, Pepsico, Wrigley, Макфа, Махеевъ, Мираторг, Ряба һәм башка шундый зур халыкара һәм Россия маркалары бар.

2007 елдан компанияләр төркеме Россиядә әйдәп баручы сыгылмалы полимер төрү материаллары җитештерүче санала (2020 елда аның өлешенә илдәге әлеге базарның якынча 20%ы туры килә). Шулай ук гигиена һәм медицина эшләнмәләре җитештерү өчен пар үткәрүчән пленка, авыл хуҗалыгы өчен төрле саклау, каплау пленкалары һәм башка техник пленкалар эшләп чыгарыла. Продукция җитештерүнең күләме тотрыклы рәвештә үсә (к. таблицаны).

“Данафлекс” компанияләр төркеменең җитештерү күләме үсеше (мең тонна)

 

2004

2008

2011

2014

2017

2020

Сыгылмалытөрү материалы

2,14

12,5

18,5

24,62

30,5

50,8

Полимер пленкалар

0,75

18,13

28,0

43,7

“Данафлекс” компанияләр төркеме инновацион оешма санала. Аның карамагындагы предприятиеләрнең Җиһазлар паркында әйдәп баручы бөтендөнья җитештерүчеләренең иң яңа автоматлаштырылган машиналары һәм җайланмалары бар, Россиядә һәм якын чит илләрдә аларның тиңдәшләре юк. Компанияләр төркеменең үз фәнни тикшеренүләр һәм эшләр үзәге (R&D үзәк) төрү материалларының яхшыртылган үзлекләр һәм технологияләр белән яңа төрләрен булдыруны гамәлгә ашыралар. Яңа гамәлгә кертелгән эшләр: каты пластик тартмага эретеп ябыштырылган һәм җылытып утыртылган ярлыклар, һава үткәрүчән пленка, бик нәзек пар үткәрә торган гигиена пленкалары, полиамидсыз югары саклагыч пленка, медицина, фармакология һәм косметика продукциясе өчен бактериягә каршы төрү материаллары.

Шактый игътибар экологик җитештерүне арттыруга юнәлтелә. Авыр аерыла торган материаллардан эшләнгән күп катламлы төрү материаллары эшләүдән тулысынча эшкәртелә торган монополимер төрү материаллары эшләп чыгаруга күчү бара. Предприятие сыгылмалы төрү материалын җыю, сортларга аеру һәм икенчел эшкәртү буенча инфраструктура булдыруда катнаша. 2020 елда җитештерүнең 2/3 калдыгы эшкәртүгә һәм икенчел кулланышка тапшырыла; “Данафлекс-Нано” заводында рекуперация станциясе эшли башлый, ул 100% оча торган эреткечләр җитештерүдә парларны тотып алырга, эшкәртергә һәм кабат кулланырга мөмкинлек бирә.

“Данафлекс” компанияләр төркемендә даими рәвештә җитештерү һәм идарә процессларын, “сакчыл җитештерү” принципларын гамәлгә кертү юлы белән җитештерүдәге чыгымнарны кыскартуны, ясалма интеллект элементларын, эшчеләрнең рационализаторлык эшчәнлегенең актив үсешен оптимальләштерү бара.

“Данафлекс” компанияләр төркемен нигезләүче һәм җитәкчесе – А.Р.Бәширов.

Авторы – С.Г.Белов