Эшләүчеләр саны 260 кеше (2013).

Тарихы Чистай затоны каршында хосусый остаханәләр оештырылган вакыттан (XIX йөзнең 2 нче яртысы) башлангыч ала. 1936 елдан — Чистай суднолар ремонтлау заводы (1945–1995 елларда — ТАССР ның 25 еллыгы исемендә, 1995 елдан — АҖ, 2004 елдан — ҖЧҖ, 2011 елдан — хәзерге исемдәге ҖЧҖ.

Баштарак ярымкустар тимерчелек-слесарьлык остаханәләрендә үзйөрешле булмаган флот ремонтлана. 1918 елда алар национализацияләнә, 1920–1930 елларда шактый киңәйтеләләр, алдынгы технология һәм энергетик җиһазлар белән коралландырылалар.

Бөек Ватан сугышы елларында Кызыл Армия (Сталинград шәһәре) һәм Гомель суднолар ремонтлау заводларының эвакуацияләнгән куәтләре җирлегендә Чистай суднолар ремонтлау заводында судноларның эчке янулы двигательләрен җитештерү оештырыла. 1957 елдан Кама һәм Идел елга пароходчылыкларының 100 гә якын пассажир, йөк судноларына, дебаркадерларына һәм җир снарядларына хуҗалык-техник хезмәт күрсәтелә. Шул ук елда 1650 т га кадәр йөк күтәрешле слип файдалануга тапшырылу нәтиҗәсендә судноларны капиталь ремонтлау һәм модернизацияләү җайга салына.

1958 елда суднолар төзү буенча эшләр башлана, 1960–1990 елларда заводта 60 т йөк күтәрешле үзйөрешле елга паромнарын, 600 ат көчле буксир бозваткычлар, янгын сүндерү-авария-коткару буксирлары, рейд чистарту суднолары, рудалы булмаган материалларны гидротөягеч судноларны төзү, шулай ук йөкләрне эләктерүче порт грейферларын, нефть чыгару өчен үзәктән куулы насослар эшләп чыгару үзләштерелә.

1990 еллар башына эшләүчеләр саны 700 кешегә җитә.

Хәзерге вакытта җитештерү мәйданчыкларында планлы рәвештә предприятиене заманча җиһазлар белән коралландыру бара, эшләр Россия Елга регистры күзәтчелегендә башкарыла. «Волго-Дон» һәм «Волго-нефть» тибындагы габаритлы судноларга хезмәт күрсәтүче Г-300 слипы модернизацияләнә. Яңа төзелешләр хисабына завод үсә.

Предприятие составына механик, кою, энергия-ремонт, суднолар җыю, агач эшкәртү, транспорт цехлары, слип, слесарьлык-монтаж, торбаүткәргечләр участоклары, ярдәмче бүлекләр керә. Барлык төр ремонт, төрле типтагы судноларны һәм аларның элементларын яңартып җиһазлау, модернизацияләү, җитешсезлекләрен билгеләү, судноларны кышкы тукталышта тоту эшләрен башкара. Сәйранлык катерлары, грейферлар, эчке янулы двигательләр өчен алмаш-запас частьләр, газ компрессорлары детальләре, суыту насослары һәм күпбуынлы үзәктән куулы насослар эшләп чыгара (2010 елда продукция күләме акча эквивалентында 33,9 млн сум тәшкил итә).

Аерым хезмәткәрләре дәүләт бүләкләренә, шул исәптән 1 әр кеше — СССР Дәүләт бүләгенә, Ленин орденына, Октябрь Революциясе орденына, 2 шәр кеше Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнарына лаек була.

Предприятие җитәкчеләре арасында — Н.С.Леонтьев (1926–1934), А.С.Завьялов (1934–1939), В.А.Мокроусов (1939–1946), И.И.Лезнов (1946–1972), М.А.Воронов (1972–1988), М.С.Коробов (1988–1999), А.П.Плеханов (1999–2003), А.И.Фиалкин (2003–2006), А.А.Лаврентьев (2006–2007), Е.В.Колбасов (2007–2011), Р.У.Мөхетдинов (2011 елдан).

Әдәбият           

Карташова Л.Б. Пароходных дел мастера // Чистополь и чистопольцы: Из прошлого и настоящего. К., 2004.

Авторлар  — С.Г.Белов, Г.Я.Мәүлетова