Эшләүчеләр саны 250 кеше (2013).

1990 елда, алгарышлы технологияләрне, техниканы, заманча материалларны тиз арада гамәлгә кертү, көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерүне оештыру өчен Татарстан республикасы яңа технологияләр үзәге буларак оештырыла, 1999 дан ҖЧҖ. 2010 нан хәзерге исемдәге фәнни-җитештерү берләшмәсе, ААҖ. Составына «Биектау» ААҖ идарә предприятиесе, «Нур» яңа технологияләр үзәге» ҖЧҖ, «Нур-тех» ҖЧҖ, «Вектор» ААҖ, «Нурсервис» ҖЧҖ керә.

Эшчәнлегенең төп юнәлешләре: плазма-вакуум технологиясе кулланып, эшләнмәләрне алюминий, титан, титан нитриды, тутыкмаучан корыч, башка металлар һәм аларның эретмәләре белән каплау, шул нигездә автомобиль һәм көнкүреш көзгеләре җитештерү; полимер-порошок технологияләрен файдаланып, коррозиягә чыдам декоратив өслек белән каплау; электростатик кырны полимер-порошок өслек белән каплау җиһазлары эшләп чыгару; автомобильләр җитештерү сәнәгате өчен комплектлаучы эшләнмәләр (шул исәптән тормоз системасы өчен дүрт контурлы саклагыч клапаннар) ясау.

Предприятиедә Россиядә беренче тапкыр (1993) плазма-вакуумлы сиптерү алымы белән йөк автомобильләре һәм җиңел автомобильләр өчен арткы күренешне чагылдыручы сферик көзгеләрне серияләп җитештерү оештырыла. «Нур» «КАМАЗ», «ГАЗ» (Түбән Новгород шәһәре), «Павлово автобусы» (Түбән Новгород өлкәсенең Павлово шәһәре), «И.А.Лихачёв исемендәге завод» (Мәскәү), «САЗ» (Мәскәү өлкәсенең Серпухов шәһәре) АҖләре өчен — тоткычлы көзгеләр, җылытулы көзгеләр, «АвтоВАЗ», «ГАЗ» АҖләре өчен шулай ук көзге элементлары эшкәртеп җитештерә, чит илләрдәге автомобиль заводлары белән дә хезмәттәшлек итә.

Барлык типлардагы көзгеләр халыкара сыйфат сертификатлары белән бәяләнгән, берләшмәдә ИСО 9001 сыйфат менеджменты системасы гамәлгә кертелгән.

Касабланкада (Марокко, 1998) һәм Софиядә (Болгария, 1999) уздырылган 4 нче һәм 6 нчы Халыкара яңа технологияләр, продуктлар һәм инновацияләр күргәзмәләренең 2 алтын, 1 көмеш медале, 2 «Гран-при» кубогы иясе.

Җитәкчеләре: З.Х.Исрафилов (1990–2012), И.К.Низаметдинов (2012 елдан).