Алабуга шәһәреннән 18 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан. 4 мең чамасы кеше эшли (2006).

1984 елда төзелә башлаган Кама җир сөрү тракторлары заводы җирлегендә аз литражлы автомобильләр җитештерү өчен 1988 елда оештырыла. 1999 елдан «АлАЗ» җитештерү берләшмәсе» дәүләт унитар предприятиесе, 2005 елдан «АлАЗ» җитештерү берләшмәсе» АҖ. 1990 еллар уртасында башка автомобиль предприятиеләре кооперациясе белән берлектә, күптөрле автомобильләр эшләп чыгаруга көйләнә. Инженерлык һәм транспорт коммуникацияләре челтәре белән тулысынча җиһазланган гамәлдәге көчләрне, шулай ук сәнәгать җитештерүен киңәйтү өчен кирәкле корылмаларны эченә ала.

Предприятие составына станок инструментлары заводы (баш предприятие; 1992 елдан файдаланыла), җитештерү һәм энергетика объектларына хезмәт күрсәтү үзәге, «АлАЗстрой» төзелеш фирмасы, транспорт предприятиесе, мәгълүмат һәм элемтә департаменты керә.

Санлы программалар ярдәмендә идарә ителә торган станоклар белән җиһазланган һәм автоматик проектлаштыру системалы станок инструментлары заводы 200 төргә якын продукция, шул исәптән Россия автомобиль заводлары заказы буенча детальләр һәм узеллар; «КАМАЗ», «Урал» автомобиль шассилары нигезендә нефть скважиналарын цементлау һәм ремонтлау өчен агрегатлар эшләп чыгара; «ЗИЛ» һәм «ГАЗ» автомобильләре нигезендә ветеринария хезмәте өчен күчмә дезинфекция җайланмалары; Россия нефть компанияләре өчен нефть-газ чыгару җиһазлары, төзелеш материаллары һәм конструкцияләр, җилемләнгән борыслар, агач эшләнмәләре, халык ихтыяҗлары өчен товарлар җитештерә.

1996–2001 елларда «Дженерал моторс» (АКШ) автомобиль компаниясе белән берлектә «АлАЗ-ДМ» корпорациясе» уртак предприятиесе эшли, анда 3,5 мең тиз йөрешле «Шевроле-Блейзер» һәм 300 аз литражлы «Опель-Вектра» автомобильләре җыела. 2002 елның октябреннән Минск трактор заводы лицензиясе белән «Беларусь-1221» һәм «МТЗ-82» тәгәрмәчле универсаль җир сөрү тракторлары җыела, алар махсус тагылма җиһазлар ярдәмендә шәһәр коммуналь хуҗалыгында, юл транспорты төзелешендә дә кулланыла. Заводта 2001 елда халыкара ИСО-9000 стандарты буенча сертификацияләнгән сыйфат белән идарә итү системасы гамәлгә кертелә. «АлАЗ»ның бүтән бүлекчәләре сәнәгать һәм көнкүреш объектлары төзелешен гамәлгә ашыра, транспорт хезмәте күрсәтә, телефон (шул исәптән спутниклы) һәм электрон элемтәсен тәэмин итә.

1998 елда предприятие территориясендә Татарстан Республикасында беренче «Алабуга» ирекле икътисад зонасы оештырыла. (2003 елдан –«Алабуга» сәнәгать мәйданы территориясендәге Инвестиция программалары дирекциясе» дәүләт учреждениесе). Шул зона кысаларында пассажир автобуслары, кабызу системалары, автомобильләр өчен коррозиягә каршы мастикалар җитештерү буенча «АлАЗ» һәм Германия, Италия, Кипр, Чехия фирмалары катнашында берничә уртак предприятие оеша.

Завод җитәкчеләре: Н.И.Бех (1984–1987 еллар), А.И.Шуваев (1987–1989 еллар), Р.А.Карачурин (1989–1991 еллар), Н.Т.Сорокин (1991–1992 еллар), Р.Х.Зарипов (1992–2009), К.С.Галимов (2009 елдан).