Төйнәлешнең барлыкка килүе 1940 еллар азагыннан бу төбәктә зур нефть һәм иярчен газ ятмаларын ачуга, аларны сәнәгый эшкәртә башлауга бәйле.

1960 еллар уртасында нефть чыгару сәнәгате һәм аның инфраструктурасы белән бергә биредә сәнәгый предприятиеләр, яңа поселоклар, шәһәрләр үсеп чыга. Шушы елларда төйнәлеш формалашып җитә, аның төп предприятиеләре, транспорт һәм төзелеш оешмалары нефть һәм газ чыгару сәнәгатенә хезмәт күрсәтә башлый.

Тарихы

1970 елда Әлмәт-Бөгелмә сәнәгый төйләнеше җитештергән тулаем продукция кыйммәтенең 4/5 өлеше нефть сәнәгатенә туры килә. Биредә 1960–1980 елларда төрле профильдәге 30 лап сәнәгый предприятие төзелә, 10 нан артык эре төзү-монтаж һәм махсус төзү оешмалары булдырыла, шәһәр һәм эшчеләр поселокларының социаль инфраструктурасы формалаша.

Сәнәгатьнең төп тармаклары: нефть һәм газ чыгару, машиналар төзү һәм металл эшкәртү, төзелеш материаллары җитештерү, азык-төлек сәнәгате, җиңел сәнәгать, урман һәм агач эшкәртү. Кара металлургия, химия һәм фарфор-фаянс житештерү предприятиеләре бар.

Нефть сәнәгатенең төп нигезе булып «Татнефть» акционерлык җәмгыяте предприятиеләре тора. 1970 елга нефть чыгаруның еллык күләме 100 млн тоннага җитә. Шулай ук иярчен нефть газы чыгару күләме дә арта бара: 1960 елда – 1,3 млрд куб.м, 1975 елда – 4,4 млрд куб.м.

1956 елдада Миңлебай газ эшкәртү заводының беренче чираты сафка баса. 1970 еллар азагыннан нефть чыгару күләме кими бара (1990 еллар уртасыннан елына 23–24 млн тонна). Үзара технологик бәйләнештә булган җитештерү өлкәләрен вертикаль интеграцияләү буенча эшләр башлана. 1995 елда Кичү нефть эшкәртү заводы сафка бастырыла.

1990 еллардан төбәктә «Татнефтепром» акционерлык җәмгыяте эшли башлый, зур булмаган нефть ятмаларын эшкәртүче кече нефть компанияләре барлыкка килә («РИТЭК», «Геология», «СМП-2000» һ.б.).

2000 еллар

Әлмәт-Бөгелмә сәнәгый төйләнешенең машиналар төзү өлкәсендәге күпчелек предприятиеләре нефть, приборлар төзү һәм автомобиль сәнәгате өчен җиһазлар, приборлар, комплектлау детальләре җитештерә. Алар арасында: Бөгелмә механика заводы, «Әлнас» (Әлмәт насослар заводы), Әлмәт торбалар заводы, Әлмәт «Нефтемаш» заводы, Бөгелмә һәм Лениногорск «Нефтеавтоматика», Лениногорск «Автоспецоборудование» заводлары. Машиналар төзү предприятиеләре Әлмәт-Бөгелмә сәнәгый төйләнеше тулай продукциясенең 25% ын җитештерә.

Эре төзелеш оешмалары – «Татнефтегазстрой» акционерлык җәмгыяте, «Востокмонтажгаз», «Татнефтепромстройматериалы» һ.б. эшли. Алар тарафыннан Әлмәт, Лениногорск, Азнакай, Баулы шәһәрләре, 10 нан артык эшчеләр поселогы, 150 эре җитештерү һәм социаль-көнкүреш объектлары, җитештерү предприятиеләре, нефть-газ сәнәгате объектлары төзелә. Төбәктә 16 төзү материаллары сәнәгате предприятиесе – тимер-бетон эшләнмәләр заводлары, төзү конструкцияләре комбинатлары, стена материаллары җитештерү предприятиеләре, кирпеч заводлары һ.б. бар.

Азык-төлек һәм эшкәртү предприятиеләреннән 2 ит комбинаты, 3 ашлык продуктлары комбинаты, 2 спирт һәм аракы-ликер заводы, 5 сөт комбинаты, кондитер фабрикасы, икмәк заводлары һ.б. эшли. Урман, агач эшкәртү, химия һәм җиңел сәнәгать предприятиеләренең төбәк икътисадында урыны зур түгел.

2006 елның 1 гыйнварына шәһәрләрдәге халык саны 391 мең кеше (ТР шәһәр халкының 10,4%). Сәнәгатьтә 43 мең кеше (ТР сәнәгатенең 10,4%), аларның 43% ы нефть сәнәгате предприятиеләрендә, 27% ы машиналар төзү, 10% ы азык-төлек, 6,7% ы төзү материаллары сәнәгатендә эшли.

Әлмәт-Бөгелмә сәнәгый төйләнеше территориясендә «Дуслык», Миңлебай-Түбәнкүл – Курск – Кромы (Украина) һ.б. нефть үткәргечләре башлана. Тышкы элемтәләрне Ульянов – Бөгелмә – Уфа, Акбаш – Круглое Поле – Әгерҗе тимер юлы, «Бөгелмә» аэропорты тәэмин итә. Автомобиль юллары челтәре киң урын алган.

Төбәкнең предприятиеләре һәм оешмалары 30 дан артык ерак һәм якындагы чит илләр белән икътисади-сәүдә, фәнни-техник элемтәдә тора. Чит ил фирмалары катнашындагы уртак предприятиеләр эшли («Татойлгаз», «Татех», «Лататекс»). «Татнефть» акцияләре Лондон һәм Нью-Йорк фонд биржаларында теркәлгән. Чит илләргә Әлмәт насослар заводы «Әлнас», Миңлебай газ эшкәртү заводы продукцияләре чыгарыла. ТР экспортының 50-65% ы Әлмәт-Бөгелмә сәнәгый төйләнешенә туры килә.

Геологик-эзләнү һәм проект-тикшерү эшләренең фәнни нигезләрен ТатНИПИнефть һәм «Татнефтегеофизика» оешмалары башкара. Төбәк өчен кадрларны Әлмәт нефть институты, Әлмәт муниципаль университеты һ.б. уку йортлары әзерли.

Әдәбият

Князев С.Л., Гатиатуллин Н.С., Аражеев Г.П. Нефть и газ Республики Татарстан: сборник документов, цифр и материалов: в 3 т. М., 1993.

Наш Альметьевск. Набережные Челны, 1993.

Нефть Татарстана: Дела и люди. Казань, 1993.

Мустафин М.Р., Хузеев Р.Г. Все о Татарстане. Казань, 1994.

Из истории Альметьевского региона. Альметьевск, 1999.

Авторлар – М.Р.Мостафин, К.Ф.Фәсхетдинов