Казанда беренче проектлау институтлары 1930–1940 елларда үзәк проектлау һәм төзү оешмалары филиаллары рәвешендә барлыкка киләләр. Хәзерге вакытта ТР территориясендә дистәләгән проектлау институтлары, иҗат бюролары һәм остаханәләре бар. «Татинвестгражданпроект» дәүләт баш территориаль проектлау-тикшеренүче фәнни-җитештерү фирмасы — республикада Чаллы («Татинвестгражданпроект» ҖЧҖ ҖФ) һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә филиаллары булган иң эре проектлау институты.

Казан шәһәренең генераль планын, шәһәр районнарын, инфраструктура объектларын детальләп планлаштыру проектларын эшләү белән аренда предприятиесе — «Казгражданпроект» институты шөгыльләнә. Авыл җирлегендә капиталь төзелеш өчен проектлау-тикшеренү эшләре Түбән Кама һәм Лениногорск шәһәрләрендә бүлендек фирмалары булган «Татагропромпроект» АҖ тарафыннан башкарыла. «Казан промстройпроект» АҖ сәнәгать объектларын комплекслы проектлаштыра, сәнәгать зоналарының, зур авылларның һ.б.ның генераль планнарын төзи.

Республикада авиация сәнәгать предприятиеләрен һәм социаль-мәдәни-көнкүреш объектларын проектлаштыру белән «Казан гипронииавиапром» АҖ шөгыльләнә. Болардан башка, проектлау институтлары ТРның зур шәһәрләрендә — Әлмәттәге «Горпроект» ҖЧҖтә, Чаллыдагы «Чаллыпроект» ҖЧҖтә эшли.

Заманча зур биналарны һәм корылмаларны проектлаштыручы иҗат остаханәләре арасында «Архитектор Токаревларның иҗат остаханәсе», «Архитектор Нургалиевның иҗат остаханәсе», «Велп» аерылып тора.