Эчтәлек

Төбәк территориясендә таш, бронза һәм тимер гасырлар (Чулман, Кама, Идел-Чулман, Балахна, Волосово, Гарино-Бор, Абашево, Ананьино, Городец, Пьянобор, Имәнкискә, Ломоватово, Кушнаренко һ.б. археологик культуралар) чорында халык эшчәнлегенең бер төре. Соңрак, игенчелек, терлекчелек һ.б. кәсепчелек үсеш алуга карамастан, үз ролен саклый. Идел буе Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгы халкының хуҗалык тормышында (бигрәк тә җәнлек тиресе кәсепчелеге) cунарчылык аерым бер урын алып тора. Гарәп авторы әл-Мәрвази мәгълүматлары буенча, Болгар дәүләте урманнарында «кыйммәтле мехлы җәнлекләр: тиеннәр, кешләр һ.б.» очрый.

А.Курбский (XVI йөз) «анда кыйммәтле сусар бар, төлкеләр һ.б. җәнлекләр тиресе киемнәр тегәргә яраклы» дип билгеләп үтә. XVI йөзнең 2 яртысында — XVII йөз башында Казан һәм Зөя өязләрендә, писцовый кенәгәләр буенча, татарлар, чуашлар һәм марилар арасында таралган «кондыз эзәрлекләү» яшәп килә. XVIII йөздә Казан төбәге удел крәстияннәренең бер өлеше патша сунарчылыгын тәэмин итүдә катнаша, алар патша сараена ау кошлары китерәләр (кара Кош аулаучы крәстияннәр). Кайбер мәгълүматлар буенча, XIX йөз ахырында Казан губрнасында 2,5 меңгә якын кәсепче аучы исәпләнә. Сунарчылык объектлары тиен, куян, төлке, боҗыр, көртлек, урман тавыгы һ.б.дан гыйбарәт була. Аучылар күбәю, cунарчылыкны контрольдә тотмау һ.б. факторлар кәсепчелек җәнлекләре һәм кошларының саны кимүгә китерә.

1868 елда Казан сунарчылык җәмгыяте оеша, аның төп максаты булып «дөрес сунарчылыкны» пропагандалау (җәнлекләрне тәртипсез рәвештә юк итүне кисәтә торган билгеле бер кагыйдәләрне үтәү) тора. «Дөрес сунарчылык» җәмгыятьләре Зөя, Лаеш һ.б. шәһәрләрдә оеша.

Хәзерге вакытта cунарчылык федераль һәм республика норматив актлары белән җайга салына.

Республиканың һәвәскәр сунарчыларын ТРның сунарчылар һәм балыкчылар җәмгыяте берләштерә.

Әдәбият  

Янишевский Э.П. Казанское общество охоты. К., 1869;

Сухарников А.А. Охота в ТР, как подсобный промысел в крестьянском хозяйстве // Труд и хозяйство. 1923. № 3–4;

Башкиров И.С., Григорьев Н.Д. Очерк охотничьего промысла Татарии. К., 1931;

Халиков Н.А. Хозяйство татар Поволжья. К., 1995;

Алиев И.А., Егоров Л.А. Казанское общество охоты: История, люди, события. К., 2003.

АвторИ.Р.Вәлиуллин