2005 елга кадәр — Түбән Кама шәһәренең 1 нче һәм 2 нче җылылык-электр үзәкләре. 2005–10 елларда «Татэнерго» холдингы «Генерацияләүче компания» АҖ филиалының 1 нче һәм 2 нче җитештерү-техник комплекслары (ҖТК).

ТКҖ-ЭҮ (ҖТК-1), 2010 елдан «ТГК-16» АҖ филиалы — ТРда иң эре сәнәгать-электр-җылылык үзәге, «Түбәнкаманефтехим», «ТАИФ-НК» акционер җәмгыятьләре өчен энергия һәм пар бирүче төп предприятие. Эшләүчеләр саны – 600 ләп кеше (2018). 1963 елда төзелә башлый. 1967 елда — беренче энергетика агрегаты, 1970 елда кайнар су җибәрү өчен беренче су җылыту казаны сафка кертелә, шул ук елда илдә беренче булып, басымга каршылыклы югары куәтле турбогенератор (Р-100–130/15 тибында) куела. 1977 елга 4 су җылыту һәм 14 пар энергетика казаннарын, 11 турбогенератор, 2 химик чистарту системасын төзү эшләре төгәлләнә. 1979 елдан ягулык буларак — мазут, ә 1989 елдан табигый газ кулланыла. 1986 елда, Кама елгасында суның сыйфаты начараю сәбәпле, суны химик чистарту системасы 530 т/сәг кә киңәйтелә, 1987 елда известьне регенерацияләү җайланмасы корыла. 1988–94 елларда төп пар үткәргечләр реконструкцияләнә; 1991 елда, кулланылган суларны нейтральләштерү өчен, җитештерүчәнлеге 34,2 мең м3/тәүлек булган махсус җайланма файдалануга тапшырыла. 2006 елда «Түбәнкаманефтехим» АҖ белән берлектә 75 МВт куәтле газ-турбина җайланмалары файдалануга кертелә. Гамәлдәге егәрлеге 880 МВт электр һәм 3746 Гкал.сәг. җылылык энергиясенә тигез. Кулланучыларга 4,6 млн МВт.сәг. электр энергиясе, 16,2 млн Гкал җылылык энергиясе җибәрелә. Директорлары: В.И.Суздальцов (1963–1973), В.В.Лукшин (1973–1977), В.П.Каюков (1977–1980), М.А.Зелепугин (1980–1985), Р.М.Хаҗиәхмәтов (1985–1997), А.И.Калашников (1997–2001), Р.Р.Хөсәенов (2001–2010), С.Ю.Олюнин (2011 елдан).

ТКҖ-ЭҮ (ҖТК-2), 2010 елдан «Татнефть» АҖнең бүлендек ҖЧҖ, Түбән Кама шәһәренең сәнәгать предприятиеләрен, коммуналь хуҗалыгын энергия ресурслары һәм кайнар су белән тәэмин итә. Эшләүчеләр саны — 500 ләп кеше (2018). 1976 елда төзелә башлый. Беренче агрегат-казан, турбина һәм су җылыту казаны 1979 елда файдалануга тапшырыла. Республикада беренче тапкыр югары экономияле өрдерүле пар казаннары (пар җитештерүчәнлеге 500 т/сәг) һәм шул чорда иң куәтле саналган пар һәм су җибәрүле турбиналар кулланыла. 1987 елда 9 энергетика казаныннан һәм 5 турбогенератордан торучы беренче чират төзелеп бетә. Эшне файдалырак итү өчен 1991 елда җылы бирүчәнлеге 180 Гкал.сәг. булган бойлер җайланмасы сафка кертелә. 1994 елда пычранмаган агынтылар өчен тондыргыч буа төзелә. 2015 елда 220 МВт куәтле 2 турбоагрегат файдалануга кертелә. Төп җиһазлары 9 энергетика һәм 2 су җылыту казаннарын, 7 турбоагрегатны үз эченә ала. Билгеләнгән электр егәрлеге — 724 МВт, җылылык егәрлеге — 1580 Гкал.сәг. Кулланучыларга 1,36 млн МВт.сәг. электр энергиясе һәм 3,4 млн Гкал җылылык энергиясе җибәрә (2017). Директорлары: Р.Г.Хәйруллин (1977–1985), Н.И.Варламов (1985–1991), П.М.Тюклин (1991–2006), Р.Р.Хөсәенов (2006–2010), В.В.Будилкин (2010–2014), А.Р.Юмангулов (2014 елдан).

ТКҖ-ЭҮнең күп кенә хезмәткәрләре дәүләт бүләкләренә, шул исәптән 20 кеше РСФСР, ТАССР, ТРның атказанган энергетигы исеменә, 1 кеше Ленин орденына, 1 кеше — Хезмәт Кызыл Байрагы, 2 кеше — «Почёт билгесе», 3 кеше 3 нче дәрәҗә Хезмәт даны орденнарына лаек була.