ФТР башлану XX йөз уртасына карый, фәнне турыдан-туры җитештерүче көчкә әверелдерү процессында ФТР фәнни-техник алгарышның кискен тизләнешенә китерә, кешеләрнең мәдәниятен, көнкүрешен, технологиясен, җәмгыятьнең табигать белән үзара мөнәсәбәтләрен кертеп, кешелек җәмгыяте тормышының барлык якларына көчле йогынты ясый.

ФТРне әзерләүдә XIX йөз ахырында — XX йөз башында табигыять белеме уңышлары, фәннең микродөнья һәм зур тизлекләр өлкәсенә үтеп керүе аеруча әһәмияткә ия, нәтиҗәдә, материягә карашларда тамырдан борылыш була, һәм дөньяның яңа манзарасы барлыкка килә. 1920 елларда физика өлкәсендәге ачышлар йогынтысында химиянең теоретик нигезләре зур үзгәрешләр кичерә. Нәселдәнлек механизмына үтеп керү, генетиканың интенсив үсеше башлана, хромосома теориясе формалаша. Сәнәгатьтә һәм транспортта электрның киң файдаланылуы техникада революцион үзгәрешкә китерә. Радио уйлап табыла һәм киң таралыш ала. Авиация барлыкка килә. 1940 елларда фән атом төшен таркату мәсьәләсен хәл итә һәм кешелек атом энергиясенә хуҗа булу чигенә килеп җитә. Кибернетиканың барлыкка килүе гаять зур әһәмияткә ия була. 1940–1950 елларда ракеталар төзелеше өлкәсендәге ыргым галәм киңлеген үзләштерә башлауга китерә. Шул ук вакытта, 1950 елларда, электрон хисаплау машиналары (ЭХМ) эшләнә һәм фәнни тикшеренүләр уздырганда, җитештерүдә, аннары идарәдә дә киңрәк кулланыла башлый. Аларның барлыкка килүе машинага эзлекле рәвештә логик функцияләр башкаруны тапшыру һәм җитештерүне, идарәне комплекслы автоматлаштыру башлануын, шулай ук җитештерү процессында кешенең урыны һәм роле үзгәрүен чагылдыра. 1940–1950 елларда эре фәнни һәм техник ачышлар йогынтысында фәннәрнең һәм фәнни-тикшеренү эшләренең зур өлеше структурасында принципиаль үзгәрешләр була, кеше эшчәнлегендәге мөһим өлкәләрнең бердәм системасы: табигать һәм җәмгыять закончалыкларын танып белүләр (фән), табигатьне үзгәртеп коруның техник чаралары һәм бу юнәлештәге тәҗрибә (техника), матди байлыклар процессы (җитештерү) һәм җитештерү процессында гамәлләрне рациональ рәвештә үзара бәйләү ысуллары барлыкка килү (идарә) өчен алшартлар тудырыла башлый.

ФТР шартларында, аңа кадәрге чордан аермалы буларак, фәнгә тамырдан үзгәртү вазифасы күчә. Бу аның тарафыннан матдәләрнең яңа класслары, яңа процесслар ачылуда, бигрәк тә фундаменталь фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре нигезендә җитештерүнең принципиаль яңа, моңарчы тупланмаган гамәли тәҗрибә шартларында хасил була алмаган, атом реакторларын, радиоэлектроника һәм хисаплау техникасын, квант электроникасын, нанотехнологияләрне һ.б.ны куллану нәтиҗәсендә барлыкка килгән тармакларда чагылыш таба. ФТР шартларында фән үсешенең техника, җитештерү үсешеннән алда баруын, җитештерүнең торган саен фән казанышларының технол. әверелеше төсен алуын тормыш үзе таләп итә. Фән йогынтысының үсүе тар специальләшү үсеше, фәнни учреждениеләрнең һәм аларның тикшеренү базасының катлаулануы белән үрелеп бара. Бу процесс, фундаменталь тикшеренүләрне җитештерү белән бәйләүче буыннар буларак, гамәли тикшеренүләрнең тизләтелгән үсешендә, проектлау-конструкторлык һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрендә чагыла. Комплекслы дисциплинаара тикшеренүләрнең әһәмияте гаять арта, табигыять фәннәре, техник һәм иҗтимагый фәннәрнең үзара бәйләнешләре көчәя, ниһаять, фәнни эшчәнлек үсешенең закончалыкларын, аның нәтиҗәлелеген күтәрүнең шартларын һәм факторларын өйрәнүче махсус дисциплиналар барлыкка килә.

Фәнни-техник борылыш, авыл хуҗалыгыхезмәтен индустриаль хезмәтнең аерым бер төренә әверелдереп, шулай ук авыл хуҗалыгыҗитештерүен дә яңарта. Шул ук вакытта авылча тормыш рәвешенең урынын торган саен шәһәрчә тормыш рәвеше били бара. Фән, техника һәм сәнәгать үсеше — авыл халкының интенсив урбанизациясенә, массакүләм коммуникацияләр һәм заманча инфраструктура үсеше авылда мәдәни тормышның тиз күтәрелешенә булышлык итә.

ФТР шартларында төрле процессларның һәм күренешләрнең үзара бәйләнеше үсү иҗтимагый, табигыять һәм техник фәннәрнең җитештерүнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә, тормыш һәм хезмәт шартларын яхшыртуга юнәлтелгән бердәм тәэсирен көчәйтә. Хезмәтнең эчтәлеге эзлекле рәвештә прогрессив технол., яңа материаллар һәм энергия төрләре, хезмәт кораллары һәм чараларын эшләү һәм гамәлгә кертү рәвешен ала. Биредә кеше факторы йогынтысын көчәйтү зарури шарт булып тора. Хезмәткәрләрнең һөнәри белемнәренә, квалификациясенә, оештыру сәләтләренә, шулай ук гомуми мәдәни һәм интеллектуаль дәрәҗәсенә карата таләпләрне үстерә барып, ФТР төп җитештерүче көчләрнең — эшчеләрнең һәм инженер-техник кадрларның җитештерү асылын һәм функцияләрен тамырдан үзгәртү өчен алшартлар булдыра. Мәҗбүри гомуми белем күләменең артуы белән бер үк вакытта хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү һәм үзгәртү, бигрәк тә хезмәтнең интенсив үсеш кичерүче өлкәләрендә аларны периодик рәвештә яңадан әзерләү мәсьәләсе туа.

Хәзерге вакытта Россиядә һәм Татарстанда ФТР казанышларын куллану барыннан да элек монополияләр мәнфәгатьләренә буйсындырылган, аларның икътисади һәм сәяси позицияләрен ныгытуга юнәлтелгән. Татарстан югары дәрәҗәдә оешкан җитештерү механизмына һәм нигезле фәнни-тикшеренү базасына ия. 1990 еллардан республикада эре монополистик берләшмәләрнең дәүләт катнашында җитештерүче көчләр үсешендә тоткарлыкларны бетерергә мөмкинлек биргән оештыру формаларын эзләп табуга омтылышлары тагын да көчәя. Техник үсешне һәм фәнни тикшеренүләрне программалаштыру һәм фаразлау таралыш ала. Татарстанның аерым эре холдинглары һәм фирмалары кысаларында фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшен тиешле югарылыкта алып баруга, көндәшлек көрәше зарурлыгы куйган шартларда яңа техниканы һәм технологияне нәтиҗәле рәвештә гамәлгә кертүгә ирешелә. ФТР шартларында җитештерүне җәмәгатьләштерү һәм интернациональләштерү ихтыяҗы транснациональ корпорацияләрнең үсешенә сәбәпче була.

ФТР процессында техник цивилизациянең табигатькә тәэсире контрольдә булмау тискәре техноген нәтиҗәләргә китерә, Татарстан алдына кискен рәвештә экологик проблема, яки яшәү тирәлеген саклау һәм фәнни нигездә көйләү мәсьәләсе килеп баса.

Икътисади үсеш өлкәсендә заманча инновацион эшчәнлек фәнни, технол., оештыру, финанс һәм коммерция чараларының тулы бер комплексын күздә тота. Аның соңгы нәтиҗәсе технол. яңалыклардан — гамәли эшчәнлектә кулланылучы яңа яки камилләштерелгән продукттан, технологик процесстан гыйбарәт.

Автор – В.П.Модестов