Мамадыш һәм Кукмара районнары территориясендә урманнарны файдалану, саклау, ышыклау һәм яңадан утырту өлкәсендә идарә эшләрен алып бара.

1932 елда оештырыла (1991 елга кадәр берничә тапкыр шул ук исемдәге урман сәнәгате хуҗалыгына үзгәртелә). 2007 елдан хәзерге исемендә. Мамадыш урманчылыгының гомуми мәйданы 47772 га. 4 урманчылык: Келәүш (12693 га), Комазан (14979 га), Соколка (9061 га), Норма (11021 га) участокларыннан тора. Урман белән капланган мәйдан 45440 га, шул исәптән ылыслы токымнар барлык мәйданның 34,7%, каты яфраклылар — 21,5%, йомшак яфраклылар — 38,9%, куаклылар — 4,9% ын тәшкил итә. Урман барлыкка китерүче төп токымнар булып нарат (10024 га), чыршы (4964 га), биек кәүсәле имән (8204 га), өрәңге (1009 га), каен (5829 га), усак (4565 га), юкә (5472 га) һ.б. тора. Өстенлек итүче урман типлары: өрәңге-юкәле яшь имәнлекләр, катнаш наратлыклар, имәнле һәм катнаш чыршылыклар, алар исә урман белән капланган мәйданның 40% ын тәшкил итәләр. Яшь урманнар — 37%, урта яшьтәгеләр — 38,9%, өлгереп килүчеләре — 13,1%, өлгергәннәре — 9,7%, картайганнары 1,3% урман мәйданын алып тора. Гомуми агач запасы 6073,3 мең м3, шул исәптән өлгергәннәрнең — 511 мең м3, картайганнарның — 134,4 мең м3.

2012 елда урман торгызу эшләре 57 га мәйданда алып барыла, 7 га мәйданда саклаучы утыртмалар булдырыла. Гомуми мәйданы 10 га булган урман питомникларында ел саен агач һәм куак токымнарының (гади нарат, гади чыршы, Себер карагае, сабакчалы имән, иенке каен, вак яфраклы юкә һ.б.) якынча 1,5 млн данә утырту материалы үстерелә.

Мамадыш урманчылыгы территориясендә Кама һәм Вятканың биек ярларында 3914 га мәйдан биләүче, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына бай булган нарат һәм катнаш урманнардан торган «Соколка урманы» табигать истәлеге урнашкан.

Мамадыш урманчылыгын үстерүдә һәм урман хуҗалыгы эшләрен алып бару дәрәҗәсен күтәрүдә республиканың атказанган урманчылары А.Д.Арсентьев (1962–1990 елларда урман хуҗалыгы директоры), М.С.Хәсәнов (1990–2011 елларда урман хуҗалыгы директоры), И.Г.Мөхәммәтшин, ТРның атказанган икътисадчысы А.Л.Хәйруллин зур өлеш кертәләр.

Автор — Ф.К.Хәлиуллин